Архангельск

Архангельск[4][5] (рус. Архангельск) — Россиянең Европа өлеше төньягында шәһәр, Архангельск өлкәсенең һәм Диңгез буе районының үзәге.

2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 348 783 кеше яши.[6]

Төньяк Двина елгасы ярларының икесендә дә, Ак диңгезгә кушылу урыныннан 30-35 километр ераклыкта урнашкан.

Россия төньяк-көнчыгышының эре фәнни (Төньяк федераль университеты) һәм сәнәгый үзәге, Төньяк диңгез юлының мөһим порты. Эре урман сәнәгате үзәге, монда унлап такта яру, селлюлоза-кәгазь комбинатлары, һидролиз заводы бар. Көймәләр төзү вә көймә төзәтү сәнәгатьләре үсеш алганнар.

1584 елда Явыз Иван фәрманы буенча Михаил Архангел кәшишханәсе янында Яңа Холмогоры исеме астында нигезләнгән.[7]

1908 елда шәһәрдә татар мәктәбе эшли башлый, совет чорында җидеелык татар милли мәктәбе итеп үзгәртелә; 1937 елда мәктәп ябыла.

Халык саны

1897[8] 1926[8] 1939[8] 1959[9] 1970[10] 1979[11] 1989[12] 2002[13] 2010[14]
~21 000 ~77 000 ~251 000 256 309 342 590 385 028 415 921 356 000 348 783

Административ бүленеш

Архангельск шәһәре 9 бүлгегә бүленә:

  1. Варавино-Фактория
  2. Исакогорка округы
  3. Ломоносов округы
  4. Маймакса округы
  5. Октябрь округы
  6. Майская Горка
  7. Төньяк округы
  8. Соломбала округы
  9. Циглома округы

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ↑ http://dvinanews.ru/-rfoabm8f
  2. ↑ ОКТМО. 185/2016. Северо-Западный ФО
  3. ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Сhisl_MO_01-01-2024.xlsx
  4. ↑ «Jaꞑalif» журналы, 1929
  5. ↑ https://kitap.tatar.ru/ru/dl/nbrt_tatarica_Inv_7169
  6. ↑ 2010 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ http://www.arhcity.ru/?page=1/1
  8. ↑ 1 2 3 архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2014-10-12 
  9. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  10. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-06-11, retrieved 2014-10-12 

Тышкы сылтамалар