Түбән Новгород

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Викибирелмәләрдә элемент юк

Түбән Новгород яки Түбәншәһәр[1] (рус. Нижний Новгород, сөйләү телендә — Нижний, чуаш. Чулхула, чирм. Угарман, эрз. Алоош) — халык саны буенча Россиянең бишенче шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе һәм Идел буе федераль округы үзәге. Идел елгасы буенда урнашкан.

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[2].

Халык саны — 1 250 615 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 1 253 324 кеше.[3]

Бу шәһәрдә "ГАЗ" (Горький автомобиль заводы), Горький ГЭСы барлыгы мәгълүм. Ә соңгы елларда Түбән Новгород Идел буе федераль округы үзәге буларак таныш.

География

Шәhәр Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Уканың Иделгә кушылу урынында, Мәскәүдән 400 километр көнчыгыштарак урнашкан. Ука елгасы шәһәрне ике өлешкә — «таулы» сул ягына һәм тигез уң ягына бүлә. Шәһәрдә шулай ук тагын 12[4](Боровка, Старка, Левинка, Ржавка, һ. б.) кече елга ага.

Түбән Новгородтан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Петербург ~ 1164 км
Вологда ~ 565 км
Кастрама ~ 341 км
Балахна ~ 37 км
Архангельск ~ 1257 км
Котлас ~ 679 км
Бөек Устюг ~ 617 км
Сыктывкар ~ 977 км
Киров ~ 562 км
Семёнов ~ 86 км
Бор ~ 26 км
Дзержинск ~ 35 км
Владимир ~ 245 км
Мәскәү ~ 400 км
Белорусия байрагы Минск ~ 1167 км
Җилләр розасы
Кстово ~ 32 км
Чабаксар ~ 246 км
Казан ~ 402 км
Чиләбе ~ 1328 км
Павлово ~ 82 км
Мөрәм ~ 169 км
Рязань ~ 425 км
Украина байрагы Киев ~ 1326 км
Арзамас ~ 114 км
Пенза ~ 449 км
Сарытау ~ 646 км
Волгоград ~ 1028 км
Лысково ~ 95 км
Кнәгин ~ 111 км
Сембер ~ 482 км
Самар ~ 725 км

Тарих

Шәһәргә 1221 елда владимир кенәзе Юрий Всеволодович белән нигез салына.

1500-1518 елларда таш кремле сафка кертелде. Кремль бер вакытта да яуланмады. Аның диварлары янында 1612 елда Кузьма Минин Пожарский кнәзе белән Мәскәүне поляк гаскәрләрдән коткару өчөн акчаны җыйган.

1817 елда Макаричев ярминкәсе Түбән Новгородка күчеп кала Россиянен эре сәүдә үзәге статусын яулый.

1896 шәһәрдә Россия сәнгать күргәзмәсе үтте.

1930-елларда шәһәрдә күп машиналар төзү заводлары сафка индерелә. Шул исәптән эресе - "ГАЗ" (Горький автомобиль заводы).

1941-1945 елларда армия һәм флот сн хәрби техника җитештерү сәбәпле кала немец бомбардировкалар дучар булды.

1985 елның 20 ноябрендә шәһәрдә метроплитен сафка кертелде.

Мәгариф

  1. Н. И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты
  2. Идел дәүләт су-транспорт университеты
  3. Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогия университеты
  4. Р. Е. Алексеев исемендәге Түбән Новгород дәүләт техник университеты

Сәгать поясы

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Түбән Новгород халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат

Шәһәр климаты — уртача-континенталь.

  • Уртача еллык температура — 4,8 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,4 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 76%
Түбән Новгород климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 5,5 7,0 17,3 26,3 32,5 36,3 38,3 38,0 31,0 24,2 13,2 8,5 38,3
Уртача максимум, °C −5,9 −5,3 1,2 10,9 18,7 22,6 24,7 22,1 15,7 8,0 −0,5 −4,6 9,0
Уртача температура, °C −8,9 −8,8 −2,6 6,1 12,9 17,2 19,4 16,9 11,1 4,7 −2,8 −7,3 4,8
Уртача минимум, °C −11,7 −11,8 −5,9 2,0 7,8 12,5 14,7 12,6 7,6 2,1 −4,8 −9,9 1,3
Абсолют минимум, °C −41,2 −37,2 −28,3 −19,7 −6,9 −1,8 4,1 0,9 −5,5 −16 −29,4 −41,4 −41,4
Явым-төшем нормасы, мм 45 36 35 35 46 78 78 68 61 62 52 52 648
Чыганак: Погода и климат

Эчке бүленеш

Districts of Nizhny Novgorod City.svg

Түбән Новгород 8 районына бүленә:

  1. Автозавод районы
  2. Канавино районы
  3. Ленин районы
  4. Мәскәү районы
  5. Түбән Новгород районы
  6. Ока буе районы
  7. Совет районы
  8. Сормово районы

Халык

1811[5] 1840[6] 1859[7] 1897[8] 1913[5] 1926[9] 1931[5] 1939[5] 1959[10] 1970[11] 1979[12] 1989[13] 2002[14] 2010[3]
~14 400 26 098 32 538 90 053 ~111 400 220 819 ~351 300 ~643 700 941 962 1 170 133 1 344 474 1 438 133 1 311 252 1 250 615

Милли состав

Милләт 2002[15] 2010[16]
руслар 95,0% 94,3%
татарлар 1,1% 1,0%

Түбән Новгород агломерациясе

Түбән Новгород агломерациясе — халык саны буенча Россиянең бишенче агломерация. Халык саны — 2 млн кешедән артык (Дзержинск, Бор, Кстово шәһәрләре, Балахна, Богородск, Городец, Кстово, Павлово районнары керә.

Танылган шәхесләр

  • Алексей Жеханов (1884-1924), СБКФнең Башкортстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе (1922).

Шулай ук карагыз

Галерея

Күренеш

Түбән Новгород панорамасы
Түбән Новгород панорамасы

Искәрмәләр

  1. http://www.edurm.ru/2009-11-17-10-23-48/2009-11-17-10-53-00/56-2009-11-18-11-42-16
  2. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  3. 3,0 3,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-20 
  4. http://www.vgoroden.ru/?id=202484
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 http://www.mojgorod.ru/nizhegor_obl/nnovgorod/index.html
  6. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  7. Түбән Новгород губернасы торак урыннар исемлеге, 1863
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=874
  9. http://elib.shpl.ru/ru/nodes/8808-rsfsr-administrativno-territorialnoe-delenie-soyuza-ssr-i-spisok-vazhneyshih-naselennyh-punktov-dopolnenie-k-8-mu-izdaniyu-s-noveyshimi-dannymi-o-rayonirovannyh-v-1929-godu-oblastyah-m-1929#page/30/mode/inspect/zoom/4
  10. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  15. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-22 
  16. 2010 ел сан алу базасы

Тышкы сылтамалар