Сарапул
Сарапул — Удмуртиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, 1991 елга кадәр Сарапул районның административ үзәге.
География
Сарапул Чулман елгасы буенда, Ижаудан 66 километрга көньяк-көнчыгышрак урнаша.
| Сарапулдан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Ижау ~ 62 км Киров ~ 477 км |
Воткинск ~ 81 км | Пермь ~ 303 км | |||||||
| Можга ~ 124 км | Яңавыл ~ 106 км |
||||||||
| Яр Чаллы ~ 213 км Казан ~ 407 км |
Ырынбур ~ 776 км | Камбарка ~ 29 км Уфа ~ 420 км |
|||||||
Климат
Бу төбәктә климат уртача континенталь. Уртача еллык температура — +3,4 °C, һава дымлылыгы — 69,7 %.
| Сарапулның климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Уртача максимум, °C | −7,9 | −7,3 | −1,1 | 7,9 | 16,9 | 22,5 | 24,1 | 20,6 | 14,5 | 6,2 | −2,8 | −7,5 | 7,2 |
| Уртача температура, °C | −11,4 | −11,2 | −5,8 | 3,7 | 12,3 | 17,9 | 19,7 | 16,7 | 11,1 | 3,6 | −5,5 | −10,7 | 3,4 |
| Уртача минимум, °C | −15,2 | −15,3 | −10,5 | −0,9 | 6,8 | 12,4 | 14,4 | 12,2 | 7,5 | 0,9 | −8,5 | −14,3 | −0,9 |
| Чыганак: Метеоданные | |||||||||||||
Этимология
Тарих
Сарапул елгасы - 1596 елда, ә Вознесенское авылы 1621 елда беренче тапкыр телгә ала («село Вознесенское, что на Сарапуле»[1]). 1780 елда шәһәр статусын ала, Сарапул өязенең үзәге була. Шул вакыттан бирле архитектура планнары буенча төзелә; шәһәр территориясендә ике монастырь һәм 33 чиркәү бар. Кайбер биналарны әсирлеккә эләккән француз солдатлары төзегән.
1923—1934 елларда Сарапул округы Урал өлкәсенең үзәге булган. 1934— 937 елларда Киров крае (өлкәсе) составында булган. 1937 елда Удмурт АССР составына кертелгән.
1981 елда шәһәрнең 12 нче мәктәбендә, ССРБ тарихында беренче тапкыр буларак, заложниклар алу булды. Заложникларны азат итү операциясендә ССРБ Дәүләт иминлеге комитетының "Альфа" бүлекчәсеннән гаскәриләр катнашты.[2]
Халык
Мәгариф
32 балалар бакчасы, 11 мәктәп, 2 лицей, 2 башлангыч мәктәп, 2 коррекция мәктәбе, прогимназия, мәктәп-интернат.
Сарапул азык-төлек сәнәгате техникумы, педагогия колледжы, 4 ПТУ. Удмурт дәүләт университетының филиалы бар.
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Газеталар, интернет-басмалар
- «Красное Прикамье» (1919 елдан бастырып чыгарыла)
- Sarapul.Ru сайты (2002 елдан бастырып чыгарыла)
- Заводская литражка (2007 елдан бастырып чыгарыла)
- «Фортуна» газеты
- «СОВЕТник» газеты
- «Сарапул» газеты
Телеканаллар
- Первый канал
- Россия 1 + гтрк Удмуртия
- ТНТ + 5 океан
- Рен + Центр-Сарапул
- Пятый + Моя Удмуртия
- ТВЦ + ТВС
- Перец
- НТВ
Радио
- Европа плюс (98,9 МГц и 106,5 МГц)
- Радио Моя Удмуртия (99,4 МГц)
- Русское Радио (100,3 МГц)
- DFM (101,6 МГц)
- Ретро FM (102,1 МГц и 107,1 МГц)
- Авторадио-Сарапул (104,0 МГц)
- Юмор ФМ (106,3 МГц)
Интернет-провайдерлар
- РостКом
- Ростелеком Волга
- Девятый узел
- Ойл-Телеком
- MTC
- МегаФон
- Скай Линк
- Билайн
- Теле2
Сарапул белән бәйле шәхесләр
- Надежда Дурова — Россия армиясендә беренче хатын-офицер ("кавалерст-девица")
- Игнатий Гаврилов — удмурт шагыйре.
- Алла Верещагина — сәнгать белгече.
- Алексей Ильинский — геоботаник.
- Евгений Кычанов — тарихчы.
Татарлар
- Зөлфия Камалова - Австралиядә иҗат итүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2012).
Фотогалерея
Искәрмәләр
- ↑ Справочник по административно-территориальному делению Удмуртии. Ижевск. 1995 год. Стр.176. ISBN 5-7659-0425-4
- ↑ http://www.agentura.ru/dossier/russia/fsb/structure/specnaz/
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_gub_97.php?reg=10
- ↑ 1 2 3 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокgks.ruне указан текст - ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-02-19
- ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-02-19