Мари Иле Республикасы көне

Мари Иле Республикасы көне (чирм. Марий Эл Республикын кечыже, рус. День Респу́блики Ма́рий Эл) — Мари Иле Республикасының дәүләт бәйрәме. Ел саен 4 ноябрьдә билгеләнә.

Тарихы

1920 елның кышында Казанда Милләт эшләре халык комиссариаты каршындагы Мари үзәк бүлеге инициативасы белән мари актив хезмәткәрләренең киңәшмәсе уза. Чара барышында җыелучылар, мөмкин булган административ берәмлекләрне аеру өчен, марилар чагыштырмача тыгыз яшәгән территорияләрне билгелиләр. Бу вакытта инде Татар-Башкорт Совет республикасы һәм Башкорт АССР барлыкка килгән була, башка халыклар да милли хәрәкәтләргә берләшә һәм үзләренең автономияләре турында уйлана башлый[1][2].

1920 елның җәендә мари активистлары Бөтенроссия мари коммунистлары конференциясенә җыелалар һәм В. А. Мухинның доклады нигезендә алдагы адымнарын билгелиләр. Чара нәтиҗәләре буенча Милләт эшләре халык комиссариаты каршындагы Мари үзәк бүлеге мөдире С. А. Черняков документ проектын Халык Комиссарлары Советына тәкъдим итә[1][2].

1920 елның 4 ноябрендә Халык Комиссарлары Советы һәм Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты «Мари халкының автоном өлкәсен төзү турында» декрет кабул итә. Документ территорияне, чикләрне, административ үзәкне, идарә органнарын билгеләми, шуңа күрә шул ук елның 25 ноябрендә барлык территориаль-идарә мәсьәләләрен хәл иткән өстәмә декрет чыгарыла. Документ нигезендә автоном өлкә составына элеккеге Казан губернасының Краснококшайск һәм Козьмодемьянск өязләре, Вятка губернасының Уржум һәм Яранск өязләренең кайбер өлешләре, шулай ук Түбән Новгород губернасының Васильсурск өязе керә. Башкаласы итеп Краснококшайск сайлана[1][2].

Мари автономияле өлкәсе оешу турында революция комиссиясе рәсми рәвештә 1921 елның 1 мартында игълан итә, шуңа күрә 1921-1930 еллар аралыгында бәйрәм язның беренче көнендә билгеләп үтелә[3][1].

1921 елның 21-24 июнендә Советларның беренче өлкә Съезды була, монда өлкә башкарма комитеты әгъзаларын — төбәк җитәкче органын сайлыйлар. Беренче рәисе җәмәгать-сәясәт эшлеклесе И. П. Петров була[2].

1929 елның 15 июлендә Мари өлкәсе Түбән Новгород (Горький) өлкәсенең бер өлеше булып тора. 1936 елның 5 декабрендә территориаль берәмлек кыскартыла, ә Мари автоном өлкәсе Мари АССР дип йөртелә башлый[1][4].

1931-1959 елларда Мари автономияле өлкәсе оешкан көн 21 июньдә билгеләнә, нәкъ менә 1921 елның шушы көнендә беренче Советлар өлкә съезды ачылган һәм ревком үзенең вәкаләтләрен өлкә башкарма комитетына тапшырган була[3].

1960 елдан республиканың рәсми бәйрәме 4 ноябрьдә билгеләп үтелә башлый. Бу көн тарихка Владимир Ленин һәм Михаил Калининның «Мари халык автаномияле өлкәсенең оешуы турында» декретка кул куйган көне булып кереп кала[5][3].

1990 елның 22 октябреннән, Дәүләт суверенитеты турындагы Декларация нигезендә, республика Мари ССР , ә 1992 елның 9 декабреннән Мари Иле Республикасы дип атала башлый[4].

Бүгенгесе

Бәйрәмнең хәзерге рәсми статусы «Мари Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 2022 елның 5 июлендәге 21-З номерлы Мари Республикасы Кануны белән беркетелгән[6].

Мари Иле Республикасы көне 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәмдә төрле чаралар — концертлар, күргәзмәләр, тематик очрашулар, үткәрелә. Республика үсешенә өлеш керткән алдынгы хезмәткәрләрне дәүләт бүләкләре белән бүләкләү каралган. Бәйрәм алдыннан республика уку йортларында төбәк тарихы буенча бәйгеләр һәм викториналар уза[5][7][8][9].

Шулай ук бу бәйрәмгә яңа яки яңартылган объектларны ачу кабул ителгән. Әйтик, 2006 елда Республика көне уңаеннан Мари Иле хөкүмәтенең яңа бинасы, 2009 елда —Царевококшайск кремле территориясендә архитектура-тарихи комплексы, 2011 елда — Патриарх мәйданында «12 апостол» сәгате, 2015 елда — балачак музее, ә 2016 елда — православие тарихы музее ачыла[10].

2020 елда республика оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Мари Республикасы оешуга 100 ел» истәлекле медале булдырыла, аның белән төбәк үсешенә аерым өлеш керткән гражданнар бүләкләнә[11].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Елена Яшметова. День Республики Марий Эл: страницы истории Марийского края. Информационный портал SM.news (3 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
  2. 1 2 3 4 Республика Марий Эл. Марийской автономии - 82 года. Регнум (1 ноябрь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
  3. 1 2 3 В. Г. Востриков. 100 лет Марий Эл. Три даты в календаре – три вехи в становлении Марийской автономии (рус.). Национальная библиотека имени С.Г. Чавайна Республики Марий Эл (4 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
  4. 1 2 Дата образования Республики Марий Эл (рус.). ВДПО. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
  5. 1 2 День государственности Республики Марий Эл. Кидшер (30 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
  6. Закон Республики Марий Эл от 5 июля 2022 г. № 21-З «О праздничных днях и памятных датах Республики Марий Эл». Официальный интернет-портал Республики Марий Эл (5 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.
  7. День образования Республики Марий Эл 2024. Марий Эл и Йошкар-Ола. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
  8. Т. Ю. Смирнова. "Знаешь ли ты свой край?". Межпоселенческая центральная библиотека Советского района Республики Марий Эл (3 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
  9. Лилиана Гарифуллина. День Республики Марий Эл 2022, что будет на День народного единства в Йошкар-Оле со 2 по 5 ноября, куда сходить, самая полная программа мероприятий на каждый день, концерты, выставки, конкурсы, музеи, kazan.kp.ru (2022-11-03). 25 октябрь 2024 тикшерелде.
  10. 4 ноября – как это было 2006, 2007... 2020 годы, МариМедиа (04.11.2020). 25 октябрь 2024 тикшерелде.
  11. Указ Главы Республики Марий Эл от 19 августа 2020 г. № 162 «Об учреждении памятной медали "100 лет образования Республики Марий Эл"». Официальный интернет-портал Республики Марий Эл (19 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2026.

Әдәбият

  • Востриков, В. Г. Марий Эл: хроника столетия: 1920—2020 / В. Г. Востриков, А. М. Клёнов. — Йошкар-Ола: Издательский дом «Марийское книжное издательство», 2020. — 100 с.
  • Калинина, О. А. Марийские праздники = Марий пайрем-влак: справочник /О. А. Калинина. — Йошкар-Ола, 2006. — 52 с.
  • Марийцы: коллективная монография / О. А. Калинина, М. Н. Мамаева, Т. Л. Молотова и др.; М-во культуры, печати и по делам национальностей Респ. Марий Эл; МарНИИЯЛИ им. В. М. Васильева. — Йошкар-Ола, 2008. — 213 с.
  • От автономии к суверенитету. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 1991. — 64 с.
  • Сануков, К. Н. Марийская автономия: к 90-летию образования Марийской автономной области / К. Н. Сануков. — Изд-е 2-е, доп. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 2010. — 176 с.
  • Свечников, С. Марийская автономия: мифы и факты / Сергей Свечников // Марийский мир = Марий сандалык. — 2020. — № 4 (47). — С. 2-10.
  • Хлебников, А. В. Образование и развитие советской автономии марийского народа (1917—1929) / А. В. Хлебников. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 1970. — 272 с.
  • Энциклопедия Республики Марий Эл / МарНИИЯЛИ им. В. М. Васильева. — Йошкар-Ола, 2009. — 872 с.
  • Янтемир, М. Н. Марийская автономная область: (с приложением административной карты области) / М. Н. Янтемир. — Йошкар-Ола, 2005. — 188 c.

Тема буенча өстәмә