Сарытау
Сарытау | |
---|---|
рус. Саратов | |
Байрак[d] | |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Категория:Похороненные в Саратове[d] |
Һәштәге | саратов и saratov |
Административ бүленеше | Сарытауның Ленин районы, Сарытауның Завод районы, Сарытауның Октябрь районы, Сарытауның Фрунзе районы, Сарытауның Киров районы и Сарытауның Идел районы |
Хөкүмәт башлыгы | Михаил Исаев[d] |
SEO_description | Саратов — история, население, климат, координаты, расположение на карте. Подробная информация о населённом пункте в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Мәйдан |
|
Феноменның икътисады | экономика Саратова[d] |
Сәгать поясы | UTC+04:00, UTC+03:00 и SAMT[d][1] |
Җирле телефон коды | 8452 |
Рәсми веб-сайт |
saratovmer.ru(рус.) (ингл.) (алм.) |
Объектның күренешләре өчен төркем | Q104595588? |
Халык саны | |
Административ үзәк булып тора | Сарытау өлкәсе, Сарытау районы, Сарытау губернасы, Сарытау калгайлыгы[d], Сарытау бүлгесе[d], Түбән Идел крае, Сарытау крае[d] и «Сарытау шәһәре» шәһәр бүлгесе[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Сарытау өлкәсе |
Дәүләт | |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Идел |
Кардәш шәһәр | Дәлас[3] и Чапел-Гилл (Төньяк Каролина) |
Нигезләнү датасы | 1590 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Категория:Почётные граждане Саратова[d] |
Почта индексы | 410000–410999 |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 50 |
Рәсми исем | рус. Саратов |
SEO_title | Саратов – история, население, климат, координаты – РУВИКИ |
Сарытау РУВИКИ.Медиада |
Сарытау (рус. Саратов) — Россия шәһәре, Сарытау өлкәсенең административ үзәге.
Халык саны — 837 831 кеше.[4]
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре»[5].
География
Шәһәр Идел елгасының уң яры 34 километрга буйлап сузылган, Мәскәүдән 856 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.
Иделдән башка, шәһәр территориясеннән Елшанка, Разбойщина, 1-нче һәм 2-нче Гусёлка, Назаровка, Черниха, Березина һ. б. елгалар ага.
Шәһәр территориясендә ике нефть чыганагы бар.
Сарытаудан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Белинский ~ 313 км Рязань ~ 645 км Мәскәү ~ 856 км |
Петровск ~ 102 км Пенза ~ 225 км Сембер ~ 446 км Түбән Новгород ~ 646 км |
Балакау ~ 188 км Пугачёв ~ 262 км Самар ~ 453 км |
|||||||
Балашау ~ 193 км Тамбов ~ 245 км Воронеж ~ 507 км Киев ~ 1167 км |
Энгельс ~ 15 км Җаек ~ 477 км Ырынбур ~ 725 км Актүбә ~ 928 км |
||||||||
Михайловка ~ 321 км Тындагы Ростов ~ 877 км Донецк ~ 962 км Киев ~ 1326 км |
Камышлы ~ 194 км Волгоград ~ 389 км Әстерхан ~ 825 км Әлиста ~ 690 км |
Яңа Үзән ~ 222 км Атырау ~ 966 км |
|||||||
Сәгать поясы
Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат
- Уртача еллык температура — +6,9 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 3,8 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 70%
Сарытау климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 8,1 | 7,3 | 17,0 | 31,1 | 34,0 | 39,5 | 40,8 | 40,9 | 37,9 | 25,1 | 16,1 | 11,7 | 40,9 |
Уртача максимум, °C | −4,8 | −4,7 | 1,1 | 13,3 | 21,5 | 26,2 | 28,2 | 26,6 | 19,8 | 11,1 | 1,6 | −3,6 | 11,4 |
Уртача температура, °C | −7,8 | −8,1 | −2,5 | 8,1 | 15,7 | 20,3 | 22,4 | 20,6 | 14,3 | 7,0 | −1,1 | −6,4 | 6,9 |
Уртача минимум, °C | −10,6 | −11,1 | −5,6 | 3,7 | 10,4 | 15,1 | 17,2 | 15,5 | 9,9 | 3,7 | −3,3 | −8,9 | 3,0 |
Абсолют минимум, °C | −37,3 | −34,8 | −26,8 | −17,8 | −3,8 | 2,2 | 6,4 | 4,3 | −2,9 | −12,6 | −24,7 | −33,4 | −37,3 |
Явым-төшем нормасы, мм | 41 | 34 | 31 | 31 | 35 | 50 | 49 | 31 | 49 | 37 | 46 | 42 | 476 |
Чыганак: Погода и климат |
Тарих
Алтарих
Моны карагыз: Үкәк
Идел буе Болгары чорында биредә мөһим сәүдә ноктасы (фактория) барлыкка килә. Болгарлар Фарсы Иле белән актив сәүдә иткәннәр һәм Идел юлы кулланганнар.
XIII гасырның 50-елларында хәзерге Сарытау янында татарлар тарафыннан Үкәк шәһәре нигезләнә. Түбән Иделдә урнашкан Алын Урданың сәүдә үзәге булып торган.
Беренче тапкыр Үкәк итальян сәүдәгәре Марко Поло китабында 1262 елда телгә алына. 1334 елда шәһәрдә гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута була. 1395 елда Үкәк Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан җимерелә.
Шәһәрне нигезләү һәм XVII гасыр
Аксак Тимер һөҗүменнән соң Үкәк хәрәбәләрдә озак тора, иске татар шәһәре урынында кече шәһәрчек генә калган. Иске татар шәһәре урынында яңа кирмән 1590 елның 2 (12) июлендә рус кенәзе Григорий Засекин тарафыннан Иделнең сул ярында нигезләнгән.
1613—1614 елларда шәһәр янып бетә һәм яңа урында (Иделнең сул ярында, аңа Саратовка елгасы кушылу урынында) нигезләнә. 1674 елда, патша Алексей Михайлович указы буенча, шәһәр Иделнең уң ярына күчерелә.
Кондратий Булавин гаскәрләре шәһәрне чолгап ала.
Петр Iның өлкә реформасы буенча, шәһәр Казан губернасы составына керә. 1718—1728 елларда һәм 1739 елдан — Әстерхан губернасы составында.
Энгельс) нигезләнә. 1773 елда Сарытау Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.
Губерна үзәге
1780 елдан — Сарытау калгайлыгы үзәге, 1797 елдан — Сарытау губернасы үзәге. XVIII гасырның ахырында — XIX гасырның башында шәһәрдә халык училищесы (1786), типография (1794), хастаханә (1806), дворяннар собраниесе (1807), театр (1810), сәүдә йорты (1811), гимназия (1820), Александр Невский соборы (1825) һәм Спасо-Преображение соборы (1826) ачылалар.
1856 елда Сарытауда 18 чиркәү, 5169 йорт һәм 4925 лавка (кибет) булган.
1870 елда шәһәрне Мәскәү белән тоташтыручы Тамбов—Сарытау тимер юлы төзелә. 1909 елда Сарытау университеты ачыла.
XX гасырның 20-елларга кадәр Сарытау Идел буенда иң зур шәһәре була һәм рәсми булмаган рәвештә «Идел буе башкаласы» дип аталган була.
Совет периоды
Идел буе алманнарының автономияле өлкәсенең идарә органнары урнашканнар (өлкә составына кермәгән).
1928—1934 елларда Сарытау крае үзәге булган. 1936 елдан Сарытау өлкәсе үзәге булып тора.
Шәһәрнең көчле үсеше Бөек Ватан сугышы елларда билгеләнә — шәһәргә берничә предприятие эвакуацияләнде. 1990 елга кадәр Сарытау ябык шәһәре булып торган (шәһәргә чит ил ватандашларына шәһәргә керү рөхсәт ителмәгән була).
Халык
1811[6] | 1840[6] | 1856[6] | 1897[7] | 1913[6] | 1926[6] | 1931[6] | 1939[6] | 1959[8] | 1970[9] | 1979[10] | 1989[11] | 2002[12] | 2010[4] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~26 700 | ~42 200 | ~61 600 | 137 147 | ~210 100 | ~212 400 | ~277 500 | ~372 000 | 584 092 | 757 330 | 855 702 | 904 643 | 873 055 | 837 831 |
Милли состав
Милләт | 2002[13] | 2010[14] |
---|---|---|
руслар | 90,1% | 91,6% |
татарлар | 1,8% | 1,8% |
украиннар | 1,8% | 1,3% |
әрмәннәр | 1,0% | 1,1% |
Шәһәрдә туган танылган шәхесләр
- Давыт Ибраһимов, оператор.
- Александр Краузе (1947), физика‑математика фәннәре докторы (2004), профессор.
- Дмитрий Мостафин, химик.
- Владимир Нургалиев (1969–1999), хәрби очучы, Россия Федерациясе Каһарманы (2000, һәлак булганнан соң).
- Василий Перов (1902-1965), ТАССР баш прокуроры (1938-1941).
- Сергей Скоморохов (1952), 1995 елдан Камал театрының баш рәссамы, ТР халык (2003), РФ атказанган (2012) рәссамы.
- Николай Чернышевский, рус язучысы.
- Рөстәм Юскаев, актер, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).
Эчке бүленеш
- █ Идел районы
- █ Завод районы
- █ Киров районы
- █ Ленин районы
- █ Октябрь районы
- █ Фрунзе районы
Мәдәният
9 театр: академик опера һәм балет театры, академик драма театры, яшь тамашачылар театры, оперетта театры, «Теремок» курчаклар театры, рус комедиясе театры, «Версия» драматик театры, «Балаганчик» театры, «Самокат» магия һәм фокуслар театры.
Филармония. Цирк. Планетарий.
Алесандр Радищев исемле сәнгать музее, өлкәне өйрәнү музее, Николай Чернышевский һәм Ульяновлар гаиләсе йорт-музейлары.
Югары уку йортлары
- Николай Чернышевский исемле Сарытау дәүләт университеты
- Сарытау дәүләт аграр университеты
- Сарытау дәүләт медицина университеты
- Юрий Гагарин исемле Сарытау дәүләт техника университеты
- Сарытау дәүләт иҗтмагый-икътисади университеты
- Леонид Собинов исемле Сарытау дәүләт консерваториясе
- Сарытау дәүләт юридик академиясе
- Пётр Столыпин исемле Идел буе дәүләткә хезмәт итү академиясе
- Россия дәүләт сәүдә-икътисадый университетының филиалы
- Мәскәү дәүләт элемтә юллары университетының филиалы
- Региональ иҗтмагый-икътисади университетының филиалы
Спорт
- Россиянең икенче футбол дивизионында катнаша.
- Кристалл (хоккей клубы) — Югары хоккей лигасында катнаша.
Хәрби югары уку йортлары
- Хәрби Кызыл байраклы Россия ЭЭМ эчке гаскәрләр институты
Икътисад
Шәһәрнең төп предприятеләре:
1. Авиация заводы
2. Агрегат заводы
3. Арматура заводы
4. Подшипник заводы
5. Нефть эшкәртү заводы
6. Май комбинаты
7. Тәмәке фабрикасы
8. Приборлар төзү заводы
һ.б.
Транспорт
Сарытау аша Р228 (Сызран—Сарытау—Волгоград), А144 (Сарытау—Пенза—Саранск—Түбән Новгород), Р226 (Самар — Сарытау — Волгоград), Р234 (Сарытау — Песчаный Умёт) Р208 (Сарытау — Сокур) автоюллар баралар. Шәһәр янында әйләнеп үтә торган юл урнаша.
Идел буе тимер юлының Саратов I станциясе. Башка эре станцияләре: Саратов II, Саратов III, Трофимовский I. Сарытауда Идел буе тимер юлының Сарытау бүлекчәсенең идарәсе урнаша.
Саратов-Центральный халыкара аэропорты.
Иҗтмагый транспорт
Трамвай (1908 елда ачыла), автобус, троллаейбус, маршрут таксилары.
Галерея
- Prica.jpg
- Saratov City Centre.jpg
- Saratov evening.JPG
- Church of the protective veil of the Virgin (4137019070).jpg
Панорама
РУВИКИ.Медиадагы медиафайллар? |
Татар матбугаты
Искәрмәләр
- ↑ Федеральный закон от 22.11.2016 № 395-ФЗ (рус.) — 2016.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Сhisl_MO_01-01-2024.xlsx
- ↑ https://www.dallasecodev.org/465/Sister-Friendship-Cities
- ↑ 4,0 4,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-15
- ↑ Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/saratov/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1325
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-11-17
- ↑ Национальный состав и владение языками, гражданство. Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года: Статистический сборник/Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Саратовской области. – Саратов, 2012. – 203 с. (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-02-18, retrieved 2013-11-17