Вельск

Вельск (рус. Вельск) — Архангельск өлкәсендә шәһәр, Вельск районының административ үзәге.

Халык саны — 23 885 кеше.[2]

География

Шәһәр Вагага, аңа Вель елгасы кушылган урында, Архангельскидан 545 километр көньяктарак урнаша. Төньяк тимер юлының Вельск станциясе. Шәһәр аша М8 «Холмогоры» (Мәскәү — Ярославль — Вологда — Архангельск — Северодвинск) автоюлы бара.

Климат

  • Уртача еллык температура — +2,7 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 1,5 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 77,7%
Вельск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 8,5 9,4 15,1 27,1 30,9 33,7 35,2 35,6 28,2 22,2 11,0 7,6
Уртача максимум, °C −9,5 −7,5 0,1 7,7 14,9 20,3 22,7 19,5 13,1 5,5 −2,9 −7,1
Уртача температура, °C −12,4 −10,9 −4,2 2,7 9,5 14,8 17,3 14,4 8,9 2,7 −4,8 −9,5
Уртача минимум, °C −16,3 −15,2 −8,9 −2,4 3,4 8,9 11,8 9,4 4,8 −0,1 −7,6 −12,9
Абсолют минимум, °C −44,5 −38,7 −32,2 −22,2 −7,8 −2,7 1,6 −2,2 −8,2 −20 −33,9 −38,9
Чыганак: Вельск, Российская федерация. Архив климатических данных. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2013. Архивировано 15 май 2012 года.

Тарих

Беренче тапкыр 1137 елда чиркәү ясагы җыю пункты буларак телгә алына. 1397 елда Вель волосте буларак телгә алына.

1462 елдан — Мәскәү кенәзлеге составында. 1550 елдан — Вель посады.

1783 елда Вельск шәһәр статусын ала һәм Вельск өязенең үзәгенә әйләнә.

XIX гасырның 80-еллардан сәяси сөрген урыны буларак таныш.

1929 елдан Вельск районы үзәге булып тора.

Халык

1840[3] 1856[4] 1897[5] 1913[4] 1926[4] 1931[4] 1939[4] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[2]
1 046 ~800 1 989 ~3 000 ~3 500 ~3 500 ~6 700 16 938 21 899 24 556 25 967 26 241 23 885

Милли состав

Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 96,9% 98,2%

Икътисад

Вельск — агач эшкәртү һәм урман химиясе сәнәгатьләренең эре үзәге.

Машиналар төзү заводы, икмәк комбинаты, ит комбинаты, сөт комбинаты.

Югары уку йортлары

  • Заманча һуманитар академиясенең филиалы

Искәрмәләр

  1. ↑ ОКТМО. 185/2016. Северо-Западный ФО
  2. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-07, retrieved 2013-02-13 
  3. ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  4. ↑ 1 2 3 4 5 http://www.mojgorod.ru/arhangel_obl/veljsk/index.html
  5. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=201
  6. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-01-22 
  12. ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-22