Турки районы

Турки районы (рус. Турковский район) — Сарытау өлкәсе составына керүче муниципаль район.

Административ үзәк — Турки шәһәр тибындагы бистәсе.

Тарих

Район 1928 елның 23 июлендә Түбән Идел краеның Балашау округы эчендә оештырылган. Аның составына элекке Сарытау губернасы Балашау өязе Турки вулысы терриориясе кертелгән.

1934 елдан — Сарытау крае, 1936 елдан — Сарытау өлкәсе составында.

1954—1957 елларда Балашау өлкәсе составында булган. 1963 елда юкка чыгарылган, әмма ике елдан соң яңадан оештырылган.

Халык

1939[1] 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
29327[8] 38204 26959 21854 18409 15852 12834

Милли состав (2010): урыслар (96%).[9][10]

Административ бүленеш

Турки районы составына 1 шәһәр җирлеге һәм 8 авыл җирлеге керә.

Танылган шәхесләр

  • Иван Аношин (1904-1991, Шепелёвка авылы), СБКФнең Башкортстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе (1939-1942).

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Калып:Турки районы

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр