Әгерҗе

Әгерҗе (лат. тат. Ägerce, рус. Агрыз, удм. Огырчи) — РФнең субъекты булган Татарстан Республикасындагы шәһәр, Әгерҗе районының үзәге. Мөһим тимер юл төене.

Халык саны – 19 739 кеше (2016).

География

Шәһәр Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Удмуртия чигендә, Сарапул калкулыгы итәге янында, бер үк исемле елга ярында, Казаннан 304 километр төньяк-көнчыгыштарак, Ижаудан 36 километр көньяктарак урнашкан.

Тарих

Шәһәр КазанЕкатеринбург тимер юлы төзелеше уңаеннан барлыкка килгән, аңа Әгерҗе станциясе каршында бистә буларак нигез салынган. 1924 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр, 1926 елда шәһәрләр исемлегеннән чыгарыла. 1921 елданТАССРның Әгерҗе кантоны , 1924 елданӘгерҗе районы үзәге (19631964 елларда Алабуга районы составында булган). 1928 елданшәһәр тибындагы бистә, 1938 елда Әгерҗегә яңадан шәһәр статусы бирелә.

Халык

1897[1] 1931[2] 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010
2 608 ~5 300 ~15 400 20 270 19 267 20 137 19 732 18 620 19 299

Милли состав (2002): татарлар — 52,9%, руслар — 35,4%, арлар — 6,7%, чирмешләр — 1,6%.[8]

Икътисад

undefined
Файл:Әгерҗе ит комбинаты.jpg
Әгерҗе ит комбинаты

Мөһим тимер юл төене. Тимер юл заводлары, төзелеш материаллары заводы, май-сөт комбинаты, ашлык кабул итү предприятиясе, типография, азык-төлек комбинаты.

Социаль инфраструктура

4 урта мәктәп, музыка мәктәбе, һөнәри училище. Боз сарае, мәдәни мирас һәм тарих музее, үзәк район хастаханәсе, тимер юл хастаханәсе. 2 мәчет.

Танылган шәхесләр

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Населенныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, Питербург, 1905
  2. 1 2 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/agryz/index.html
  3. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-05-05 

Тышкы сылтамалар

[[Төркем:Әгерҗе районы� торак пунктлары]]

Тема буенча өстәмә