Мәскәү

Мәскә́ү (рус. Москва) — Россия Федерациясенең башкаласы, федерация әһәмияте шәһәре, үзәк икътисади районның һәм Мәскәү өлкәсенең үзәге. Мәскәү — Бөек Мәскәү кенәзлегенең, Россия патшалыгының һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегенең тарихи башкаласы. Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында урнашкан.

Россиянең һәм Европаның (Истанбул исәпмичә) халык саны буенча иң зур шәһәр (11,8 млн кеше).

Мәскәү — Россия туристик үзәге. Мәскәү кирмәне, Кызыл мәйдан һәм Новодевичий кәшишхәнәсе ЮНЕСКО дөнья мирасына керәләр. Мәскәүне 6 аэропорт хезмәт күрсәтәләр. Анда 9 тимер юл вокзаллар һәм 3 елга портлары эшлиләр. 1935 елдан башкалада метрополитен эшли.

География

undefined

Географик урнашу

Шәһәр Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында, Ока һәм Идел елгалары арасында урнашкан. Федерация субъекты буларак Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән чиктәш. 2012 елга шәһәр мәйданы — 2511 км². Территоиясеннән 877 км² Мәскәү Боҗра Автомобильләр Юлы эчендә, 1633 км² — тышкы ягында урнашкан.

Шәһәрнең уртача биеклеге — 156 м, иң биек ноктасы — Теплый Стан бистәсендә, иң түбән ноктасы Беседин күперләре арасында урнаша.

Ул Мәскәү елгасының ике ярларында, аның урта агымнарында урнаша. Шулай ук шәһәрдә Мәскәү елгасының кушылдыклары: Сходня, Химка, Пресня, Неглинная, Яуза, Нищенка, Сетунь, Котловка һәм Гордоня агалар. Кече елгаларының күбесе коллекторларда агалар.

Мәскәүдән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[8]
Мурманск ~ 2103 км
Петербург ~ 696 км
Бөек Новгород ~ 538 км
Тверь ~ 177 км
Архангельск ~ 1291 км
Череповец ~ 526 км
Вологда ~ 459 км
Ярославль ~ 264 км
Сыктывкар ~ 1331 км
Киров ~ 943 км
Киңәшмә ~ 401 км
Иваново ~ 302 км
Смоленск ~ 414 км
Белорусия байрагы Витебск ~ 543 км
Белорусия байрагы Минск ~ 750 км
Польша байрагы Варшава ~ 1462 км
Җилләр розасы
Владимир ~ 187 км
Түбән Новгород ~ 427 км
Казан ~ 830 км
Владивосток ~ 9207 км
Калуга ~ 173 км
Брянск ~ 401 км
Украина байрагы Киев ~ 898 км
Молдавия байрагы Кишинәү ~ 1323 км
Липецк ~ 459 км
Воронеж ~ 529 км
Украина байрагы Харьков ~ 749 км
Тындагы Ростов ~ 1092 км
Тамбов ~ 463 км
Сарытау ~ 853 км
Волгоград ~ 966 км
Әстерхан ~ 1404 км

Сәгать поясы

Мәскәү халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат

Шәһәр климаты — уртача-континенталь. Кыш уртача ноябрьның икенче яртысыннан март ахырына хәтле дәвам итә. Кыш вакытында көчле суыклар (-20, −30 °C), ә декабрь белән январьдә җепшек көннәр булырга мөмкин. Елда айларның иң салкыны — февраль (уртача −6,7 °C). Җәй майның уртасыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, көндез температурасы еш 30 °C кадәр күтәрелә. Елда айларның иң җылысы — июль (уртача 19,2 °C).

Елның уртача температурасы 5,8 °C тәшкил ителә. Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча елларның иң җылысы — 2008 (урта температура — 7,3 °C), иң салкыны — 1888 (1,7 °C). Уртача еллык җил тизлеге — 2,3 м/с, һава дымлылыгы — 77 %.

Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 2010 елның 29 июлендә тәшкил ителгән — 38,2 °C, иң түбән 1940 елның 17 гыйнварында −42,2 °C.

Мәкәүдә ел буенча 600—800 мм атмосфера дуеннары ява, күбесе — җәйдә.

Мәскәү климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 8,6 8,3 19,7 28,9 33,2 34,7 38,2 37,3 32,3 24,0 16,2 9,6 38,2
Уртача максимум, °C −4 −3,7 2,6 11,3 18,6 22,0 24,3 21,9 15,7 8,7 0,9 −3 9,6
Уртача минимум, °C −9,1 −9,8 −4,4 2,2 7,7 12,1 14,4 12,5 7,4 2,7 −3,3 −7,6 2,1
Абсолют минимум, °C −42,2 −38,2 −32,4 −21 −7,5 −2,3 1,3 −1,2 −8,5 −20,3 −32,8 −38,8 −42,2
Явым-төшем нормасы, мм 707
Чыганак: Погода и Климат

Этимология

Шәһәр исеме Мәскәү елгасының исеменнән чыккан. Борыңгы рус телендә моск- тамыры «баткак, сыланучан» яки «саз, юеш, дымлы» мәгънәләрен белдерде. Елга исеме, бәлки борыңгы рус «москы» (-ы кушымчасы белән) сүзеннән чыккан.

Башка телләрдә шулай ук бу сүзеннән төзергән исемнәре бар: рус. Moscow, алман. Moskau, фр. Moscou.

Тарих

Борынгы чор

Шәһәр яше аныклап билгеле түгел. Иң борыңгы археологик табылмалар таш чорына кагылалар. Беренче меңьеллыгының ахырында Мәскәү районында вятичләр һәм кривичләр нәселләре урнаштылар. Археологик казулар нәтиҗәләре буенча, XI гасырда Мәскәү янында чокырлы һәм урлы авыл урнашты.

Мәскәүгә нигез салу турыда ике караш бар.

  • Беренче караш Ипатьев елъязмаларында Мәскәү исемле авылны телгә алуга таяна. Алар буенча, 1147 елның 4 апрельдә ростов-Суздаль кенәзе Юрий Долгорукий Мәскәү шәһәрендә үз дусларын кабул иткәндер. 1156 елда Мәскәүдә яңа агач ныгытмалар төзелгәннәр, һәм шәһәр мәйданы 3-4 тапкыр артты.
  • Икенче караш буенча татар ханы Мәңге Тимер 1272 елда фин чик сакчылары өчен Мәскәү ныгытмасына салдыра, нәкъ бу елда беренче чиркәү төзелә башлый[9]. Ә 1147 елда берни чиркәү, димәк Мәскәү булмаган әле. Тик Үзбәк хан идарә иткән чорындагы Иван Калита вакытында Мәскәү чын шәһәргә әверелә.

1238 ел 20 гыйнвар — Батый хан җитәкчелегендәге гаскәр рус армиясен җиңеп Мәскәүне ала.

Алтын Урда чоры

Монгол-татар буйсындырган вакытында шәһәр яндырып яуланган, ләкин тиз торгызылган. 1242 елдан Алтын Урдага бәйле булган. Кайбер тарихчылар буенча Мәскәү һәм тирәсендәге кенәзлекләр Алтын Урда эченә кергән.

Алтын Урда чорында Мәскәү шәһәрендә Урда урамы (русча Ордынка, әлегә сакланган) килеп чыккан. Урда урамы тирәсендә башта Алтын Урданың татар идарәсенең түрәләре — баскаклар, даруглар һәм бүтән — яшәгәннәр. Урда урамы тирәсендә Татар бистәсе килеп чыккан.

Хәзер Мәскәүнең Татар бистәсе турында күп исемнәр хәтерләтә: Балчык (русча Балчук, Мәскәүнең урыны һәм кунакханәсе), Кече һәм Зур Татар урамнары (анда Иске Татар мәчете бар), Третьяков исемендәге галереянең тирәсендә урнашкан тарихи урыннар.

Арбат урамы — татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынган бистә. Кайбер чыганак буенча татар сүзеннән арба яки гарәп сүзеннән рабат (шәһәр яны) килеп чыга. Арбат бистәсендә башта болгар, соңрак татар һәм бүтән шәрекъ сәүдәгәрләре, осталары яшәгән һәм эшләгән. Алтын Урда хакимлеге дәвереннән Мәскәүдә бүтән татар исемнәре дә калганнар: Таган (русча Таганка), Толмачы урамнары (Новокузнецкая метро станциясе тирәсендә, элек анда Татар Толмачы бистәсе булган), Исмайлы (русча Измайлово), Сәркиз (русча Черкизово) — Сәркиз морза Дмитрий Донской якташы булган, батырлык һәм булышлык өчен Мәскәү кенәзе Сәркиз морзага шушы җирне биргән, аның исеменнән Черкизово сүзе килеп чыккан.

Алтын Урданың Үзбәк ханы хакимлегендә Мәскәүнең әһәмияте күтәрелгән, чөнки татар ханы Мәскәү кенәзенә Иван Калитага баскак вазифасын биргән. Шулай итеп рус кенәзлекләрендә баш татар баскагы — Иван Калита булып чыккан, ул бөтен салымны җыйган булган һәм Алтын Урда ханына җибәргән. Мәскәүнең шушы салымны җыю вазифалары Алтын Урда чорыннан хәзерге вакытка кадәр калган.

Мәскәү кенәзлеге үзәге

XIII гасырның икенче яртысыннан Мәскәү мөстәкыйль удел кенәзлеге үзәге булып торган. XIV гасырның башында Мәскәү биләмәләре зурая, аның составына Коломна һәм Можайск кенәзлекләре керәләр.

XIV гасырда Мәскәүнең Бөек Мәскәү кенәзлеге үзәге буларак күтәрелүе була. XIV гасырда Мәскәүгә митроплитлар резиденциясе күчерелә, ә 1589 елда Мәскәү патриархиясе оештырыла.

Халык

Мәскәү — Россиядә һәм Европада халык саны буенча иң зур шәһәр. Статистика буенча, шәһәрдә 2012 елда 11 612 943 кеше яши. Бу сан өзлексез яшәгән шәһәрчеләр гына хисапка ала, Мәскәүдә тагын 1 миллион 800 мең артык мигрантлар, гастарбайтерлар, һәм төрле рәсми түгел эмигрантлар яши.

Халык саны буенча шәһәр Россиядә — беренче, Европада — икенче (СТамбовлдан соң), дөньяда — сигезенче.

Халык саны
13501400160016381710172517381750
30 000↗40 000↗100 000↗200 000↘160 000↘145 000↘138 400↘130 000
17751785[10]18001811[10]18131825[10]1830[10]1835[10]
↗161 000↗188 700↗250 000↗270 200↘215 000↗241 500↗305 600↗335 800
1840[10]1847[10]18521856[10]1858[10]1859[10]1863[10]1864
↗349 100↗353 300↗373 800↘368 800↗377 800↗379 300↗462 500↘351 600
18681871188618911897[11]19001902[10]1907[10]
↗416 400↗601 969↗753 459↗822 400↗1 039 000↗1 175 000↘1 174 700↗1 345 700
190819121913[10]1914[10]19151917[10]19201923[10]
↗1 359 200↗1 617 157↘1 563 100↗1 762 700↗1 817 000↗1 854 400↘1 028 200↗1 542 900
1926[11]1928[12]1931[10]19361939[11]1956[13]1959[14]1967[10]
↗2 080 000↗2 127 200↗2 781 300↗3 641 500↗4 609 000↗4 839 000↗5 045 905↗6 422 000
1970[15]1972[10]1973[10]1976[10]1979[16]1982[10]1986[10]1989[17]
↗6 941 961↗7 151 000↗7 255 000↗7 658 000↗7 830 509↗8 111 000↗8 527 000↗8 769 117
1990[18]1991[18]1992[10]1993[18]1994[18]1995[18]1996[10]1997[18]
↗8 880 124↗9 017 415↘8 956 900↗9 066 025↗9 066 612↗9 085 457↘8 434 300↗9 411 236
1998[18]1999[18]2000[18]2001[10]2002[11]2003[10]2004[18]2005[10]
↗9 604 297↗9 783 242↗9 932 932↘8 396 400↗10 126 000↗10 126 400↗10 391 470↗10 406 600
2006[10]2007[10]2008[10]2009[18]2010[19]2011[10]2012[20]2013[21]
↗10 425 100↗10 442 700↗10 470 300↗10 508 971↗11 503 501↘11 503 500↗11 612 943↗11 979 529
2014[22]2015[23]
↗12 108 257↗12 197 596

Милли состав

Халык 1897[24] 1926[25] 1939[26] 1959[27] 1970[28] 1979[29] 1989[30] 2002[31]
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 987 044 95,0 % 1 771 690 87,8 % 3 614 430 87,4 % 4 507 899 88,6 % 6 301 247 89,2 % 7 146 682 90,1 % 7 963 246 89,7 % 8 808 009 84,8 %
украиннар 4 478 0,4 % 16 082 0,8 % 90 479 2,2 % 115 489 2,3 % 184 885 2,6 % 206 875 2,6 % 252 670 2,8 % 253 644 2,4 %
татарлар 4 2881 0,4 % 17 076 0,8 % 57 687 1,4 % 80 489 1,6 % 109 252 1,5 % 131 328 1,7 % 157 376 1,8 % 166 083 1,6 %
әрмәннәр 1 604 0,2 % 6 369 0,3 % 13 682 0,3 % 18 379 0,4 % 25 584 0,4 % 31 414 0,4 % 43 989 0,5 % 124 425 1,2 %
әзериләр - - 224 ~0,0 % 677 ~0,0 % 2 528 0,1 % 4 889 0,1 % 7 967 0,1 % 20 727 0,2 % 95 563 0,9 %
яһудләр 5 070 0,5 % 131 244 6,5 % 250 181 6,0 % 239 246 4,7 % 251 350 3,6 % 222 900 2,8 % 174 728 2,0 % 79 359 0,8 %
белоруслар 1 016 0,1 % 13 161 0,7 % 24 952 0,6 % 34 370 0,7 % 50 257 0,7 % 59 193 0,7 % 73 005 0,8 % 59 353 0,6 %
башкалар 35 091 3,4 % 61 295 3,0 % 84 930 2,1 % 87 181 1,7 % 133 544 1,9 % 125 243 1,6 % 189 838 2,1 % 796 318 7,7 %
барлык 1 038 591 100,0 % 2 017 141 100,0 % 4 137 018 100,0 % 5 085 581 100,0 % 7 061 008 100.0 % 7 931 602 100,0 % 8 875 579 100,0 % 10 382 754 100,0 %

Искәрмә:1 Әзериләр белән

Халык 2010[32]
К. с. %
руслар 9 930 410 86,3 %
украиннар 154 104 1,3 %
татарлар 149 043 1,3 %
әрмәннәр 106 466 0,9 %
әзериләр 57 123 0,5 %
яһудләр 53 145 0,5 %
белоруслар 39 225 0,3 %
башкалар 1 013 985 8,8 %
барлык 11 503 501 100,0 %

Мәскәүдә 154 104 украин (1,42 %), 149 043 татар (1,38 %), 57 123 әзәри (0,53 %) һәм 53 142 яһүди (0,49 %) яши (2010). Шәһәрдә руслар күпчелектә — халыкның 86 % алалар, яисә 9 930 410 кеше.

Мәскәүдә татарларның тарихи яшәгән урыннары — Мәскәү елгасы арты (Замоскворечье) районындагы Татар бистәсе.

Административ бүленеш

Moscow all districts.svg

2012 елдан Мәскәү 12 административ округына бүленә:

1. Үзәк административ округ (10 районына бүленә)
2. Төньяк административ округ (16 районына бүленә)
3. Төньяк-Көнчыгыш административ округ (17 районына бүленә)
4. Көнчыгыш административ округ (16 районына бүленә)
5. Көньяк-Көнчыгыш административ округ (12 районына бүленә)
6. Көньяк административ округ (16 районына бүленә)
7. Көньяк-Көнбатыш административ округ (12 районына бүленә)
8. Көнбатыш административ округ (13 районына бүленә)
9. Төньяк-Көнбатыш административ округ (8 районына бүленә)
10. Зеленоград административ округы (4 районына бүленә)
11. Яңа Мәскәү административ округы (11 җирлегенә бүленә)
12. Троицк административ округы (10 җирлегенә бүленә)

Транспорт

undefined

Тимер юл транспорты

Шәһәрдә ун тимер юл вокзалы бар:

Мәскәү эчендә Мәскәү тимер юлының кече боҗрасы урнаша, ул Мәскәүнең барлык тимер юл юнәлешләрен тоташтыра.

Аэропортлар

Автомобиль транспорты

Мәскәү — М1 «Беларусь» (Мәскәү — Смоленск — Белорусия белән чиге), М2 (Мәскәү — Тула — Орёл — Курск — Белгород — Украина белән чиге), М3 «Украина» (Мәскәү — Калуга — Брянск — Украина белән чиге), М4 «Тын» (Мәскәү — Воронеж — Дондагы Ростов — Краснодар — Новороссийск), М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), М6 «Каспий» (Мәскәү — Тамбов — Волгоград — Әстерхан), М7 «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа), М8 «Холмогоры» (Мәскәү — Ярославль — Вологда — Архангельск — Северодвинск), М9 «Балтия» (Мәскәү — Ржев — Латвия белән чиге), М10 «Россия» (Мәскәү — Тверь — Бөек Новгород — Петербург), А101 «Балтия» (Мәскәү — Малоярославец — Белорусия белән чиге), А103 «Балтия» (Мәскәү — Черноголовка), А104 «Балтия» (Мәскәү — Дмитров — Дубна) автоюлларның башлангыч пункты.

Мәскәү эчендә өч транспорт боҗра бар: Бакча боҗрасы, Өченче транспорт боҗрасы, Мәскәү боҗра автомобиль юлы.

Метрополитен

Моны карагыз: Мәскәү метрополитены

Метрополитен — Мәскәүдә иң популяр транспорт.[33]

Елга транспорты

Моны карагыз: Төньяк елга порты

Мәгариф һәм фән

Мәскәү шәһәрендә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары эшләп килә. Беренчесе берничә төркемгә бүленә: университетлар, академияләр, институтлар, консерваторияләр, Оборона министрлыгы сайты, Эчке эшләр министрлыгы сайты уку йортлары бар.

  1. 1-се Мәскәү дәүләт медицина университеты
  2. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
  3. Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты
  4. Мәскәү дәүләт төзелеш университеты
  5. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
  6. Россия дәүләт карамай һәм газ университеты
  7. Россия халыклар дуслыгы университеты
  8. Мәскәү корыч һәм бирелмәләр институты
  9. Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты
  10. Мәскәү дәүләт элемтә юллар университеты
  11. Мәскәү дәүләт юридик академиясе
  12. Россия Хөкүмәте янындагы Финанс Университеты
  13. Россия дәүләт социаль университеты
  14. Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе(РАНХиГС).
  15. В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академиягә рәсем институты

Кардәш шәһәрләр

1. Азәрбайҗан байрагы — Агҗабәди
2. Азәрбайҗан байрагы — Бакы
3. Азәрбайҗан байрагы — Гәнҗә
4. Австрия байрагы — Вена
5. Албания байрагы — Тирана
6. Әлҗәзаир байрагы — Алжир
7. Аргентина байрагы — Буйныс-Айрыс
8. Әрмәнстан байрагы — Ирәван
9. Белорусия байрагы — Брест
10. Бельгия байрагы — Брүссел
11. Боливия байрагы — Ла-Пас
12. Босния һәм Герцеговина байрагы — Баня-Лука
13. Бөек Британия байрагы — Лондон
14. Венесуэла байрагы — Каракас
15. Вьетнам байрагы — Ханой
16. Вьетнам байрагы — Хо Ши Мин
17. Алмания байрагы — Берлин
18. Алмания байрагы — Дюссельдорф
19. Алмания байрагы — Ингольштадт
20. Алмания байрагы — Мюнхен
21. Греция байрагы — Афины
22. Грузия байрагы — Кутаиси
23. Грузия байрагы — Тбилиси
24. Мисыр байрагы — Каир
25. Израиль байрагы — Тел-Әвив
26. Һиндстан байрагы — Дели
27. Һиндстан байрагы — Мумбаи
28. Индонезия байрагы — Җакарта
29. Иран байрагы — Решт
30. Иран байрагы — Тегеран
31. Исландия байрагы — Рейкьявик
32. Испания байрагы — Мадрид
33. Италия байрагы — Рум
34. Казакъстан байрагы — Алма-Ата
35. Казакъстан байрагы — Нурсолтан
36. Кипр байрагы — Никосия
37. Кытай байрагы — Пекин
38. КХДҖ байрагы — Пхеньян
39. Куба байрагы — Гавана
40. Кыргызстан байрагы — Бишкек
41. Латвия байрагы — Елгава
42. Латвия байрагы — Рига
43. Лөбнан байрагы — Бейрут
44. Мексика байрагы — Текоман
45. Мексика байрагы — Энсенада
46. Монголия байрагы — Улан-Батор
47. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы Дөбәй
48. Перу байрагы — Куско
49. Польша байрагы — Варшава
50. Польша байрагы — Краков
51. Көньяк Корея байрагы — Сеул
52. Россия байрагы — Волгодонск
53. Россия байрагы — Коломна
54. Россия байрагы — Нарьян-Мар
55. Россия байрагы — Ростов-на-Дону
56. Румыния байрагы — Бүкрәш
57. Сербия байрагы — Белград
58. Словения байрагы — Любляна
59. АКШ байрагы — Чикаго
60. Таҗикстан байрагы — Дүшәнбе
61. Таиланд байрагы — Баңкок
62. Тунис байрагы — Тунис
63. Төркия байрагы — Әнкара
64. Төркия байрагы — Ардахан
65. Үзбәкстан байрагы — Ташкент
66 Үзбәкстан байрагы — Фәрганә
67. Украина байрагы — Донецк
68. Украина байрагы — Киев
69. Украина байрагы — Николаев
70. Украина байрагы — Ужгород
70. Украина байрагы — Харьков
71. Россия байрагы — Ялта
72. Филиппин байрагы — Лусон
73. Филиппин байрагы — Манила
74. Финләндия байрагы — Һелсинки
75. Франция байрагы — Валансьен
76. Франция байрагы — Лимож
77. Хорватия байрагы — Загреб
78. Монтенегро байрагы — Будва
79. Монтенегро байрагы — Подгорица
80. Чехия байрагы — Прага
81. Чили байрагы — Сантьяго
82. Эстония байрагы — Таллин
83. Япония байрагы — Токио
84. Словакия байрагы — Братислава
85. Россия байрагы — Рыльск

Галерея

Күренеш

Мәскәү панорамасы

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 66 67 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 81 82 83 84 85 86 87 88 89 90 91 92 93 94 95 96 97 98 99 100 101 102 103 104 105 106 107 108 109 110 111 112 113 114 115 116 117 118 119 120 121 122 123 124 125 126 127 128 129 130 131 132 133 134 135 136 137 138 139 140 141 142 143 144 145 146 ОКТМО. 179/2016. Центральный ФО
  2. ↑ ОКТМО (рус.)
  3. ↑ 1 2 http://dlib.rsl.ru/viewer/01003543120#?page=23
  4. ↑ https://web.archive.org/web/20190718121126/http://oldru.com/moscow/moscow6.htm
  5. ↑ Ипатьевская летопись — 1500.
  6. ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  7. ↑ https://www.kp.ru/daily/22622/11826/
  8. ↑ Расчет расстояний между городами. Транспортная компания «КСВ 911». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2010. Архивировано 12 август 2011 года.
  9. ↑ http://www.business-gazeta.ru/article/140813/
  10. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 Народная энциклопедия «Мой город». Москва. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2013. Архивировано 16 октябрь 2013 года.
  11. ↑ 1 2 3 4 Города с численностью населения 100 тысяч и более человек. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2013. Архивировано 17 август 2013 года.
  12. ↑ Статистический справочник СССР за 1928 г.
  13. ↑ Народное хозяйство СССР в 1956 г. (Статистический сборник). Государственное статистическое издательство. Москва. 1956. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2013. Архивировано 26 октябрь 2013 года.
  14. ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу (рус.). Демоскоп Weekly. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
  15. ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. (рус.). Демоскоп Weekly. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
  16. ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. (рус.). Демоскоп Weekly. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
  17. ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. Архивировано 22 август 2011 года.
  18. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Численность постоянного населения на 1 января (человек) 1990-2010 года
  19. ↑ ВПН-2010. Приложение 1. Численность населения по районам города Москвы. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2014. Архивировано 16 август 2014 года.
  20. ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2014. Архивировано 31 май 2014 года.
  21. ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2013. Архивировано 16 ноябрь 2013 года.
  22. ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2014. Архивировано 2 август 2014 года.
  23. ↑ Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2015. Архивировано 18 март 2015 года.
  24. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=831
  25. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=209
  26. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=39
  27. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=45
  28. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=18
  29. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=19
  30. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=18
  31. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2006-11-04, retrieved 2012-11-17 
  32. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2012-11-17 
  33. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-01-20, retrieved 2012-12-21 

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә