Петровск районы

Петровск районы (рус. Петровский район) — Сарытау өлкәсенең төньягында урнашкан административ берәмлек.

Административ үзәгеПетровск шәһәре (район эченә керми).

Тарих

Петровск районы 1928 елның 23 июльдә Түбән Идел краеның Сарытау округы составында оештырыла. Район составына элекке Сарытау губернасы Петровск өязе Петровск вулысы җирләре кертелә.

1934 елдан — Сарытау крае, 1936 елданСарытау өлкәсе составында.

1959 елда район составына юкка чыгарылган Жерновка районы (үзәге — Берёзовка) территориясе кертелә. 1963 елда район составыннан Петровск шәһәре чыгарыла.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
55 336 24 360 17 632 15 104 16 474 14 540

Милли состав

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 72,6% 88,6%
татарлар 8,7% 3,9%
мордва 10,7% 3,5%

Районның 4 торак пунктында татарлар, 3 торак пунктында — мордва күпчелекне тәшкил итә.

Административ бүленеш

  1. Петровск шәһәр җирлеге
  2. Берёзовка авыл җирлеге
  3. Грачёвка авыл җирлеге
  4. Синенькие авыл җирлеге
  5. Новозахаркино авыл җирлеге
  6. Пригородное авыл җирлеге

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр