Красный Кут

Кызыл Кут (рус. Красный Кут) — Россия территориясендә урнашкан шәһәр, Сарытау өлкәсенең Кызыл Кут районы үзәге.

Халык саны — 14 420 кеше (2010 ел).

География

Шәһәр Ярыслан елгасында, Сарытаудан 117 километр көньяк-көнчыгышрак урнашкан.

Тарих

1837 елда Харьков губернасыннан килгән крәстәннәр тарафыннан нигезләнгән.

1922—1944 елларда — Идел буе алманнарының АССРы Кызыл Кут кантоны үзәге. 1941 елдан Сарытау өлкәсенең Кызыл Кут районы үзәге булып тора.

Халык

Халык санының үзгәрүе:

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
14 805 17 087 16 822 17 495 15 334 14 420

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар – 82,3%, украиннар – 4,3%, казакълар – 3,6%, татарлар – 2,7%, әрмәннәр – 2,2%. [8]

Искәрмәләр

  1. ↑ Федеральный закон от 22.11.2016 № 395-ФЗ (рус.) — 2016.
  2. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  3. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-08-07 
  8. ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2018-06-15, retrieved 2014-07-17 

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә