Россия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Россия
рус. Россия[1]
рус. Российская Федерация[2]
Байрак[d]Илтамга
Flag of Russia.svgCoat of Arms of the Russian Federation.svg
Һәштәге russia, Russland и Россия
Мәктәптә укымаган балалар саны 368 000[3]
ХФӘ билгесе ˈɾʉʂlɑn
Тизлек чикләмәсе 90 км/сәг, 60 км/сәг и 110 км/сәг
Кулланылган тел рус теле[4], чиркәү славян теле[d], таулы чирмеш теле, халх[d], луговомарийский язык[d], таулы яһүдләр теле[d], карагасский язык[d], чирмеш теле, Керек теле, Алтай теле, Алеут-медный теле, төньяк алтай теле, даргин телләре[d], cебер татар теле, Хварши теле, Ахвах теле, тат теле, бабинский саамский язык[d], фин теле, Чамалин теле, Гунзиб теле, южноюкагирский язык[d], Ботлих теле, Годоберин теле, Каратин теле, Багулал теле, старославянский язык[d], камасинский язык[d], Коми теле, ойратский язык[d], Ненец теле, комык теле, лак теле, Коряк теле, нивхский язык, агул теле, Ливвик сөйләме, Нганасан теле, йоканьгско-саамский язык[d], рутул теле, северноюкагирский язык[d], Нанай теле, колтта-саамский язык[d], ар теле, Коми-пермь теле, Удэгей теле, ульчский язык[d], Юг теле, Тофалар теле, цахур теле, рус ишарә теле, Тиндаль теле, адыгэ теле, Сиреник теле, Науканский язык[d], Юит теле, мукшы теле, Алютор теле, Вепс теле, даргин теле, татар теле, Абазин теле, башкорт теле, авар теле, Чукот теле, бурәт теле, Чулым татар теле, Водь теле, Долган теле, Хванал теле, лезги теле[d], эрзя теле, чуаш теле, чечен теле, Гинух теле, Эвен теле, кабарда теле, Карачай-балкар теле, Калмык теле, Хакас теле, Кет теле, Ороч теле, Хант теле, карел теле, кильдинский саамский язык[d], Ижора теле, Негидаль теле, Ингуш теле, Камчадал теле, нугай теле, Уйльта теле, людиковское наречие[d], силкүп теле, осетин теле, Манси теле, Тыва теле, шор теле, Коми-зырянский язык[d], Цез теле, табасаран теле, Анди теле, якут теле, Собственно карельское наречие[d], Törki awar tele, Russia Buriat[d], Tundra Enets[d], пэ-бай[d] и Арчин теле
Канунбирү органы Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе
SEO_description Россия — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ и Россия — история и географическое расположение, столица, население, государственный строй, флаг, герб и гимн: подробная информация в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Үзәк банкы Россия Федерациясенең Үзәк банкы
Рәсми тел рус теле
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d], 01[d][5], 02[d][5], 03[d][5], 101[d], 102[d] и Q25648811?
Джини коэффициенты 36[6]
Мәдәният Россия мәдәнияте[d]
Электр аергычы төре Schuko[d][7] и Europlug[d][7]
Максималь температура 45,4 °C[8]
Иң түбән ноктасы Каспий диңгезе
Мәҗбүри белем алуның максималь яше 16 яшь
Тәртипне билгеләүче төп текст Россия Федерациясе Конституциясе
Нигезләнү датасы 862[9], 25 октябрь (7 ноябрь) 1917 и 25 декабрь 1991
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Балтыйк диңгезе, Тын океан, Төньяк Боз океаны, Кара диңгез и Каспий диңгезе
Акча берәмлеге
Әүвәлгесе РСФСР
Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин
Мәйдан
Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
Дәүләт башлыгы вазифасы Россия Федерациясе Президенты
Геомәгълүматлар Data:Russia.map
Happy Planet Index score 34,9[11]
Югары мәхкәмә органы Россия Федерациясе Конституцион Мәхкәмәсе[d] и Россия Федерациясе Югары Мәхкәмәсе[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Ауразия
Сәгать поясы UTC+02:00
Шигарь тексты Reveal your own Russia и Datgelwch eich Rwsia eich hun
Нәрсә белән чиктәш Азәрбайҗан, Белоруссия, Кытай, Эстония, Финляндия, Гөрҗистан, Казакъстан, Латвия, Литва, Корея Халык Демократик Республикасы, Норвегия, Абхазия Җөмһүрияте[d], Япония, Америка Кушма Штатлары, Украина, Монголия, Польша, Көньяк Осетия, Аурупа Берлеге и Швеция
Иң көнчыгыш ноктасы 66°04′49″ с. ш. 169°39′11″ з. д.GЯO
Катнашучы договор о ликвидации ракет средней и меньшей дальности[d], война в Абхазии[d] и Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
Переход на грегорианский календарь 14 февраль 1918
Кайда өйрәнелә русистика[d]
Башкала Мәскәү
Нәрсәдән бүленеп чыккан СССР
Обязательное образование (минимальный возраст) 6 яшь
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Россия шәһәрләренең мактаулы гражданнары
Югары дәрәҗәле Интернет домены .ru, .рф[12], .рус[d] и .su
Тема җәгърафиясе география России[d]
Административ бүленеше Адыгея, Алтай Республикасы, Башкортстан, Бүрәтия, Дагстан, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Калмыкия, Карачай-Чиркәсия, Карелия, Коми Республикасы, Ставрополь крае, Мари Иле, Мордовия, Якутия, Төньяк Осетия, Татарстан, Тыва, Удмуртия, Хакасия, Чечня, Чуашстан, Кырым Җөмһүрияте[13], Алтай крае, Краснодар крае, Красноярск крае, Приморье крае, Хабарау крае, Амур өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Архангельск өлкәсе, Белгород өлкәсе, Брәнск өлкәсе, Владимир өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Вологда өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Иванау өлкәсе, Өркет өлкәсе, Калининград өлкәсе, Калуга өлкәсе, Камчатка крае, Кемерово өлкәсе, Киров өлкәсе, Кострома өлкәсе, Курган өлкәсе, Курск өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Липецк өлкәсе, Магадан өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Мурманск өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Новгород өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Омск өлкәсе, Ырынбур өлкәсе, Орёл өлкәсе, Пенза өлкәсе, Пермь крае, Псков өлкәсе, Ростов өлкәсе, Рязань өлкәсе, Самар өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Смоленск өлкәсе, Тамбов өлкәсе, Тверь өлкәсе, Тум өлкәсе, Тула өлкәсе, Төмән өлкәсе, Сембер өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Байкал арты крае, Ярославль өлкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Акъяр[13], Яһүд айрат өлкәсе, Ненец автономияле округы, Хант-Манси автономияле округы, Чукотка автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле бүлгесе, Донецк Халык Республикасы, Луганская Народная Республика[d], Запорожская область[d] и Херсон өлкәсе
Тимер юл хәрәкәте ягы уң[d]
Демоним россияне, россиянин, россиянка, rus, russa, russos, רוסי, רוסייה, ruși, rus, rusoaică, রুশ, russa, russo, russi, russe, rysk, ryskt, rusce, rusu, rusa, venelased, russländisch, Russe, Russen, Russin, Russinnen, rusa, rusos, rusas, Rus, Ruska, Rusové, Russe[14] и russe
Гимн Россия гимны
BTI Status Index 6,14[15], 5,94[15], 5,7[15], 5,73[15], 5,24[15], 5,06[15], 5,31[15], 5,3[15] и 5,27[16]
Харита сурәте
Балигълык яше 18 яшь
Иң төньяк ноктасы 81°51′ с. ш. 59°14′ в. д.GЯO
Дәүләт
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 21,6
Иң көньяк ноктасы 41°12′56″ с. ш. 47°50′50″ в. д.GЯO
Гомер озынлыгы 71,59293 ел[17]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Америка Кушма Штатлары, Кытай, Алмания, Сербия, Һиндстан, Япония, Вьетнам, Венесуэла, Куба, Мисыр, Төркия, Канада, Бразилия, Италия, Франция, Аргентина, Исраил, Замбия, Кабо-Верде, Монголия, Аустралия, Көньяк Осетия, Абхазия Җөмһүрияте[d], Йәмән, Азәрбайҗан, Ирландия, Индонезия, Аурупа Берлеге, Сүрия, Көньяк Корея, Белоруссия, Изге тәхет[d], Корея Халык Демократик Республикасы[18], Норвегия, Мексика, Греция, Пакьстан, Латвия, Мадагаскар, Австрия, Бангладеш, Болгария, Әрмәнстан, Fiji, Таҗикстан, Польша, Гарәп Лигасы, Сан-Марино, Зимбабве, Вануату, Үзбәкстан, Уругвай, Бөекбритания, БГӘ, Уганда, Төрекмәнстан, Тунис, Тринидад һәм Тобаго, Таиланд, Танзания, Швейцария, Швеция, Эсватини, Судан, Шри-Ланка, Испания, Көньяк Судан, Көньяк Африка Җөмһүрияте, Словения, Словакия, Сингапур, Сейшел утраулары, Сенегал, Исландия, Албания, Лүксимбур, Маҗарстан, Әлҗәзаир, Кыргызстан, Бельгия, Нигерия, Лесото, Марокко, Гыйрак, Әфганстан, Эквадор, Науру, Намибия, Боливия, Бутан, Коста-Рика, Һондурас, Ливия, Ботсвана, Казакъстан, Бруней, Лаос, Никарагуа, Парагвай, Гватемала, Яңа Зеландия, Панама, Румыния, Хәбәшстан, Ангола, Бәхрәйн, Каратау, Буркина Фасо, Филиппин, Бенин, Мьянма, Камбоҗа, Чили, Конго Демократик Республикасы, Көнчыгыш Тимор, Колумбия, Гайана, Гана, Гвинея-Бисау, Кот-д’Ивуар, Мальта, Кения, Лөбнан, Мозамбик, Мали, Мавритания, Литва, Молдова, Күвәйт, Монако, Непал, Португалия, Төньяк Македония, Конго Җөмһүрияте, Перу, Фәләстыйн[d], Оман, Малайзия, Нидерланд, Экваториаль Гвинея, Гамбия, Кипр, Бүснә-Һәрсәк, Маврикий, Дания, Мальдивлар, Луганск Халык Җөмһүрияте и Донецк Халык Республикасы
Ил башлыгы Владимир Путин
Возраст согласия 16 яшь
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Русиядә җирләнгәннәр
Cтатус официального наблюдателя в организации CERN[19]
Дөнья кисәге Европа и Азия
Башкарма хакимият Россия Хөкүмәте
Илнең мобиль коды 250
Халыкара префикс 8
Тулаем туулар коэффициенты 1,7[20]
Рәсми исем рус. Российская Федерация
Сурәт
Алыштырган РСФСР
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,822[21]
Иң югары ноктасы Эльбрус[d]
Феноменның демографиясе Русия халкы
Рәсми бәйрәм Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, Беренче май, Җиңү көне, Россия көне, Халык бердәмлеге көне и Яңа ел көне[d]
Һәйкәлләр исемлеге Единый государственный реестр объектов культурного наследия[d]
Халык саны
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы[23], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[24], Интерпол[25][26], БДБ, БМО Иминлек Шурасы[27], ОБСЕ, Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасы[d], Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Missile Technology Control Regime[d][28], Союз дәүләте[d], ŞXO[29], Арктический совет[d], APEC, Большая двадцатка[d], Центрально-Азиатское сотрудничество[d], BRICS, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Совет государств Балтийского моря[d], Региональный форум АСЕАН[d], Ядерный клуб[d], Организация Договора о коллективной безопасности[d], Договор по открытому небу[d], Группа ядерных поставщиков[d][30], Химик коралларны тыю оешмасы[d][31][32], Халыкара гидрография оешмасы[d][33], Group on Earth Observations[d], Бөтендөнья почта берлеге[34][35], Халыкара телекоммуникацияләр береге[d][36], Халыкара гражданнар иминлеген саклау оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[37], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[38], Зона свободной торговли СНГ[d], Совет Баренцева/Евроарктического региона[d] и БРИК[d]
Хөкүмәт башлыгы вазифасы Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе
Номер тамгасы коды RUS
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][39]
Феноменның икътисады экономика России[d]
... хөрмәтенә аталган Киев Русе
Общий объём экспорта 337 800 000 000 $[40], 497 800 000 000 $[40], 281 900 000 000 $[41] и 353 000 000 000 $[41]
Рәсми веб-сайт

gov.ru(рус.)


Ачык мәгълүматлар порталы Q96997760?
SEO_title Россия — Рувики: Интернет-энциклопедия, Россия: — столица, расположение и население, флаг и герб, история и Россия — столица, расположение и население, флаг и герб, история
Илнең GS1 коды 460-469
Нинди вики-проектка керә Проект:Россия[d]
Рәсми дине не относится к определённой религии[d][2]
BTI Governance Index 3,87[15], 3,88[15], 3,45[15], 3,99[15], 3,91[15], 3,17[15], 3,52[15], 3,47[15] и 3,48[16]
Никахка керү яше 16 яшь[42], 18 яшь[43][44], 15 яшь и 14 яшь
Диңгездәге идентификацияләү номеры 273
Демократия индексы 3,31[45]
Илнең телефон коды +7
Идарә итү формасы вәкиллекле демократия[d], федератив республика[d] и смешанная республика[d]
Кыскача исем 🇷🇺 и Россия
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Категория:Фильмы, снятые в России[d]
Иң көнбатыш ноктасы 54°27′30″ с. ш. 19°38′22″ в. д.GЯO
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 20 процент
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 442 844
Inequality-adjusted Human Development Index 0,751[46]
Логотип РУВИКИ.Медиа Россия РУВИКИ.Медиада

Россия яки Рәсәй, кайвакыт Русия (рус. Россия), рәсми исеме Россия Федерациясе (рус. Российская Федерация, РФ) — Евразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт; федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Россия Империясе җирлегендә барлыкка килгән республикаларның иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Россия Республикасы, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.

Россиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Россия империясе җимерелә һәм Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килә. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.

Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Россия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Европа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5 % алып тора. Халык исәбе 142 914 мең кеше (2010). Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Россиядәге халык саны кими бара. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9 % шәһәрләрдә торалар. Иң күпсанлы халык — руслар (79,8 %), башка күпсанлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) (2002). Диннәре христиан (православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — рус теле. Дәүләт башлыгы — президент.

Географик мәгълүмәт

Россиянең географик харитасы

Россия Җир шарының иң зур кыйтгасына — Евразиягә урнашкан һәм дөньяның ике кисәге — Европа һәм Азия территориясенең шактый өлешен биләп тора. Ул Төньяк ярымшарда, нигездә, илленче параллельдән төньяктарак ята, һәм Төньяк поляр түгәрәк (так какнең 66°30') безгә, Россия халкына, бик еракта кебек тоелмый, чөнки аның артында Кола ярымутравы да, Печора һәм Об елгалары түбәнлекләре дә, Урта Себернең гаять зур киңлекләре дә, шулай ук, Чукот ярымутравының бер өлешен кертеп, ерак төньяк-көнчыгыш районнар да ята.

Илнең географик урынының бу үзенчәлеге бөтен табигатьтә һәм кешенең хуҗалык эшчән-легендә чагыла. Россияне өч океан суы юа: көнбатыштан — Атлантик океан, төньяктан — Төньяк Боз океаны, көнчыгыштан — Тын океан.

Россия җире кыйтга һәм утрау өлешләреннән тора. Шуңа күрә иң ерак төньяк нокталары ике. Утрау ноктасы Франц-Иосиф Җире архипелагында Рудольф утравында ята; бу — Флигель борыны (так как нең 81°49' ында). Россиянең иң ерак төньяк кыйтга ноктасы — Челюскин борыны (так как нең 77°43' ында) — Таймыр ярымутравында урнашкан, һәм ул Евразия материгының иң төньяк ноктасы булып тора.

Илнең иң ерак көньяк ноктасы Төньяк Кавказда урнашкан Дагстан Республикасында Базардюзю тавыннан көньяк-көнбатыштарак (к.к.нең 41°11’ында) Азәрбайҗан белән чиктә урнашкан. Илебез территориясенең төньяктан көньякка озынлыгы 4 мең км га якын.

Иң ерак көнбатыш нокта (кч. оз. ның 19°38' ында) Балтыйк диңгезенең Гданьск култыгындагы комборынында Калининград шәһәре янында ята.

Иң ерак көнчыгыш нокталар, төньякныкы кебек, ике: утрау ноктасы — Беринг бугазында Ратманов утравында (кб.оз.ның 170° ында, так какнең 65°30' ында); кыйтга ноктасы — Чукот ярымутравында Дежнев борынында (кб.оз.ның 169°40' ында). Россиянең кыйтгадагы иң ерак көнчыгыш ноктасы Евразия кыйтгасының да көнчыгыш ноктасы булып тора. Иң ерак көнбатыш һәм көнчыгыш нокталары арасындагы ераклык 10 мең км дан артыграк. Россиянең көнбатыштан көнчыгышка озынлыгын күз алдына китерү өчен, аның территориясе, Көнбатыш ярымшарда башланып, бөтен Көнчыгыш ярымшар буенча сузылуына игътибар итәргә кирәк (озынлыгы градусларда үлчәгәндә якынча 171°).

Россиянең чикләре

Россиянең чикләренең озынлыгы — 60 932 мең км. Бу — Җир шарын экватор буенча бер ярым тапкыр әйләнеп чыгарга җитәрлек. Россиянең көнбатыш һәм көньяк чикләре күбесенчә — коры җирдән, ә төньяк һәм көнчыгышы диңгездән уза.

Көнбатыш чигендә ачык беленеп торган табигый чикләр юк диярлек. Ул Баренц диңгезендә Рыбачий ярымутравыннан көнбатышка таба башлана һәм Кола ярымутравының көнбатыш чите буйлап дәвам итә. Анда Норвегия белән чик уза; көньяктарак аны Балтыйк диңгезендәге Фин култыгына кадәр дәвам итүче Финляндия белән чик алыштыра.

Фин култыгыннан алып Азак диңгезенә кадәр булган гаять зур киңлектә Россия Эстония, Латвия, Беларус һәм Украина белән чиктәш. Азак диңгезенең Таганрог култыгыннан көнбатыш чик, Азак диңгезе буйлап барып Арабат борынын һәм Ур муенын кисеп үтә. Калининград өлкәсе көнбатышка еракка кереп тора. Бәйсез дәүләтләр — Эстония, Латвия, Литва барлыкка килү нәтиҗәсендә, ул Россиянең төп территориясеннән аерылып калган. Калининград өлкәсе Польша һәм Литва белән чиктәш.

Көньяк чик башта Ур муенын кисеп үтә, Каркинит култыгын, аннан соң Кара диңгез буйлап бара, аннан Адлер янында тауларга күтәрелә һәм Зур Кавказның Субүләр сырты буенча Россияне Гөрҗистаннан һәм Азәрбайҗаннан аера. Идел дельтасыннан Алтай тауларына кадәр арада дуга булып Казакъстанны читләтеп үтә. Аннан соң Россия, Япон диңгезе яр буйларына чыгып, Монголия, Кытай һәм Корея белән чикләшә.

Илнең көнчыгыш чиге Тын океан диңгезләре ярлары буйлатып бара. Монда Япония һәм АКШ — иң якын күршеләр. Россиянең Сәхәлин һәм Курил утрауларын Япониянең Хоккайдо утравыннан Лаперуза һәм Кунашир бугазлары аерып тора. Россия белән АКШ арасындагы чик Беринг бугазында Россиянең Ратманов утравын АКШның Крузенштерн утравыннан аерып торган тар бугаз (5 км) буенча уза.

Төньякта Россия киң фронт белән Төньяк Боз океаны диңгезләренә чыга. Монда Арктиканың Россия секторы аерыла. Аның чиге Ратманов утравы һәм Россия-Норвегия чигенең төньяк ноктасыннан (Рыбачий ярымутравы районында) Төньяк полюска кадәр меридианнар буенча узган. Дәүләтләрнең, шул исәптән Россиянең дә, диңгез чикләре ярдан 12 миль (яки 22,2 км) ераклыкта узуы килешенгән, аннан ары — 200 мильле икътисади зона, шуннан соң — ачык диңгез.

Тарих

Төп мәкалә: Россия тарихы

Башлангыч тарих

Археология яңа мәгълүмәте буенча, хәзерге Россия территориясендә борынгы кеше эзләрнең яше — 3-2 миллион безнең эрага кадәр. Алар Себер, Төньяк Кавказ һәм Кубан җирләрендә табылганнар. Якынча 150 000 елда безнең эрага кадәр, әлегә булган шелль мәдәнияте мустьер мәдәниятенә үзгәртелгән. Шундый тибындагы тукталышлар Россиянең Европа өлешендә киң таралганнар.

Россиядә дөньяның иң иске неоантроп Воронеж өлкәсендә тукталыш — Маркина тавы урнашкан (50 000 б.э.к).

Безнең эрага кадәр VI—V гасырларда Кара диңгезнең буенда грек колнияләре барлыкка килә, соңрак алар урынында Скиф патшалыгы, Боспор патшалыгы оештырыла. 552745 елларда хәзерге Россия территориясенең өлешендә Төрки каһанлыгы урнашкан; 650969 елларда Түбән Иделдә, Төньяк Кавказда һәм Азак диңгезе буенда Хәзәр каһанлыгы урнашкан.

Идел буе Болгары

Төп мәкалә: Идел буе Болгары

632 елда Кырым ярымутравында урнашкан Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бер туганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.

Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг , өченчесе — Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Котраг хан җитәкчелегендәге өченче төркеме (кутригурлар) Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән һәм анда 671-675 еллар тирәсендә Идел буе Болгары нигезләгән.

Алмыш әмир хакимлегендә 922 елда Идел буе Болгары рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән.

11-13 гасырда Идел буе Болгары дәүләте чәчәк ату чоры булган. Идел буе Болгары белән Киев Русе мөнәсәбәтләр каршылыклы булган, кайчакта ачлык вакытында Идел буе Болгары дәүләте Руськә бодай белән булышкан, кайчакта Идел юлы өчен бәрелешләр дә булган.

1223 елда Чыңгызхан гаскәре бердәм рус-кыпчак гаскәрен Калка елгасында тар-мар иткәннән соң, монголлар Илел буе Болгары дәүләтендә Җигүле тауларында кискен җиңелә һәм чигенә.

1236 Бату хан озак чолгаудан соң Идел буе Болгары дәүләтен буйсындыра. Идел буе Болгары Алтын Урда дәүләтенә керә.

Алтын Урдага Русьнең (Киев, Мәскәү Русе) зур өлеше, Идел буе Болгары, Кавказ әмирлекләре, Әзәрбайҗан (Җәнибәк чорында), Казакъстан (Ак Урда), Үзбәкстан (Хөрезм), Кырым, Себер кергән.

Алтын Урда территориясе бүгенге Россия территориясенә туры килә (Украинадан, Әзәрбайҗаннан, Казакъстаннан тыш).

Алтын Урда таркалганнан соң аның күбесе өлешләре Россиягә кертелгән.

Киев Русе

Төп мәкалә: Киев Русе

IX гасырның уртасында (елъязмалар буенча, 862 елда) Россиянең Европа өлешендә көнбатыш славян, фин-угыр, төрки һәм балт кабиләләрнең берлеге барлыкка килә. 882 елда Күрәзә Олег, Новгород кенәзе, Киевны яулап ала һәм Киев Русен төзи. Яңа дәүләт составына барлык көнбатыш славяннар җирләре, кайбер фин-угыр, балт һәм төрки халыкларның җирләре керәләр. Бер үк вакытта төньяк-көнбатыш Русьның славян колонизацияләү (буйсындыру) процессы барган. Владимир кенәзе заманында (988 елда) Русь христианлыкны кабул итә. Ярослав Зирәк Рус Правдасын — рус кануннарның беренче җыентыгын раслаган.

1132 елда, Мстислав — Владимир кенәзе үлгәннән соң, Русь берничә кенәзлеккә таркала: Новгород кенәзлеге, Владимир-Суздаль кенәзлеге, Галич-Волын кенәзлеге, Чернигов кенәзлеге, Рязань кенәзлеге, Полоцк кенәзлеге, Смоленск кенәзлеге, һ.б.

Рус кенәзлекләре

Төньяк-көнбатыш Русьтә XII гасырдан Владимир-Суздаль кенәзлеге күтәрелә, аның хакимнәре (Андрей Боголюбский, Всеволод Зур Оя), Киев өчен көрәшеп, үз төп резиденцияне Владимирда калдыралар; нәтиҗәсендә, Владимир яңа Русь үзәге булып китә. Иң куәтле кенәзлекләр шулай ук Чернигов, Смоленск һәм Галич-Волын кенәзлекләре булганнар.

Алтын Урда чоры

12371240 елларда Бату хан җитәкләгән татар-монгол гаскәрләре Киев Русенең күпчелек кенәзлекләрен яулап ала. Төрки телле халык Бату хан гаскәрендә күпчелек тәшкил иткән һәм татарлар дип аталган, соңрак шул атама Алтын Урданың бар халкына беркетелгән. Русьның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җирләрдә торучы халкы башка җирләргә күчә.

Русь кенәзлекләренең күбесе Рус Олысы буларак Алтын Урда эченә керә яисә Алтын Урдага нык бәйле була. Русь кенәзлекләре Алтын Урдага ясак түли башлыйлар, хакмиятне Алтын Урда ханы рөхсәтеннән генә алырга мөмкин булган. Ясак зурлыгы — керемнәрнең 10 % булган.

Александр Невский 1240 елда Алтын Урда белән хезмәттәшлекне сайлаган, Бөек Ханга буйсынган һәм ясак түләргә риза булган, алманнарга (алпар — тәречеләргә) каршы сугыша башлаган.

XII гасырда Новгород җирләре алпар-тәречеләр һәм шведлар белән берничә кораллы низагларда катнашкан. 1240 елда Александр Невский Нева сугышында швед гаскәрен җиңә, ә 1242 елда Чудь күлендә тевтон рыцарьләрен тар-мар итә. Галич җирен XIV гасырның уртасында Польша басып ала, Русьның зур өлеше Бөек Литва кенәзлеге эченә керә.

Бөек Тартария харитасы, Амстердамда 1705 елда бастырган

XIV гасырның башыннан рус кенәзлекләре арасында яңа үзәк — Мәскәү кенәзлеге формалаша. Мәскәү кенәзләре Владимирда кенәзлек итү өчен көрәштә җиңәләр. Бөек Владимир кенәзе ясак җыючы һәм Русь территориясендә баш хакиме булып торган. Алтын Урданың Үзбәк ханы карары нәтиҗәсендә: 1363 елдан кенәзлек итүенә ярлыкны күбәсенчә Мәскәү кенәзләре алалар. Үзбәк хан үзе Мәскәү кенәзен — Иван Калита — баш баскак (салымны җыючы) итеп раслаган, шулай итеп Алтын Урда ханы үзе Мәскәүне акча үзәгенә әйләндергән.

Җәнибәк хан үлгәннән соң, аның улы Бәрдибәк хакимлегендә бастыру сәясәте һәм чуалышлар башланган. Бастырудан качкан күп морзалар Рус кенәзлегенә күчкән, анда алар христианлашканнар һәм руслашканнар. Алар арасында бөек Россия шәхесләренең бабалары: Лев Толстой, Суворов, Нахимов, Кутузов, Ушаков, Булгаков, Бердяев, Нарышкин, Тургенев, Чаадаев, Есенин, Карамзин, Минин, Годунов, Татищев һәм бүтән татар нәселләреннән чыкканнар.

Алтын Урда таҗы өчен эчке көрәш нәтиҗәсендә 1350 еллардан Алтын Урданың көчсезләнә башлый.

Файл:Golden Horde 1389.svg
Алтын Урда биләмәләре, 1389 ел, Аксак Тимер һөҗүме башланганчы. Мәскәү һәм Көнчыгыш Русь Алтын Урдага бәйле булган.

Алтын Урданың ватандашлар сугышында (14 гасырның икенче яртысы) хәтта төмәнчеләр (темник — 10 меңле гаскәр сардары) хакимияткә килгәннәр. Мәсәлән Мамай морза — 10 меңле гаскәр сардары булып Алтын Урда ханы буларак үзенне игълан иткән. Канунлы хан Туктамыш Алтын Урда таҗын кайтарырга ниятләгән һәм Мамай белән Туктамыш хан ватандашлар сугышы башланган. Шушы сугышта рус кенәзләр актив катнаша. Мәскәү кенәзе Дмитрий Донской Туктамыш ягын яклаган, һәм аның ягында Мамайга каршы сугыша башлаган. Берничә бәрелешләр нәтиҗәсендә Мамай бәреп төшерелгән һәм Туктамыш — Алтын Урда ханы буларак игълан ителгән.

1382 елда Туктамыш хан Мәскәүнең хыянәте (Литвага күчү) бастырып Мәскәүне басып ала.

Ләкин Туктамыш ханга каршы Маверанахр дәүләтенең хакиме Аксак Тимер сугыша башлаган. Аксак Тимер бик сәләтле сәргаскәр булган, һәм 1391 елда Кондырча елгасында һәм 1395 елда Терек елгасында Туктамыш гаскәрен җиңгән. Кондырча елгасы буендагы сыман, баштарак татарлар оста гына сугышалар, әмма дошман гаскәренең аяусыз сугышуына ахыргача каршы тора алмыйлар—җиңеләләр. Шуннан Туктамыш төньякка, Болгар ягына кача. Аны эзәрлекләп Аксак Тимер күптәнге хыялын тормышка ашыра — Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бәркәне, тагын күп кенә әһәмиятле шәһәрләрен җимерә-җимерә Кырымга чаклы барып җитә. Сарай-Бәркә, Гөлстан, Үкәк, Бәлҗәмин, Маҗар кебек шәһәрләрне тәмам кырып ташлый, җир белән тигезли.

Аксак Тимер һөҗүмнәреннән соң Алтын Урда зәгыйфьләнә һәм таркала башлый.

Рус кенәзлекләрен берләштерү. Мәскәү дәүләтнең барлыкка килүе

14 гасыр ахырында Алтын Урда гаскәре Аксак Тимер гаскәреннән ике зур җиңелүне кичерә, һәм хәрби җиңелү нәтиҗәсендә таркала башлый. Эре бердәм дәүләт урынында Казан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Зур Урда (соңрак Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы), Касыйм ханлыгы, Себер ханлыгы, Әбелхаер ханлыгы барлыкка килә.

Иван III заманында Мәскәү кенәзлеге (Иван Калита идарә иткән чорыннан нәкъ Мәскәү рус кенәзлекләреннән ясак җыеп Алтын Урданың башкаласына җибәргән) Алтын Урданың варисларына ясак түләвен туктый. 1480 елда Угра бәрелеше нәтиҗәсендә Мәскәү кенәзлеге Зур Урдага ясак түләвеннән баш тарта. Әлеге вакыйга зур пропагадистик әһәмияткә ия, чөнки Зур Урданың башкаласы Сарай-Бәркә шәһәрендә урнашкан, чынында халык саны буенча Зур Урда Казан ханлыгы һәм Кырым ханлыгына караганда ким булган.

1484 елда Мәскәү бөек кенәзе Иван III Касыйм нәселеннән чыккан Мөхәммәд-Әмингә Казан тәхетендә утырырга булыша, нәтиҗәдә Казан ханы Мәскәү белән «мәңге солых килешүен» имзалый һәм Мәскәү Казанга да ясак түләвен туктый, шул ясак 1445 елдагы Суздаль янындагы сугыштан соң түләгән булган. Чынында Мәскәү Касыйм ханлыгына 1681 елга кадәр акча җибәрә, ләкин ул ханлык бәйсез булмаган инде.

1497 елда рус дәүләтенең кануннар җыентыгы (Судебник) чыгарыла. Мәскәү кенәзлеге үз тирәсендә төрле рус кенәзлекләрен берләштереп, Мәскәү рус дәүләтенә әверелә (көнбатышта аны Московия еш йөртә). Василий III Мәскәү дәүләтен берләштерүне дәвам итә, Бөек Литва кенәзлеге һәм Казан ханлыгы белән сугышларын үткәргән.

1505 елда Василий III гаскәре Казан янындагы сугышта җиңелә.

1547 елда Иван IV патша титулын ала. XVI гасырның икенче яртысында Мәскәү дәүләте Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыгын басып ала.

15581583 елларда Русь уңышсыз булган Балтыйк диңгезенә чыгу өчен Бөек Литва кенәзлеге (соңрак — Речь Посполитая) белән Ливон сугышында катнаша. Тын, Терек һәм Җаек буйларында казак авыллары барлыкка киләләр; 1570 елда Донс казак гаскәре, 1571 елда — Урал казак гаскәре, 1577 елда — Терек казак гаскәре оештырылалар.

Европаның Татарстан харитасы, 1684 ел

Фетнәле заман. Романовлар династиясенең патшалык итә башлавы.

Явыз Иван үлеменнән соң озакламыйча Россия Фетнәле заман (рус. Смута) башлана. Ул бәла-казалар, поляк һәм швед интервенция, сәяси, икътисади, дәүләти һәм иҗтмагый кризислары белән истә калган.

1610 елда поляк гаскәре Мәскәүгә, 1611 елда швед гаскәре Новгородка керә. 1612 елның 1 ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелеге астында ополчениесе Китай-городны ала; 5 ноябрьдә поляклар капитуляциялиләр.

1613 елның Земский соборында Михаил Романовны патша итеп сайлана. Михал Романов заманында руслар Көнчыгыш Себерне үзләштерергә башлыйлар һәм Тын океанга чыгалар. 1654 елда Россия составына Украина керә.

Россия империясе

Шулай ук карагыз: Россия империясе

Пётр I

Барлыкка килүе, XVIII гасыр

Пётр I эчке һәм тышкы сәясәтендә кискен үзгәрлешләрне үткәрә. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә көчле швед армиясе тар-мар ителә, Балтыйк диңгезенә чыгу ачыла, Нева тамагында Петербург шәһәре төзелә.

1721 елда Россия империя булып игълан ителә.

Пётр I үлеменнән соң Россиядә сарай переворотлары чоры башлана — 17251762 елларда рус тәхетендә алты патша алышынды.

Елизавета Петровна заманында Мәскәү университеты нигезләнә, рус армиясе Җидееллык сугышында Пруссия белән уңышлы сугыша.

Екатерина II заманында 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Россия Кара диңгезгә чыга; кәгазьле акча барлыкка килә, Идел буена алман колонистлары килеп урнаша, 1783 елда Россия составына Кырым ханлыгы керә, Американы үзләштерү башлана.

XIX гасыр

К. Кольман. Декабрьчеләр фетнәсе.

XVIII гасырның ахырында Россия революцион Францияга каршы коалициягә керә һәм Наполеон сугышларында катнаша. 1805 елның 15 сентябрьдә — Россия Наполеонга беренче сугышны игълан итә.

Союзниклар Европада җиңеләләр, сугыш Россия территориясенә күчә. Наполеонның Мәскәүне басып алуына карамастан, сугыш Наполеон армиясенең тар-мар ителү белән тәмамлана. 1813 елда рус армиясе француз гаскәрләреннән Алманияне азат итә, ә 1814 елда Парижны басып ала.

Сугыштан соң Россиягә революцион идеяләре тарала башлаганнар, бу декабрьчеләр фетнәсенә алып китерә.

XIX гасырның икенче чирегендә Россия Төньяк Кавказ халыкларның буйсындыру белән тәмамланган Кавказ сугышын башлый; шул ук вакытта Россия составына казакъ жузлары керәләр.

1856 елда Россия Кырым сугышында җиңелә.

Александр II заманында Россиядә крепостной хокукы юкка чыгарыла (1861), һәм тагын берничә либераль реформа үткәрелә.

1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Россия составына Карс өлкәсе һәм Дунай дельтасы кертеләләр, балкан илләре (Болгария, Сербия һәм Черногория) бәйсезлеккә ирешәләр.

XX гасыр

XIX гасырның ахырында — XX гасырның башында Россиядә сәяси партияләр барлыкка килә: кадетлар, большевиклар, эсерлар, һ. б.

19041905 елларның Рус-япон сугышы нәтиҗәсендә Россия Сәхәлинның көньяк өлешен һәм Курил утрауларны югалта.

Совет дәвере

Россия ватандашлар сугышы

1917 елдан Февраль һәм Октябрь инкыйлабыннан соң 1922/1923 елларга хәтле элекке Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Россия империясе территориясендә килеп чыккан сәяси, этник һәм социаль төркемнәр арасында кораллы низаг.

Бөек Ватан сугышы

1941 елның 22 июньдә, сугыш игълан итмичә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүен өзеп, алман-фашист гаскәрләре ССРБ территорияснә бәреп керәләр. Иң башта Алмания һәм аның союздашлар зур уңышлыкка ирешәләр, ләкин Мәскәүне һәм Ленинградны ала алмыйлар һәм сугыш озакка сузылган сугыш характерын ала. Сталинград һәм Курск сугышлары нәтиҗәсендә совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр һәм 1945 елда Берлинны алалар.

1945 елгы Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, ССРБ үзенә Курил утрауларны һәм Көньяк Сәхәлинны кире кайтарыла.

Шулай ук карагыз:

Россия Федерациясе

1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының 2нче корылтае Россиянең дәүләт сиядәте турында Бәян кабул итә. Россия үз эчендәге җөмһүрият һәм өлкәләр белән үзара мөнәсәбәт төзи. 1994 елның Февралендә Татарстан белән РФ арасында шартнамә төзелә([["Россия Иттихады дәүләт хакимияте марҗигълары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте марҗигълары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләт алмашу турында" шартнамә]]).

1994 елның декабрьдә Россия танылмаган Ичкериянең кораллы оешмаларнына каршы сугыш хәрәкәтләрен башлый.

2008 елның августта Россия Төньяк Осетиядә булган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Шул конфликт нәтиҗәсендә Россия Көньяк Осетиянең һәм Абхазиянең бәйсезлеген таный. 2014 елда Россия рәсми рәвештә Кырымны кушылу турында игълан иткән.

Халык

Эре шәһәрләр

Шулай ук карагыз: Россия шәһәрләре исемлеге

Red Square, Moscow, Russia.jpg
Мәскәү
Palace Square, Saint Petersburg, Russia.jpg
Петербург
Файл:Novosibirsk Vauhxall.jpg
Новосибирск
Yekaterinburg skyline2.jpg
Екатеринбург

Урын Шәһәр РФ субъекты Халык саны

Файл:Nizhny Novgorod. Kremlin and Strelka.jpg
Түбән Новгород

Самар
Омск. Фонтан на театральной площади и городской совет.jpg
Омск
Kremlin Qazansu.JPG
Казан

1 Мәскәү Федерация әһәмиятендәге шәһәр 11 514 330
2 Петербург Федерация әһәмиятендәге шәһәр 4 848 742
3 Новосибирск Новосибирск өлкәсе 1 473 737
4 Екатеринбург Свердловск өлкәсе 1 383 448
5 Түбән Новгород Түбән Новгород өлкәсе 1 259 730
6 Самар Самар өлкәсе 1 165 025
7 Омск Омск өлкәсе 1 153 971
8 Казан Татарстан 1 143 546
9 Чиләбе Чиләбе өлкәсе 1 130 273
10 Дондагы Ростов Ростов өлкәсе 1 089 851
11 Уфа Башкортостан 1 062 300
12 Волгоград Волгоград өлкәсе 1 021 244
13 Пермь Пермь крае 991 530
14 Красноярск Красноярск крае 973 891
15 Воронеж Воронеж өлкәсе 889 989
16 Сарытау Сарытау өлкәсе 837 831
17 Краснодар Краснодар крае 744 933
18 Тольятти Самар өлкәсе 719 514
19 Ижау Удмуртия 628 116
20 Сембер Сембер өлкәсе 613 793
[47]


Милли состав

Россия регионнары буенча руслар саны:
>80 %
70—79 %
50—69 %
Милләт 2002 ел, %[48] 2010 ел, %[48]
Руслар 80,64 % 80,90 %
Татарлар 3,87 % 3,87 %
Украиннар 2,05 % 1,41 %
Башкортлар 1,16 % 1,15 %
Чуашлар 1,14 % 1,05 %
Чеченнар 0,95 % 1,04 %
Әрмәннәр 0,79 % 0,86 %
Аварлар 0,57 % 0,66 %
Мордва 0,59 % 0,54 %
Казакълар 0,46 % 0,47 %
Әзериләр 0,43 % 0,44 %
Даргиннар 0,35 % 0,43 %
Удмуртлар 0,44 % 0,40 %
Чирмешләр 0,42 % 0,40 %
Осетиннар 0,36 % 0,39 %
белоруслар 0,56 % 0,38 %
Кабардиннар 0,36 % 0,38 %
Комыклар 0,29 % 0,37 %
Якутлар 0,31 % 0,35 %
Ләзгиләр 0,29 % 0,35 %
Бүрәтләр 0,31 % 0,34 %
Ингушлар 0,29 % 0,32 %
башкалар 3,40 % 3,51 %
милләтне әйтмәделәр 1,46
млн. кеше
5,63
млн. кеше

Россия татарлары

РФда Татарлар (Татарстаннан тыш) Башкортостан, Мари Иле (Чирмешстан), Мордовия, Чуашстан, Дәгъстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Удмуртия, Карелия республикаларында, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округларында, Әстерхан, Волгоград, Иркутск, Киров, Корган, Мәскәү, Ырынбур, Пенза, Рязань, Сарытау, Свердлов, Тум, Мурманск, Архангельск, Ленинград, Вологда, Төмән, Түбән Новгород, Новгород, Сембер өлкәләрендә һ.б. төбәкләрдә күпләп яшиләр.

Федератив төзелеш

Субъекты Российской Федерации 2014.png

Россия Федерациясе 85 субъекттан тора, шул исәптә 22 республика, 9 край, 46 өлкә, 3 федерация күләме шәһәре, 1 автономияле өлкә, 4 автономияле округ.

Россия шулай ук 9 федераль округына бүленә.

Дәүләт төзелеше

Россия конституциясе буенча, Россия Федерациясе — федератив демократик дәүләт.

Президенты — Владимир Путин. Премьер-министры — Михаил Мишустин.

Илдә «Бердәм Россия» фиркасенең йогынтысы зур.

Башкарма хакимияте

Дәүләт башлыгы — бөтен халкы тавыш бирү юлы белән 6 елга сайлана торган президент.

Закон чыгара торган хакимияте

Закон чыгара торган хакимиятне Федераль Җыелышы тормышка ашыра. Федераль Җыелышы ике палатадан (Федерация Шурасы һәм Дәүләт Думасы) тора.

Сәяси фиркаләр

«Сәяси фиркаләр турында» законга туры китереп теркәлгән 42 сәяси фирка бар.[49]

Дәүләти бәйрәмнәр

Кораллы көчләр

Россия Федерациясе кораллы көчләренең эмблемасы

Россиянең Кораллы Көчләре — илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы. Кораллы Көчләренең башсәргаскәр Россия Президенты булып тора. КК белән Саклану министрлыгы һәм Кораллы Көчләре Генераль штабы аша турыдан-туры Саклану министры идарә итә.

2010 елның 5 март хәленә 1 миллион кешедән тора (дөньяда 5-нче урын).[50] КК өч төренә (Коры җир Гаскәрләре, Хәрби-һава көчләре һәм Хәрби-Диңгез Флоты), һәм өч аерым төренә (Һава-Космик саклануы гаскәрләре, Һава десанты гаскәрләре һәм РВСН (стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре)) бүленәләр; шуның өстенә, КК составына Кораллы Көчләр Тылы һәм ККның төрләренә һәм аерым төрләренә кермәүчн хәрби оешмалар керәләр:

  • Эчке эшләр идарәсенең Эчке гаскәрләре;
  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының граждан саклануы гаскәрләре;
  • Тышкы разведка хезмәте;
  • Федераль иминлек хезмәте органнары;
  • Федераль саклау хезмәте органнары.

Икътисад

Төп мәкалә: Россия икътисады

Элекке Советлар Берлегендә чыгарылган барлык нефтьнең 90 % чамасы, газның 73 %, җитештерелгән электроэнергинең 63 %, эшкә яраклы агачның 90 %, чит илләр белән сәүдә әйләнешенең 80 % РФ өлешенә туры килә. ТЭП (2010) — 1,477 трлн $ (бөтенесе), җан башына 15 807 $.

Гомум хәле, төп күрсәткечләре

Сатып алу мөмкинчелеге паритеты буенча тулаем эчке продукты күләме буенча Россия алтынчы урында тора.

Россия тулаем эчке продуктының тармаклы төзелеше, 2011:[51]

  • Авыл һәм урман хуҗалыгы, балыкчылык — 3,6 %
  • Файдалы казылмаларны чыгару — 9,1 %
  • Эшкәртү сәнәгате — 13,6 %
  • Энергетика — 3,2 %
  • Төзү — 5,5 %
  • Сәүдәгәрлек — 16,2 %
  • Транспорт һәм элемтә — 7,5 %
  • Мәгариф һәм сәламәтлекне саклау — 5,7 %
  • Финанслар һәм уңайлыклар — 14,0 %
  • Дәүләт белән идарә итү һәм хәрби иминлеге — 5,0 %
  • Продуктларга алына торган салым — 15,7 %

Сәнәгать

Россия — сәнәгатьле-аграр дәүләт. Дөнья күләмендә нефть чыгару буенча өченче урында тора (434 млн. т, 1998), табигый газ буенча — 1 урында (1999), ташкүмер буенча — 6ы урында (154 млн. т, 1998), электр энергия җтештерү буенча — 4 урында (827,2 млрд. кВт·сәг, 1998), корыч кою буенча — 4 урында (49,8 млн. т, 1999), тимер рудасы чыгару буенча — 4 урында (78,3 млн. т, 1995), алтын табу буенча — 6 урында (130 т, 1998), алмаз табу буенча — 2 урында (16 млн карат, 1993), автомобильләр җитештерү буенча — 11 урында (840 мең, 1998), телевизорлар җитештерү буенча — 6 урында (4 млн данә, 1993), пластмасса җитештерү буенча — 10 урында (2,4 млн. т, 1993), цемент җитештерү буенча — 7 урында (37 млн. т, 1994). Көрән күмер чыгару — 2 урында, чуен кою, күкерт кислотасы җитештерү буенча — 4 урында, минераль ашлама, киҗе-мамык тукымалар җитештерү буенча — 5 урында, әзер прокат, агач материаллары буенча — 6 урында, агач мунчаласы җитештерү буенча — 7 урында (1999).

Авыл хуҗалыгы

Россия дөнья күләмендә бөртекле ашлык җыеп алу буенча җиденче урында тора (1999), бәрәңге җеп алу буенча — 2 урында (31,2 млн. т, 1999), сөт җтештерү буенча — 2 урында (333 млн. т, 1998), терлек ите җитештерү буенча — 7 урында (4,7 млн. т, 1994), елына 261,7 мең т терлек мае җитештерелә (1999), мөгезле эре терлек саны буенча — 6 урында (49 млн баш, 1994), дуңгызлар саны буенча — 3 урында (32 млн баш, 1994), сарыклар саны буенча — 4 урында (46 млн баш, 1994), балык тоту буенча — 6 урында (1999).

Транспорт һәм элемтә

Мурманскиның порт һәм тимер юлы терминалы

Су транспорты

Эре диңгез портлары Новороссийскида, Владивостокта, Находкада, Архангельскдә, Дудинкада, Мурманскида урнашалар.

Елга транспорты күбесенчә Иделдә кулланыла.

Автомобиль транспорты

2010 елда Россия автомобиль юлларының гомум озынлыгы — 1 004 мең километр, шул исәптә каты йөгертмәле автомобиль юллары — ~786 мең километр.[52] Федерация әһәмиятендәге юлларының гомум озынлыгы — ~50 мең километр, регион әһәмиятендәге юлларының гомум озынлыгы — ~450 мең километр. Автомобиль юлларының гомум озынлыгы Россия дөньяда җиденче, ә Европада икенче урынында тора. Каты йөгертмәле автомобиль юлларның тыгызлыгы — 1 мең кешегә 5,3 километр.

Тимер юл транспорты

Россия тимер юлларының схемасы

Тимер юл транспорты XIX гасырның уртасында киң үсеш ала башлаган. Беренче эре тимер юл магистрале, Мәскәү — Петербург, 1851 елда сафка баса. Транссебер магистрале эксплуатациягә 1892 елда бирелә, Россия империясе территориясе генә аша хәрәкәте 1916 елда башлана.

Хәзер тимер юл 83 субъектларның 78-да тимер юл бар, аларның гомум озынлыгы якынча 83 мең километрга тиң, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — ~ 43 мең километр.

Россиянең 84 шәһәрдә һәм шәһәр тибындагы бистәләрендә трамвай элемтәсе бар (гомум озынлыгы — якынча 3 мең километр), 88 шәһәрдә троллейбус элемтәсе бар (гомум озынлыгы — якынча 4,9 мең километр).

Шуның өстенә, Мәскәүдә, Петербургта, Түбән Новгородда, Самарда, Екатеринбургда, Новосибирскта һәм Казанда метрополитен бар. Метро юлларның гомум озынлыгы — 475 км. Омск, Красноярск һәм Чиләбе метрополитеннары төзелеш стадиясендә торалар.

Һава транспорты

Ерак Көньяк районнарда, автоюллар юклыгы аркасында, һава транспорты зур ролен уйный. Авиаэлемтәнең төп үзәкләре: Мәскәү, Петербург, Төньяк Кавказ курортлары, Екатеринбург, Новосибирск, Иркутск, Хабарау, Владивосток. Пассажир ташуларының 80 % Мәскәүгә яки Мәскәү аша үткәреләләр. 1991—2011 елларда Россия хәрәкәттәге аэропортлар челтәре дүртләтә кимәйгән.[53]

Шулай ук карагыз

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Россия
  2. 1 2 Шахрай С. М., Алексеев С. С., Собчак А. А., Конституционное совещание Российской Федерации, phaile Конституция Российской Федерации (рус.) // Российская газета — Россия: 1993. — Т. 102. — С. 102. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
  3. http://iamdrunk.ru/teach/%D0%A3%D1%87%D0%B5%D0%B1%D0%B0_%D0%9F%D0%93%D0%90%D0%A2%D0%98/2009-2010/1%20%D1%81%D0%B5%D0%BC%D0%B5%D1%81%D1%82%D1%80/%D0%A1%D0%BE%D1%86%D0%B8%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D0%B8%D1%8F/%D0%A2%D0%B5%D0%BC%D0%B0%204.%20%D0%A1%D0%BE%D1%86%D0%B8%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B0%D1%8F%20%D1%81%D1%82%D1%80%D0%B0%D1%82%D0%B8%D1%84%D0%B8%D0%BA%D0%B0%D1%86%D0%B8%D1%8F/Arefyev%20%D0%91%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%80%D0%B8%D0%B7%D0%BE%D1%80%D0%BD%D1%8B%D0%B5%20%D0%B4%D0%B5%D1%82%D0%B8.pdf
  4. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  5. 1 2 3 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / за ред. Халыкара телекоммуникацияләр береге
  6. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  7. 1 2 3 World Plugs / за ред. Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  8. http://www.pogodaiklimat.ru/news/5076/
  9. Летописец Н. Повѣсть врємѧнныхъ лѣтъ // (unknown type) — 1200.
  10. Bell A. Encyclopædia Britannica(неопр.)Encyclopædia Britannica, Inc., 1768.
  11. https://happyplanetindex.org/countries/?c=RUS
  12. http://info.nic.ru/node/3204
  13. 1 2 политическая система России
  14. http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  15. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 https://www.bti-project.org
  16. 1 2 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/RUS
  17. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  18. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  19. https://home.cern/news/news/cern/cern-council-responds-russian-invasion-ukraine
  20. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  21. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  22. https://www.worldometers.info/world-population/russia-population/
  23. https://www.un.org/ru/about-us/un-charter/full-text
  24. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  25. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  26. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/RUSSIA
  27. https://russian.rt.com/ussr/article/344585-rossiya-pravopreemnitsa-sssr
  28. http://mtcr.info/partners/
  29. http://eng.sectsco.org/about_sco/ŞXO.
  30. http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1Группа ядерных поставщиков.
  31. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/Химик коралларны тыю оешмасы.
  32. https://www.opcw.org/about-us/member-states/russian-federation
  33. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  34. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  35. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=243
  36. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  37. https://public.wmo.int/en/members/russian-federation
  38. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  39. http://chartsbin.com/view/edr
  40. 1 2 Central Intelligence Agency, Center N. F. A. The World Factbook (ингл.) — Washington, D.C.: Central Intelligence Agency, U.S. Government Printing Office, 1981. — ISSN 0277-1527; 1553-8133
  41. 1 2 Central Intelligence Agency, Center N. F. A. The World Factbook (ингл.) — Washington, D.C.: Central Intelligence Agency, U.S. Government Printing Office, 1981. — ISSN 0277-1527; 1553-8133
  42. Семейный кодекс Российской Федерации
  43. Семейный кодекс Российской Федерации
  44. http://base.garant.ru/10105807/3/
  45. 2020 Democracy Index
  46. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  47. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-02 
  48. 1 2 Российская газета. Вот какие мы — россияне. Об итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
  49. Список зарегистрированных политических партий, archived from the original on 2018-04-03, retrieved 2012-12-05 
  50. http://www.bfm.ru/news/47706
  51. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-08-04, retrieved 2012-12-30 
  52. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-10-29, retrieved 2012-12-31 
  53. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-07-07, retrieved 2012-12-31 

Сылтамалар