Йошкар-Ола

Йошкар-Ола (элеккеге исеме — Чар) (чирм. Йошкар — «кызыл», чирм. Ола — «шәһәр» — «Кызыл шәһәр», искергән чирм. Чарла, Цар-ола[5]) – Мари Эл республикасының башкаласы.

Халык саны — 248 688 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 259 162 кеше (2010).[6]

География

Шәhәр Кече Какшан елганың сул ягында, Мәскәүдән 743 километрга көчыгышрак урнашкан. Яшел Үзән — Яранск тимер юлында Йошкар-Ола станциясе. Шәһәр аша Р165 (Йошкар-Ола — Яранск), Р172 (Йошкар-Ола — Өрҗем), Р173 (Йошкар-Ола — Козьмодемьянск), Р174 (Йошкар-Ола — Мария Посады — Чуел), Р175 (Йошкар-Ола — Яшел Үзән — Казан), Р176 «Нократ» (Чабаксар — Йошкар-Ола — Киров — Сыктывкар) автоюллар баралар.

Йошкар-Оладан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[7]
Петрозаводск ~ 1434 км
Вологда ~ 866 км
Сыктывкар ~ 724 км
Киров ~ 297 км
Березники ~ 846 км
Глазов ~ 396 км
Түбән Новгород ~ 325 км
Владимир ~ 576 км
Мәскәү ~ 763 км
Роза ветров
Ижау ~ 523 км
Пермь ~ 669 км
Екатеринбург ~ 1025 км
Чабаксар ~ 96 км
Саранск ~ 418 км
Сембер ~ 317 км
Самар ~ 559 км
Казан ~ 145 км
Ырынбур ~ 873 км

Сәгать поясы

Йошкар-Ола һәм Мари Ил Республикасы Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат

Йошкар-Ола климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −9,9 −7,5 −0,6 9,4 18,4 22,6 24,5 22,4 15,6 6,3 −1,2 −5,9 7,8
Уртача температура, °C −13,9 −12,1 −5,4 4,6 12,2 16,5 18,7 16,5 10,8 3,2 −3,8 −9,2 3,2
Уртача минимум, °C −17,9 −16,6 −10,1 −0,3 6,0 10,3 12,8 10,6 6,0 0,0 −6,3 −12,5 −1,5
Явым-төшем нормасы, мм 548
Чыганак: Гидрометцентр России

Тарих

Шәһәр 1584 елда Фёдор Иванович патшасы указы буенча «Царёв город на Кокшайке» (соңрак ул Царёвококшайскка әйләнә) исеме астында ныгытма буларак нигезләнә.

1708 елдан — Казан губернасы составында, 1719 елдан — аның Зөя провинциясе үзәге. 1781 елдан — Казан губернасының Чар өязе үзәге.

1856 елда шәһәрдә 5 чиркәү, 178 йорт һәм 10 лавка (кибет) булган.

1919 елда шәһәргә Краснококшайск исеме бирелә. 1920 елның июньдә, Казан губернасы юкка чыгару сәбәпле, Краснококшайск өяз белән Вятка губернасы составына кертелә; шул ук елның ноябрьдә Мари автономияле өлкәсе оештырыла, ә Краснококшайск аның административ үзәге була.

1928 елда шәһәргә Йошкар-Ола (Кызыл шәһәр) исеме кушыла. 1936—1990 елларда — Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы.

1991 елдан Мари Ил Республикасы башкаласы булып тора.

Халык

1840[8] 1856[9] 1897[10] 1913[9] 1926[9] 1931[9] 1939[9] 1959[11] 1970[12] 1979[13] 1989[14] 2002[15] 2010[6]
967 ~1 200 1 658 ~2 500 ~4 300 ~7 600 ~27 200 88 744 166 073 201 371 241 601 256 719 248 688

Милли состав: руслар — 66,3%, чирмешләр — 24,7%, татарлар — 4,6%, украиннар — 2,3%, чуашлар — 0,8%.[16]

Югары уку йортлары

Шуның өстенә, шәһәрдә башка югары уку йортларның якынча 10 филиал эшли.

Галерея

Кардәш шәһәрләр

Кызыклы фактлар

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 ОКТМО (рус.)
  2. ↑ https://www.kemer.bel.tr/en/our-cities/mari-el-cumhuriyeti-yoskar-ola1.html
  3. ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Сhisl_MO_01-01-2024.xlsx
  4. ↑ http://www.i-ola.ru/userfiles/file/gen_plan_A3_2009.pdf
  5. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-06-09, retrieved 2012-12-08 
  6. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-08 
  7. ↑ Яндекс.Карты. Яндекс.Карты. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2011.
  8. ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  9. ↑ 1 2 3 4 5 http://www.mojgorod.ru/r_marijel/joshkarola/
  10. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=476
  11. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  15. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  16. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-08 

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә