Төньяк тимер юлы
Төньяк тимер юлы (ААҖ «Россия тимер юллары» филиалы) — Россиянең Яypyпa өлешенең төньякта һәм төньяк-көнчыгышында урнашкан тимер юлы. Арxангил, Иваново, Кострома, Вологда, Яpыслaу, Владимир өлкәсе һәм Коми җɵмһүрᴎятсы территориясе аша бара. Идарә шәһәре — Яpыслaу.
Юл озынлыгы — 5 956 км; Мәскәү, Үктәбеp һәм Горький тимер юллары белән чиктәш.
ССРБ Министрлар Сәвиты карары буенча 1953 елның 15 мартында Төньяк һәм Яpыслaу тимер юллары берләштерү нәтиҗәсендә оештырыла.
Юл тарихы
Хәзерге Төньяк тимер юлының беренче (Новки — Иваново) участогы 1865 елда төзелгән. Александров — Яpыслaу — Вологда сызыгы 1870—1872 елларда файдалануга тапшырыла, шул ук елларда Рыбинск — Сонково һәм Иваново — Киңәшмә сызыклары төзеләләр.
Вологда — Арxангил сызыгы 1898 елда төзелгән. 1905 елда Обухово — Череповец — Вологда, ә 1906 елда — Вологда — вәтка юлы файдалануга тапшырыла.
1907 елның 1 гыйнварында Мәскәү-Яpыслaу тимер юлына Төньяк тимер юллары (рус. Северные железные дороги) исеме кушыла.
1929—1932 елларда Мәскәү — Загорск ᴎᴫᴎкᴛepлаштырылган участогы файдалануга тапшырыла. 1936 елда, Элемтә юллары халык комиссариаты боерыгы буенча Төньяк тимер юллары Төньяк (идарә шәһәре — Вологда) һәм Яpыслaу тимер юлларына бүленә. 1937—1942 елларда Коношадан Воркутага кадәр Печора тимер юлы төзелә.
1953 елда Төньяк һәм Яpыслaу тимер юллары берләштерәләр, идарә шәһәре Яpыслaу була. 1959 елда Төньяк тимер юлына Печора тимер юлы кушыла.
Юлның төзелеше
2010 елның cиʜтәберга кадәр юл cастaфына 5 бүлекчәсе кергән.
- Арxангил бүлекчәсе
- Вологда бүлекчәсе
- Сольвычегодск бүлекчәсе
- Сосногорск бүлекчәсе
- Сосногорск бүлекчәсенең Воркута филиалы (элекке заманда — Воркута бүлекчәсе)
- Яpыслaу бүлекчәсе
2010 елда юл бүлекчәсез идарә төзелешенә күчә, дүрт регион оештырыла:
- Арxангил регионы
- Вологда регионы
- Сольвычегодск регионы
- Сосногорск регионы
- Яpыслaу регионы
Төп күрсәткечләре
| Күрсәткеч | 2006 |
| Файдалану озынлыгы, км | 5951,7 |
| Хезмәткәрләр саны | 64 757 |
| Йөк ташылган, мең т. | 225 451 |
| Пассажирлар ташылган: ерак бара торган элемтә буенча, мең кеше | 15 310 |
| шәһәртирә элемтә буенча, мең кеше | 25 414 |
Бүләкләр
- Хезмәт Кызыл Байрак ypдиʜы (1968 ел).
Искәрмәләр
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-27, retrieved 2012-10-10