Богырыслан
Богырыслан (рус. Бугуруслан) — Оренбург өлкәсендә шәһәр, Богырыслан районының административ үзәге (район составына керми).
Халык саны — 49 737 кеше (2010).
География
Богырыслан Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көньяк битләвендә, Олы Кинәл елгасында, Оренбургдан 160 километрга төньяк-көнбатышка таба урнаша.
Тарих
Богырыслан 1748 елда бистә буларак нигезләнә.
1781 елда Богырыслан бистәсе шәһәргә үзгәртеп корыла һәм Уфа наместниклыгының Богырыслан өязенең үзәге була.
1797—1802 елларда — өяз үзәге булмаган шәһәр; 1802 елдан — Оренбург губернасы Богырыслан өязе үзәге.
1851 елдан — Самар губернасы составында.
1928—1934 елларда Урта Идел өлкәсе составында, 1934 елдан — Оренбург өлкәсе составында.
Халык
Икътисад
Богырыслан — Идел-Урал нефть-газлы бассейнының нефть-газ сәнәгате үзәгеннән берсе.
- Тегермән комбинаты
- ит комбинаты
- җиһаз һәм тегү фабрикаслары
- "Радиатор", "Базальт", тимер-бетон әйберләр заводлары
Климат
- Урта ел һава температурасы — 5,0 °C
| БугуРуслана климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
| Уртача температура, °C | −10,7 | −10,6 | −5,5 | 5,5 | 14,8 | 19,9 | 21,6 | 20,4 | 13,6 | 5,3 | −3,9 | −9,8 | |
| Чыганак: NASA. База данных RETScreen | |||||||||||||
Шәхесләр
- Ольга Остроумова (1947), РФ халык артисты.
Фотогалерея
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО (рус.)
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 1 2 3 4 http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/buguruslan/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-05-23
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-01-30
- ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-30