Нефтеюганск

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
шәһәр (1967 елдан)
Нефтеюганск
Речной порт Нефтеюганска.jpg
Байрак Герб
Байрак Герб
61°06′00″ с. ш. 72°36′00″ в. д.GЯO
Ил  Русия
Тарих һәм география
Нигез салына 1961
Мәйдан 154 км²
Мәркәз биеклеге 40 м
Сәгать кушагы UTC+05:00
Халык саны
Халык саны 123 276 кеше
Санлы идентификатор
Телефон коды +7 3463
Почта индекслары 628300
Прочее
Кардәш шәһәрләр

[http://admugansk.ru/]
Показать/скрыть карты
Нефтеюганск на карте
Нефтеюганск
Нефтеюганск

Нефтеюганск (рус. Нефтеюганск) — Россиядә шәһәр, Хант-Манси — Югра автономияле округының халык саны буенча икенче шәһәр.

Халык саны — 123 276 кеше.[1]

География

Нефтеюганск Об елгасы һәм аның Юган Об ермагы өстендә, Ханты-Мансийсктан 250 километр көнчыгыштарак урнаша. Иң якындагы тимер юл станциясе — Пыть-Ях (50 км).

Тарих

Нефтеюганск 1961 елда Усть-Балык авылы янында геологоразведчиклар бистәсе буларак нигезләнә. Нигезлнгән бистәсенә Партсъездовский исеме кушыла.[2]

1962/1963 елдан Нефтеюганск исемен йөртә.

1964 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1967 елда шәһәр статусын ала.

Халык

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
~600 19 675 52 393 93 930 107 830 123 276

Милли состав

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 67,0% 68,4%
татарлар 10,8% 10,9%
украиннар 6,8% 5,4%
әзериләр 2,3% 2,4%

Икътисад

Икътисад нигезе — нефть чыгару.

Нефтеюганскта Усть-Балык — Омск нефть үткәргече һәм Усть-Балык — Тубыл нефтепродуктлар үткәргече башланалар.

Төзү конструкцияләр заводы, икмәк заводы.

Югары уку йортлары

  • Мәскәү социаль-һуманитар университеты филиалы
  • Омск дәүләт техника университетының филиалы
  • Тум дәүләт радиоэлектроника һәм идарә системалар университетының филиалы
  • Россия дәүләт социаль университеты филиалы
  • Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы

Искәрмәләр