Бөтенроссия самбо көне

Бөтенроссия самбо көне (рус. Всероссийский день самбо) — 2022 елдан башлап ел да Россия Федерациясе территориясендә 16 ноябрьдә самбоны көрәш төре буларак популярлаштыру һәм үстерү максатларында билгеләп үтелә торган спорт бәйрәме. Бу самбо буенча массакүләм турнир булудан бигрәк (ярышлар һәм бәйрәм чаралары бөтен ил буйлап уза), спортка балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү чарасы да.

Бәйрәм датасы —16 ноябрь — Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2022 елның декабрендә билгеләнгән[1].

Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев:

« Бөтенроссия самбо көне — турнир өчен генә уздырыла торган турнир түгел. Бу бөтен ил белән бер командада эшләү мөмкинлеге. Чара самбо дәресләренә мөмкин кадәр күбрәк балаларны, яшүсмерләрне һәм өлкәннәрне җәлеп итү өчен үткәрелә. Бәйрәм федераль дәрәҗәдә уздырыла. Төп казаныш — Бөтенроссия самбо көненең массачыл булуы. Күпчелек клублар бу көнне иң яшь самбочылар өчен ярышлар үткәрәләр. Мондый турнирларда җиңелүчеләр юк, иң мөһиме катнашу. »

Бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре

Самбоның туган көне дип 1938 елның 16 ноябре санала, ул вакытта СССР Спорт комитеты «Ирекле стиль көрәше (самбо) үсеше турында»гы 633 номерлы боерыгын чыгара һәм аны илдә үсә торган спорт төренә кертә. Россиядә территориясендә 1923 елда барлыкка килә[2].

Беренче тапкыр самбо бәйрәмен, күп еллардан соң, зурлап билгеләп үтәргә булалар. 2008 елның 19 октябрендә Мәскәүдә Россия самбосының 70 еллыгына багышланган «Кызыл мәйданда самбо юбилее» концертлы спорт чарасы уза. Бәйрәмне Бөтенроссия һәм Мәскәү самбо федерацияләре оештыра. Бу чарада ветераннар, спортчылар, тренерлар, җитәкчеләр, самбо төбәк федерацияләре вәкилләре һәм мәртәбәле кунаклар катнаша[3].

2008 елдан башлап, Бөтенроссия самбо федерациясе ноябрь башында «Самбо көне» уңаеннан массакүләм спорт чаралары уздыра.

2015 елда турнирлар Россиянең 100 шәһәрендә уза, анда 11 000 нән артык яшь спортчы катнаша, чарада 98 шәһәрдә төбәк телеканаллары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм интернет-басма вәкилләре эшли. Соңрак бәйрәм яңа форматта уздырыла башлый: турнирда катнашучылар «Син ГТО тапшырырга әзерме?» дигән тест тапшыралар; Бөтенроссия «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексына кергән үз-үзеңне саклау алымнарын һәм элементларын үтиләр; Россия Федерациясе субъектлары җыелма командалары арасында команда ярышлары уза.

2016 елда ярышларны оештыручылар махсус бүләкләү атрибутикасы һәм сувенир продукциясе әзерлиләр.

Бөтенроссия самбо көне

2017 елда «Самбо көне» «Самбо-70» спорт һәм мәгариф үзәгендә уза. Ярышларда Россия Федерациясенең барлык федераль округларыннан 16 командада 200 яшь спортчы катнаша. Ачылу тантанасының бер темасы космоска багышлана. Мактаулы кунак итеп Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт Федор Юрчихин чакрыла. Ул Бөтенроссия һәм Европа самбо федерациясе президенты Сергей Елисеевка космоста булган байракны тапшыра.

2018 ел самбо өчен 80 еллык юбилей елы була. Бу көнне ярышлар һәм тантаналы чаралар Россиянең 150 шәһәрендә уза. Юбилейны бәйрәм итү кысаларында Лужникида Дан аллеясында милли самбога нигез салучылар Анатолий Харлампиев, Василий Ощепков һәм Виктор Спиридоновка һәйкәл куела. Шулай ук бу көнне Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә самбога ярдәм итү һәм аны үстерү чаралары турында»гы боерыкка кул куя.

2020 елның 18 декабрендә Мәскәүдә «Лужники» комплексының Спорт даны аллеясында самбога нигез салучыларга мемориал ачу тантанасы булды. Монумент бронза һәм граниттан эшләнгән. Аны Россиянең халык рәссамы Салават Щербаков җитәкчелегендәге скульпторлар коллективы иҗат иткән. Скульптура «тегермән» ыргыту алымын кулланып көрәшүчеләр фигураларын сурәтли, алар орбита белән уратылган ярымшарда көрәш алып баралар. Орбитада «Самбо — җиңү фәне» дип язылган. Ачылу тантанасында Россия хәрби-тарих җәмгыяте рәисе Владимир Мединский, Бөтенроссия самбо федерациясе попечительләр советы рәисе Рәшит Нургалиев, Россия спорт министры Олег Матыцин, Мәскәү мэры Сергей Собянин катнаша. Традиция буенча бу көнне массакүләм спорт чаралары уза[4].

2020 елның 18 декабрендә Мәскәүдә «Лужники»комплексының Спорт даны аллеясында самбога нигез салучыларга мемориал ачу тантанасы.

2022 елның 22 февралендә Лужники спорт комплексының Дан аллеясында самбога нигез салучыларга багышланган стеланы ачу тантанасы уза. Стела Самбо мемориалыннан берничә метр ераклыкта урнашкан.

2022 елның 19 декабрендә, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, бәйрәм Бөтенроссия статусын ала.

2023 елда самбо үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. 2023 елның 15-17 ноябрендә ярышлар Россиянең 100 шәһәрендә уза. Бәйрәм итүнең төп чарасы булып «Время побеждать» форумы тора, анда самбо буенча Россия җыелма командасы флагы, ант һәм самбист кодексы раслана.

16 ноябрьдә самбоның 85 еллыгы уңаеннан басылган марканы сүндерү тантанасы уздырыла. Марка Россиядә «спорт төрләре» сериясе кысаларында почта әйләнешенә чыга. Беренче сүндерү маркасыннан тыш, тугыз маркадан торган блок сатып алырга мөмкин. Почта маркасына өстәмә рәвештә беренче көн конвертлары чыгарыла һәм Мәскәү һәм Санкт-Петербург өчен махсус сүндерелә торган штемпельләр, шулай ук картмаксимум ясала.

2023 елның 16 ноябрендә «Лужники»дагы Халыкара самбо һәм бокс үзәгендә Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы сәркатибенең беренче урынбасары, Бөтенроссия самбо федерациясе попечительләр советы рәисе Рәшит Нургалиев тантаналы рәвештә Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеевка байрак тапшыра[5].

2024 елда Бөтенроссия самбо көненә багышланган Бөтенроссия «Самбо һәркем өчен» фестивале уза. Фестиваль 2024 елның 11-17 ноябрь көннәрендә мәгариф оешмалары базасында уздырыла. Фестивальнең программасы үз эченә самбо буенча ярышларын, спорт эстафеталарын, ГТО нормаларын тапшыру, практик күнегүләр үтәүне ала. Спорт бәйрәмендә мәгариф оешмалары, Бөтенроссия «Zа самбо» проекты катнашучылары, «Самбо — югары уку йортларына» һәм «Профларга Самбо» подпроектлары әгъзалары катнашалар. Массакүләм спорт чарасында катнашалар:

  • гомуми белем бирү оешмалары укучылары ( 7–18 яшь категориясендә);
  • һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары (15–18 яшь);
  • югары уку йортлары студентлары (18– 25 яшь);
  • «белгечләр» категориясе: административ кадрлар, физик культура укытучылары (укытучылары), өстәмә белем бирү педагоглары һәм мәгариф оешмаларының тренер-судьялар составы (яшь буенча чикләүләрсез)[6].

Традиция буенча «Бөтенроссия самбо көне — 2024» финал турниры Мәскәүдә уза, анда Россиянең 15 төбәгеннән 12–14 яшьлек яшүсмерләр катнаша[7].

2024 елның 19 ноябрендә Сочи шәһәрендә «Бөтенроссия самбо көне»н бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм гаилә-спорт «Самбониадасы» уза. Мөмкинлекләре чикле балаларны социаль адаптацияләү һәм физик тернәкләндерү максатыннан оештырылган чарада адаптив самбо үзәге балалары гына түгел, Сочи самбо федерациясе спортчылары да катнаша. Традиция буенча һәр катнашучы җиңүче дип игълан ителә, медаль һәм грамота белән бүләкләнә[8].

2024 елда Бөтенроссия самбо көнен бәйрәм итүдә Донецк Халык Республикасы җыелмасы да катнаша.

Самбоның 85 еллыгы уңаеннан конверт һәм марка, 2023

Бәйрәм чаралары

Бәйрәм көнендә гадәттәгечә самбо ярышлары уза. Тантаналы ачылыш кысаларында ант кабул итү чарасы була, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар әлеге спорт төренә тугрылыклы булырга ант итәләр.

Кызыклы мәгълүмат

Официаль тану — коралсыз үз-үзеңне саклауның беренче секциясе 1923 елда Мәскәүдә ачыла, әмма самбоны рәсми спорт төре буларак 15 елдан соң, 1938 елда, таныйлар.

Беренче тапкыр бәйрәм итү — Беренче тапкыр Бөтенроссия самбо көнен әлеге спорт төренә 70 ел тулгач — 2008 елда билгеләп үтәләр. 19 октябрьдә Мәскәүдә «Кызыл мәйданда самбо юбилее» концертлы спорт бәйрәме уза.

Россиядә самбоның статусы — 2003 елда Дәүләт спорт комитеты самбоны Россиядә милли һәм өстенлекле спорт төре дип таный.

Самбога нигез салучыларга һәйкәл — 2018 елда самбоның 80 еллыгына Лужникидагы Дан аллеясында әлеге спорт төренә нигез салучыларга һәйкәл куела. Мемориал рәсми рәвештә 2020 елның 18 декабрендә тәкъдим ителә.

Самбо — олимпия уены — 2021 елда Халыкара Олимпия комитеты самбоны олимпия спорт төре дип таный. Әмма самбо Олимпиада программасына әлегә кертелмәгән.

Самбо белән ничә яшьтән шөгыльләнә башларга? — Самбо буенча спорт мәктәпләренә гадәттәбалаларны 10 яшьтән алалар. Кайбер секцияләрдә яшьрәк спортчыларны да кабул итәләр. Әмма алардатренерлар самбо элементларына өйрәтә һәм гомуми физик әзерлек белән шөгыльләндерә, чөнки кече яшьтәге балалар өчен самбо дәресләренең расланган программасы әлегә кадәр юк[9].

Искәрмәләр

  1. Указ президента Российской Федерации "О Дне самбо" №924. www.publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2022.
  2. Путин ввел в России День самбо. www.sportrbc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2022.
  3. Всероссийская федерация самбо. www.sambo.ru.
  4. В Москве открыли мемориал основоположникам самбо. www.iz.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2020.
  5. "Время побеждать". Русскому национальному единоборству самбо - 85 лет. www.tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2023.
  6. Всероссийский фестиваль «САМБО ДЛЯ ВСЕХ», посвященный Всероссийскому дню самбо. www.sportobr.ru.
  7. Финал турнира "Всероссийский день самбо – 2024" состоялся в Москве. www.m24.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2024.
  8. В городе Сочи прошла праздничная семейно-спортивная «Самбониада», приуроченная к празднованию Всероссийского дня самбо! www.sambo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2024.
  9. Всероссийский день самбо в 2024 году: история и традиции праздника. www.kp.ru.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә