Хвалынск

Хвалынск (рус. Хвалынск) — Сарытау өлкәсендәге кече шәһәр, Хвалынск районының административ үзәге.

Халык саны — 13 094 кеше (2010).[2]

География

Шәһәр Идел елгасының уң ярында, иң якын тимер юл станциясеннән — Кулаткыдан 24 километр ераклыкта, Сарытаудан 232 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Тарих

1556 елдан Иделнең Сосновый утравында рус каравыл пункты буларак нигезләнгән. 1606 елда хәзерге урынына күчерелә, аңа Сосновый Остров исеме кушылган.

1780 елда Сарытау губернасының Хвалынск өяз шәһәренә үзгәртеп корылган.

1856 елда Хвалынскида 5 чиркәү, 1128 йорт һәм 132 лавка (кибет) булган.

1928 елдан Хвалынск районының үзәге булып тора.

Халык

1840[3] 1866[4] 1897[5] 1913[6] 1926[6] 1939[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[2]
7 842 ~12 900 15 127 ~17 300 ~9 600 ~15 600 17 036 16 249 15 572 14 948 13 752 13 094

Милли состав (2002): руслар — 89,2%, татарлар — 6,8%, украиннар — 1,1%.

Икътисад

Май заводы, май сыгу заводы, шәраб заводы.

Сарытау электр машиналар төзү заводының филиалы, гидроаппаратура заводы.

Галерея

Искәрмәләр

  1. Федеральный закон от 22.11.2016 № 395-ФЗ (рус.) — 2016.
  2. 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-11-17 
  3. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  4. Вятка губернасы торак урыннары исемлеге.
  5. Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
  6. 1 2 3 http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/hvalynsk/
  7. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны

Тема буенча өстәмә