Курай көне
Курай көне | |
---|---|
Айбулат Рәхмәтуллин | |
Әһәмияте | музыка коралын популярлаштыру |
Уздырыла | 10 октябрь |
Башлану көне | 2024 ел |
Бәйрәм чаралары | концертлар, бәйгеләр, осталык дәресләре |
Бәйле | Башкортстан Республикасының Дәүләт курайчылар ансамбленең тәүге концерты |
Курай көне — Башкортстан символларының берсе — курайга багышланган бәйрәм, республика җитәкчесе Радий Хәбировның Указы нигезендә булдырыла[1][2] һәм Дәүләт курайчылар ансамбленең концерт-презентациясендә иглан ителә[3]. Бәйрәмнең максаты — башкорт халык музыка коралы курайны саклау һәм популярлаштыру[1].
Бәйрәм тарихы
Курай — башкорт халык традицияләре һәм мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән музыкаль инструмент. 2021 елда Башкортстан Республикасының территориаль бренды буларак рәсми теркәлә[4][5][6].
2024 елның апрелендә, Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбировның Указы нигезендә, Башкортстан Республикасының Дәүләт курайчылар ансамбле оештырыла. Ансамбльнең сәнгатҗ җитәкчесе итеп Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Азат Айытколов билгеләнә. Яңа коллектив үзенең тәүге концертын 10 октябрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында үткәрә[7].
Чара барышында Радий Хәбиров 10 октябрьдә яңа бәйрәм — Курай көне билгеләнәчәге турында игълан итә. Республика җитәкчесенең бу белдерүен тамашачылар көчле алкышларга күмә[3][8].
Курай көне милли музыкаль коралны популярлаштыруга һәм үстереүгә юнәлтелгән. Бәйрәм чаралары яшьләрне курайда уйнарга өйрәнүгә җәлеп итүгә, шулай ук яшь буынның иҗади сәләтен үстерүгә булышлык итә. Бу көнне республикада концертлар, күргәзмәләр, тематик бәйгеләр, осталык дәресләре үткәрелә.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Указ Главы Республики Башкортстан от 10 октября 2024 года №УГ-1053 «О Дне курая в Республике Башкортстан» . Официальный Интернет-портал правовой информации Республики Башкортстан (10 октябрь 2024). Дата обращения: 10 октябрь 2024.
- ↑ Радий Хабиров подписал указ о праздновании в Башкортстане Дня курая
- ↑ 3,0 3,1 Глава Башкирии учредил новый праздник - День курая . Башинформ (10 октябрь 2024).
- ↑ Субъекты Российской Федерации, для региональных товаров которых зарегистрированы географические указания (ГУ) и наименования мест происхождения товаров (НМПТ) Архивная копия от 25 апрель 2021 на Wayback Machine // Роспатент
- ↑ Курай зарегистрировали в качестве территориального бренда Башкортстана. «Башинформ» мәглүмәт агентлыгы, 2018, 1 март(рус.) (Тикшерелгән 2 март 2018)
- ↑ Курай Башкортстандың территориаль бренды буларак теркәлде. «Башинформ» мәглүмәт агентлыгы, 2018, 2 март(Тикшерелгән 2 март 2018)
- ↑ Государственный ансамбль кураистов Республики Башкортстан . Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова.
- ↑ В Башкирии учредят новый праздник . УфаLIVE.