Бөтендөнья кан донорлары көне
Бөтендөнья кан донорлары көне | |
---|---|
Рәсми исем | Бөтендөнья кан донорлары көне |
Кабул ителгән | 2005 елның 5 маенда |
Үткәрелү көне | ел саен 14 июньдә |
Бөтендөнья кан донорлары көне (рус. Всемирный день донора крови) — 2005 елның 5 маенда, Женевада, Бөтен дөнья сәламәтлек саклау ассамблеясенең 58 нче сессия барышында барлыкка килгән халыкара көн (WHA58.13 резолюциясе). Ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә. Максаты — кан һәм аның компонентларының кеше гомерен коткарудагы мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, ел саен миллионлаган кешенең язмышына уңай тәэсир ясагандонорларны билгеләп узу[1].
Авыруларның имин кан һәм кан продуктлары запаслары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителешен максат итеп куйган кан хезмәтләре сәламәтлек саклау системалары нәтиҗәлегенең төп компоненты булып тора[2].
Донор («donare») латинчадан «бүләк итү» дип тәрҗемә ителә. Кан донорлары очрагында реципиент өчен бүләк булып еш кына тормыш тора.
Бу көнне 1868 елда австрияле табиб, иммунолог, 1930 елда кешенең кан төркемнәрен ачкан өчен Нобель премиясе иясе Карл Ландштейнер туган.
Бөтендөнья донор көнен 14 июньдә уздыру инициаторлары булып ирекле һәм түләүсез кан тапшыруга чакыручы дүрт халыкара оешма — Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай федерациясе, Халыкара Кан Донорлары Оешмалары Федерациясе һәм Халыкара кан салу җәмгыятьләре тора.
«Кан донорлары көне»нең еллык темалары
Кан донорлары көненә багышланган чаралар ел саен аерым бер тема астында уза. Мәсәлән,
- 2024 ел — «Донорлар көненә — 20 ел: донорларга рәхмәт әйтәбез».
- 2023 ел — «Кан тапшырыгыз, кан плазмасын тапшырыгыз, тормыш белән уртаклашыгыз һәм моны ешрак эшләгез».
- 2022 ел — «Кан донорлыгы — теләктәшлек акты».
- 2021 ел — «Кан тапшырыгыз. Дөньяда тормыш типсен».
- 2020 ел — «Имин кан тормышны коткара».
- 2019 ел — «Бөтен кешегә имин кан».
- 2018 ел
- 2017 ел — «Кан тапшырыгыз. Хәзер тапшырыгыз. Ешрак тапшырыгыз».
- 2016 ел — «Кан безне берләштерә».
- 2015 ел — «Тормышымны саклап калган өчен рәхмәт сиңа».
- 2014 ел — «Аналарны коткару өчен чиста (имин) кан».
- 2013 ел — «Тормыш бүләк ит — кан доноры бул».
- 2012 ел
- 2011 ел
- 2010 ел — «Дөнья өчен яңа кан. Максаты — яшь донорларга игътибарны юнәлтү».[3]
Искәрмәләр
- ↑ Бөтендөнья кан бирүче донор көне . Ватаным Татарстан (14 июнь 2023).
- ↑ 14 июня - Всемирный день донора крови .
- ↑ Всемирный день донора крови . Всемирная организация здравоохранения.