Актаныш районы
![]() | |||||
|
|||||
Ил | |||||
---|---|---|---|---|---|
55°41′00″ с. ш. 53°51′00″ в. д.GЯO | |||||
Статус | муниципаль район | ||||
Административ үзәк | Актаныш[1] | ||||
Нигезләү датасы | 10 август 1930 | ||||
Халык саны | |||||
Мәйдан |
|
||||
Биеклек | 127 метр | ||||
aktanysh.tatarstan.ru | |||||
Актаныш районы (рус. Актанышский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы, аның төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район һәм административ-территориаль берәмлек. Административ үзәге — Актаныш авылы.
1930 елда барлыкка килгән. 1963 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикалар Берлегенең административ берәмлекләрен эреләндерү сәбәпле, район бетерелә, территориясе Минзәлә районына тапшырыла, әмма 1965 елның 12 гыйнварында яңадан торгызыла[3][4] [5]. 2020 ел башына районда 29 384 кеше яши[6].
1995 елдан район территориясендә Актаныш нефть ятмасы эшләнә. Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы. 2017 елдан 13 гектар мәйданлы «Актаныш» сәнәгать паркы эшли[7][8][9].
Географиясе
Урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Актаныш районы Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Төньякта район Удмуртиянең Каракүл районы белән, көньякта Башкортстанның Бакалы районы, көньяк-көнчыгышта Илеш районы, көнчыгышта Кызыл Кама районы белән; төньяк-көнбатышта, Чулман елгасы аша, — Татарстанның Әгерҗе районы, көнбатышта — Минзәлә районы, көньяк-көнбатышта Мөслим районы белән чиктәш. Территориясенең мәйданы — 2037,8 квадрат километр, шуның 1251,44 квадрат километры — авыл хуҗалыгы өчен бирелгән җирләр, 154,38 квадрат километр мәйданда урманнар урнашкан. Район төньяктан көньякка — 60, ә көнбатыштан көнчыгышка 48 километрга сузылган.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
−11,5 °C | −11,2 °C | −6,0 °C | 3,9 °C | 13,1 °C | 18,7 °C | 20,4 °C | 17,6 °C | 11,9 °C | 4,0 °C | −5,3 °C | −10.8 °C | 3,7 °C |
Актаныш районы өчен уртача-континенталь климат хас. Җәй җылы, ә кыш исә уртача-салкын. Климат, нигездә, һава массаларының көнбатыш күчемнәре тәэсирендә формалаша. Атлантик океаннан күчә торган җылы һәм дымлы һава массалары климатны йомшарта. Салкын һава Арктик бассейннан килә. Кыш көне еш кына уртача киңлекләрдәге салкын континенталь һава килеп керә. Җылы тропик һава көньяк-көнбатыштан, көньяктан, җәй көнне көньяк-көнчыгыштан килә.
Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Актаныш районы территориясендә бик күп санда инешләр, елгалар ага. Алар арасында Аурупада иң зурлардан саналган — Чулман, Агыйдел.
Районның өслеге дулкынсыман тигезлектән тора. Биеклекләрнең амплитудасы 60-235 м тирәсендә[10]. Территориянең иң түбән нокталары Агыйдел һәм Чулман елгалары тугайларында урнашкан. Иң югары урыннар районнның көньяк өлешендә. Рельефның 235 м биеклектәге иң югары ноктасы Пучы авылыннан көньяктарак урнашкан.
Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Актаныш районында файдалы казылмалар аз. Районның бер өлешендә нефть ятмалары, Агыйдел белән Кама тугайларында ком һәм гравий бар.
Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Урманнар район территориясенең 6,79 % өлеше алып тора. Алар бердәм массив булып оешмаган, 50 аерым участоктан торалар. Ылыслы урманнар бик аз. Иң еш очраганнары — имән яки каен-усак урманнары. Куаклыклар күп. Дала чиясе үскән урыннар очрый.
Район биләмәләренең биштән бер өлешен болыннар алып тора.
Рәсми символлар
- Төп мәкаләләр: Актаныш районы гербы һәм Актаныш районы байрагы
Актаныш районының рәсми символлары — байрак һәм герб. Ике символның да бизәк-сурәтләре бер үк. Байрактагы горизонттан чыга торган кояш районның көнчыгышта урнашуын аңлата. Кояш — озын гомер, активлык, көч һәм эш сөючәнлек билгесе дә булып тора. Ике акчарлак һәм дулкынсыман сызык район аша үткән елгаларның әһәмиятле ролен сурәтли. Ак төс (көмеш төс) — чисталык, камиллек, тынычлык символы. Районның хуҗалык эшчәнлеге 12 башактан торган көлтә белдерә. 12 башак — ул 12 ай, киная белән еллык авыл хуҗалыгы циклы хакында әйтелә. Көлтә — уңдырышлылык, дуслык билгесе[11].
Гербта шул ук символлар кабатлана. Районның рәсми символлары 2005 елның 10 декабрендә кабул ителә.
Тарих
Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Актаныш районы җирләрендә борынгы чорларда фин-угыр халыклары яшәгән. Бу турыда Такталачык, Чиялек[12], Татар Әҗбие, Семиостров, Ямалы, Мәсәде, Гәрәй, Илчебай, Ирмәш, Актаныш, Карач, Шәбез авыллары тирәсендә табылган бронза гасырының археологик мәгълүматлары сөйли[13].
Россия империясе чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Җирлектә Емельян Пугачев җитәкчелегендә баш күтәрү барышында һәм Ватандашлар сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләр башкарыла, җирлек халкы Теләкәй, Күчем һәм Акай җитәкләгән баш күтәрүләрдә катнаша.
Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә кушылгач, бу җирләр Казан приказының Минзәлә воеводалыгына буйсындырыла. 1708 елдан Казан губернасына, 1719 елдан Уфа провинциясенә, 1728 елдан Казан воеводасына, 1735 елдан — Башкорт комиссиясенә, 1744 елдан — Оренбург губернасына кертелә. 1781 елдан Уфа наместниклыгына буйсындырыла, 1796 елда кабат Оренбург губернасы составына күчә, 1865 елда Уфа губернасы Минзәлә өязенең бер өлеше була[4].
ТАССР чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шулай ук карагыз: Актаныш районы күмәк хуҗалыклары исемлеге
1920 елда Татарстан Республикасына кергән. Татарстан АССР эчендәге административ район буларак 1930 елның 10 августында оештырыла, аңа Актаныш, Байсар, Такталачык, Өшәр (Семиостров), Иске Кормаш, Пучы һәм Әмәкәй волостьләре кертелә. Ул вакытта районга 53 авыл советы, 98 торак пункт кергән, аларда 54 813 кеше яшәгән (шуларның 52 474 е — татар, 1494 е — рус, 845 е — башка милләт вәкилләре). 1935 елда бу административ берәмлек Актаныш һәм Калинин районнарына бүленә (соңгысының үзәге — Пучы авылы)[14]. 1940 елда район мәйданы — 1298 квадрат километр, халык саны — 41,9 мең кеше, авыл советлары саны — 27, торак пунктлар — 77. 1959 елда Калинин районы бетерелә, аның җирләре Актаныш һәм Мөслим районнарына бүлеп бирелә. Актаныш районы мәйданы 2044,5 квадрат километр тәшкил итә, ул 25 авыл советыннан һәм 129 торак пункттан тора. 1963 елның 1 февралендә район Минзәлә күмәк хуҗалыгы-совхоз территориаль-җитештерү идарәсенә буйсындырыла, 1965 елның 12 гыйнварында янәдән Актаныш районы итеп төзелә. Ул вакытта мәйданы 2019 квадрат километр тәшкил итә, халык саны 52,6 мең кеше була, 25 авыл советы һәм 112 торак пункт керә[3][4][5][15].
Татарстан республикасы чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2006 елда Россиядәге муниципаль реформа барышында «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге оештырыла[16].
Хакимият
Актаныш муниципаль районында хакимият муниципаль район башлыгы, муниципаль район советы (шурасы) һәм башкарма комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла. Гамәлдәге идарә тәртибе 2006 елгы муниципаль реформадан соң урнаштырыла. Мәхкәмә хакимияте район идарә системасыннан бәйсез.
Район башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2013—2017 елларда район башлыгы вазифасын Фаил Камаев башкарган. 2018―2022 елларда район башлыгы — Энгель Фәттахов. «Муниципаль берәмлек» статусын алганнан соң районнын беренче башлыгы Энгель Фәттахов була. 2022 елның 22 июненнән ― Ленар Зарипов, 21 июньдә район башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән, аңа кадәр Чаллы шәһәр советының IV чакырылыш депутаты[17].
Муниципаль район советы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Муниципаль район советы (шурасы) — Актаныш районының вәкиллекле җирле үзидарә органы. Ул район уставын кабул итә, район башлыгын сайлый, район бюджетын һәм аның үтәлеше хакында отчетны раслый, район үсеше программаларын һәм планнарын кабул итә; җирле референдумны игълан итә һәм үз мөмкинлекләре кысаларында башка төрле гамәлләр башкара.
Совет эчендә биш даими комиссия эшли. Актаныш районы Советы рәисе — Ленар Зарипов.
Башкарма комитет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетына берничә бүлек керә:
- инфраструктур үсеш бүлеге;
- опека һәм попечительлек бүлеге;
- архив бүлеге;
- мәгариф идарәсе;
- социаль һәм агарту бүлеге;
- яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге;
- гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге;
- икътисад бүлеге;
- мәгълүматлаштыру бүлеге.
Башкарма комитет җитәкчесе — Илфак Бариев[18]. Аның төрле юнәлешләр буенча дүрт урынбасары бар.
Мәхкәмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Актаныш районы хөкем йорты гомуми юрисдикциясе федераль мәхкәмәләренең түбән дәрәҗәсенә карый, ике «мировой» мәхкәмә эшчәнлек алып баралар.
Административ бүленеш
Шулай ук карагыз: Татарстанның административ-территориаль бүленеше
Актаныш районында 26 авыл җирлеге составындагы 86 торак пункт бар.
Халык
Республикада Актаныш районы руслар иң аз яшәүче (0,65 %), шулай ук марилар саны буенча икенче урында торган бердәнбер район.
2002[20] | 2003[21] | 2004[22] | 2005[23] | 2006[24] | 2007[25] |
---|---|---|---|---|---|
31 712 | ↗31 800 | ↘31 600 | ↗31 697 | ↘31 516 | ↘31 368 |
2008[26] | 2009[27] | 2010[28] | 2011[29] | 2012[30] | 2013[31] |
↘31 169 | →31 169 | ↗31 971 | ↘31 933 | ↘31 743 | ↘31 596 |
2014[32] | 2015[33] | 2016[34] | 2017[35] | 2018[36] | 2019[37] |
↘31 322 | ↘31 095 | ↘30 831 | ↘30 575 | ↘30 165 | ↘29 836 |
2020[38] | 2021[39] | 2023[40] | |||
↘29 384 | ↘28 534 | ↘27 710 |
Икътисад
Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районның ташкүмер системасы катламнарында берничә вак нефть чыганагы, шул исәптән 1960 елда ачылган Актаныш нефть яткылыгы ачыкланган. 1995 елда Азнакайда нефть чыгарыла башлый. 2009 елдан башлап нефть чыгару белән «Татарстанның Кече нефть ширкәте» шөгыльләнә[7][8]. Бу тармак өчен төзелеш һәм төзелеш материаллары һәм эшләнмәләр җитештерү өлкәсендә төп оешмаларның берсе булып «Газстройсервис» тора[41].
2023 ел мәгълүматлары буенча, районда 670 мең тоннага якын нефть чыгарылган. Бу өлкәдә өч оешма эшли — «МНКТ», «Татнефть» («Азнакайнефть») һәм «РИТЭК» (ТАТРИТЭКнефть). Район территориясендә 273 скважина исәпләнә. Нефть сәнәгате тулаем территориаль продуктның 35,7 % алып тора[42].
Сәнәгать күбесенчә районның төп икътисади эшчәнлеге булган авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтә. Ширкәтләр, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм техниканы төзәтү белән мәшгуль[43]. Биредә 2020 елга түбәндәге эре предприятиеләр эшли: «Актаныш икмәк комбинаты»[44], «Агрокөч» филиалы — «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе»[45], «Актанышагропромснаб»[46], «Актаныш агрегат заводы» ябык акционнерлык җәмгыяте[47], «Актаныш-хлеб» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте[48], «Мехотряд» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте[49], Актаныш кирпече[50], «Актаныш сөт комбинаты»[51], «Актанышурман»[52]. 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында гына да 2,6 миллиард сумлык урында җитештергән товар төяп җибәрелгән, 2013 ел мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә товарлар суммасы 1,4 миллиард сум булган[53].
Район территориясендә 2017 елдан бирле 13 гектар мәйданлы «Актаныш» сәнәгать паркы эшли. Аның 2020 елга ул 8 процентка тулган[9][54].
Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл хуҗалыгы җирләре 1251,44 квадрат километр мәйданны били. Бу өлкәдә 15 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм ике: «Әнәк»[55] һәм «Актаныш»[56] агрофирмасы, шулай ук 67 фермер хуҗалыгы эшли. Авыл хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлеше — ашлыкчылык-терлекчелек[43]. Терлекчелекнең төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге[14]. Районда сабан бодае, көзге арыш, арпа, солы, борчак игәләр, бәрәңге, кукуруз үстерәләр[57][58][59]. 2020 елда Актаныш районы көндәге сөт җитештерү буенча (178 тонна) Татарстанда бишенче урында тора[60]. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Актаныш районы Татарстан Республикасы районнары рейтингында 3 нче урынны били[61].
2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 1,2 миллиард сум тәшкил иткән (2013 ел өчен бу күрсәткеч 2 миллиард сумнан артык булган)[53].
2023 елда уҗымнарны кырау сугу һәм корылык нәтиҗәсендә районда бары тик 84 мең тонна уңыш җыеп алына. 2022 елда әлеге күрсәткеч 175 мең, 2021 елда 80 мең тонна булган[42].
Инвестицион потенциал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда эшсезлек дәрәҗәсе 2010 елдан 2019 елга кадәр, күрсәткечләр 1,49 процентка кадәр кимегән 2011 елдан тыш, республика буенча уртачадан түбәнрәк була һәм 0,17 проценттан 0,39 процентка кадәр үзгәрә. 2020 елда коронавирус пандемиясе йогынтысында эшсезлек соңгы 8 елда иң зур күрсәткечкә — 0,51 процентка җитә, әмма бу бөтен республика буенча иң түбән күрсәткеч[53][62].
2010 елдан 2020 елга кадәр айлык уртача хезмәт хакының минималь куллану бюджетына карата нисбәте 1,56 пункттан 2,38 пункткача арта (+0,82). Шул ук вакытта, 2010 елда уртача хезмәт хакы 10 мең сумга якын булган, 2012 елда 14,5 меңгә кадәр арткан[53].
Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елда Актаныш районына 1,83 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан кергән табышлардан тыш), бу гомуми төбәк өлешенең 0,6 процентын тәшкил итә. 2018 елда сумма 7 миллион сумга кимрәк була һәм 1,15 миллиард сум тәшкил итә[63][64]. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның беренче яртыеллыгында районның төп капиталына инвестицияләр күләме 1,2 миллиард сумнан артык, ягъни инвестицияләрнең гомуми күләменнән 0,6 процент яки җан башына 426 мең сум, тәшкил иткән. 2010 елда бу күрсәткеч 4 тапкыр диярлек кимрәк — җан башына 114 мең сум була[53][63]. Инвестицияләр юнәлеше буенча, комитет мәгълүматы буенча, авыл хуҗалыгы, балыкчылык, аучылык (барсы бергә 235 миллион сум), файдалы казылмалар чыгару (209 миллион сум), электр энергиясе (32 миллион сум) һәм төзелеш (10 миллион сум) алда бара[63].
Торак фонды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2018 ел | 2019 елд | 2020 ел (гыйнвар-июнь) | ||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
кв.м | % | ТРда | кв.м | % | ТРда | кв.м | % | ТРда | ||||
м² | район % | кв.м | район % | м² | район % | |||||||
Барлыгы | 14177 | 100 | 2409949 | 0,59 | 14073 | 2675529 | 0,53 | 7309 | 100 | 1353428 | 0,54 | |
Шул исәптән предприятиеләр һәм оешмалар | 599 | 4,23 | 1301195 | 0,05 | 272 | 1,93 | 1569808 | 0,02 | - | - | 551485 | - |
Шул исәптән халык | 13578 | 95,77 | 1108754 | 1,22 | 13801 | 98,07 | 1105721 | 1,25 | 7309 | 100 | 801943 | 0,91 |
Районда сугыш һәм тыл ветераннарына йортлар салына, капиталь ремонтлар үткәрелә, төрле җәмәгать биналары төзелә. 2013 елда Актаныш авылында «Нөркә» торак комплексы төзү хакында карар кабул ителә[65].
Транспорт
Районның көньяк өлешеннән М-7 федераль юлы уза. Актаныш — Пучы, Актаныш — Дүртөйле, Актаныш — Бакалы — Октябрьски, Чуракай — Мөслим — Әлмәт юллары район һәм төбәк өчен әһәмияткә ия. Башкортстанның Агыйдел, Нефтекамск шәһәрләренә уңайлы юлны Агыйдел елгасы аша паром тәэмин итә (Әҗәкүл — Иске Җанҗегет маршруты).
Экология
Районның үзәк өлешеннән Көнчыгыш Шәбез һәм Көнбатыш Шәбез елгалары ага. Көнчыгыш Шәбезнең озынлыгы 45 чакрым, Көнбатышныкы — 30 чакрым. Ике елгада да киң тугайлардан агалар. Актаныш районында су белән тәэмин ителеш җир асты сулары нигезендә оештырыла, су махсус скважиналар белән җыела.
Көләгәш табигый һәйкәле — Татарстан территориясендә иң зур күл — сазлык массивы, районның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Аның гомуми мәйданы 5000 гектарга якын, көнбатыштан көнчыгышка таба — 17,5 километрга, төньяктан көньякка 10 километрга сузылган. Биредә республикада иң эре торф чыганагы урнашкан: торфның гомуми запаслары 5 миллион тоннага якын[66][10]. Күләгеш сазлыгы эчендә күлләр бик күп. Аларның иң зурысы — Көләгеш күле, массивка аның исеме бирелгән. Шунда ук Киндер күл, Әҗби күле һәм башка күлләр урнашкан. Моннан тыш, Агыйдел һәм Чулман тугайларында төрле күлләр күп. Аларның барысы да озынча формада һәм артык тирән түгел (мәсәлән, Актаныш авылындагы Иске Идел, Өшәр авылы янындагы Сөзәк күл, Әҗәкүл һ.б.).
Район сулыклары табигый һәйкәл статусына ия. Агыйдел елгасы кушылдыгы Сөн елгасы районның көнчыгыш чиге буйлап 67,2 км дәвамында уза[66][67][68]. Каманың сул кушылдыгы — Ык елгасы. Чокылган күл. Сөн елгасының сул як ярында Чишмә авылыннан ерак түгел урнашкан төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле. 100-50 метрга турыпочмаклы[66][10].
Район территориясендә өлешләтә Чулман-Ык дәүләт ау тыюлыгы урнашкан. Ул 1963 елда поши, кыр кәҗәсе, горностай, Европа чәшкесе, ондатра, су кошларын саклау өчен оештырылган[69]. Тулаем алганда, урманнар зур булмаган мәйданнарны били (район территориясенең 4,9 проценты), флораны имән-юкә һәм каен-усак агачлары тәшкил итә. Су бүлгеч һем чокырларнын текә авышлыгында типчәле-төрле үләнле һәм типчәле-чуалчыклы, елга тугайларын кыяклы-төрлө үләнле болыннар били. Елга үзәнендәге сазлыклы участокларда дым ярата торган үсемлекләр үсә. Район территориясендә поши, куяннар, төлке, селәүсен, сусар, көртлекләр очрый[15].
Социаль өлкә
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда 2019 ел соңына 13 урта, 20 төп гомуми, 31 башлангыч мәктәп, 1 кадет мәктәп-интернат, 1 коррекцион мәктәп-интернат, 39 балалар бакчасы, Актаныш технология техникумы исәпләнә. Шулай ук Балалар иҗат үзәге, Балалар сәнгать мәктәбе һәм аның филиаллары, Спорт мәктәбе кебек белем бирү оешмалары эшли[70].
Актаныш районында Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты урнашкан. Ул 2011 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә ачыла[71]. Монда Татарстан, Россия һәм БДБ илләреннән татар балалары укыйлар.
Мәгариф өлкәсендә эшчәнлекне Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе оештыра.
Мәдәният һәм сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда 113 мәдәният оешмасы бар, шулардан авыл мәдәният йортлары — 34, авыл клублары — 33. Авылларның күпчелегендә җәмәгать үзәкләре ачылган. Район үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге Мәдәният сарае, «Яшьлек» мәдәни үзәге, кинотеатр эшли.
Актанышта 1974 елда халык театры исеменә лаек булган Актаныш халык театры нигезендә 2019 елда оешкан Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле[43][72] бар. «Агыйдел» ансамбле 1966 елда ук оешкан халык ансамбле нигезендә 2012 елда оештырыла, 1990 елда «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле Татарстанның Муса Җәлил премиясенә лаек була.
Авылларда халык театрлары һәм башка төрле халык коллективлары эшчәнлек алып бара, кайберләренең республика бәйгеләрендә җиңү яулаганнары да бар.
2023 елда Актанышта Иске Идел парк зонасы ачыла[42].
Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Актаныш районы туган як музее» дәүләт бюджет оешмасы статусында эшли. Ул 1975 елда иҗтимагый башлангычта барлыкка килә, 1993 елда дәүләт карамагына күчеп, Татарстан Милли музееның филиалы булып оеша. 2003 елдан мөстәкыйль эшли. Музейда Актаныш җирләрендә яшәгән кыргый хайваннарның һәм кошларның сыннарын, археологик экспедицияләр материалларын, төбәктә яшәүче халыкларның һөнәрләре һәм кулланышта булган көнкүреш хезмәт коралларын күреп була, район һәм Татарстан тарихының төрле чорларын чагылдырган экспозицияләр бар. Россия һәм Татарстанның атказанган спорт остасы Фирая Солтанова-Ждановага багышланган зал оештырылган.
- Музейның Әнәк авылында урнашкан филиалы — Шәрип Шәймиев музей-йорты. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әтисе Шаһишәрип Шәймиевкә багышланган. Музейда гаиләнең көнкүреше торгызылган, әти-әниләренең һәм балаларының шәхси әйберләре урын алган. Шулай ук ХХ гасыр татар халкының йорт кирәк-яраклары һәм җиһазлары белән танышырга мөмкин[73].
Райондагы кайбер авылларда һәм мәктәпләрдә туган якны өйрәнү музейлары бар. Иске Кормаш авылы мәктәбендә Башкортстанның халык рәссамы Зилфәт Басыйровның иҗат галереясы-музее эшли[74].
- Районның мәдәни мирас объектлары
- Меңнәр авылы янында урнашкан некрополь — Сөн елгасының сул як ярындагы бронза гасыр каберлеге. Археологлар Уралдан алып Дунайга кадәр кырларда көтү көткән күчмә кабиләләргә хас предметлар тапкан[66].
- Чишмә каберлеге — бронза гасыр һәйкәле. Курган 23 метр диаметрлы һәм 0,6 метр биеклектә. Җирләнгән кешене 1,55 метр тирәнлектәге чокырга башы белән көнчыгышка каратып, уң ягына салганнар. Аның сөякләренең төсе үзгәргән була. Шулай ук күкрәгендә көмеш диск эзләре дә табыла. Курган чикләрендә балалар кабере дә табылган[66][75].
- Уразай авылы янындагы каберлек — башлары көнчыгышка каратып салынган кешеләрнең җәсәдләре кабере. Янәшәдә генә андрон савыт-саба табыла, камырда кабырчык катнашмасы ачыклана. Антропологик төр буенча каберлектә катнаш, ягъни монголоид һәм европа билгеләре булган халык җирләнгән. Археологлар фикеренчә, бу төркем черкаскүл мәдәниятенә һәм безнең эрага кадәр XIV гасыр чорына карый[66][76]
- Актаныш авылында Ш. Мөхитов йорты — XIX гасырда сәүдәгәрләр Мөхитовлар өчен төзелгән[77]. Аңа XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында тиреләрне саклау өчен төзелгән товар склады бинасы да карарга тиеш була[78], әмма 2017 елда аны сүтәләр[79][66].
Сәламәтлек саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район җирлегендә сәламәтлек саклау оешмалары системасы эшли. Алар — Актаныш үзәк район хастаханәсе, Пучы участок хастаханәсе, Такталачык, Татар Суыксу, Иске Байсар амбулаторияләре һәм 61 фельдшерлык-акушерлык пунктлары. Үзәк район хастаханәсе 1974 елда ачылган, ул Актаныш авылында урнашкан. Үзәк хастаханә көненә 450 кешене кабул итә ала[80].
2023 елда «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында Колын, Солтангол, Иске Балтач, Бүләк, Карт, Адай, Кыркаентүбә, Меңнәр авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП), Иске Байсар амбулаториясе төзекләндерелә. Табанлыкүл белән Татар Ямалы авылларында яңа ФАП биналары төзелә[42].
Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда «Актаныш» универсаль спорт залы, «Лачын» боз сарае, «Иман» спорт сарае, 2 спорт мәктәбе, «Бүләк» чаңгы базасы урнашкан. Барысы 129 спорт корылмасы бар[14]. «Лачын» спорт мәктәбенә боз сарае һәм чаңгы базасы керә. Бу мәктәптә чаңгыда шуу, алкалы хоккей, спорт ориентлашу һәм шорт-трек белән шөгыльләнәләр. «Актаныш» спорт мәктәбе үз эченә универсаль спорт залын, стадион һәм йөзү бассейнын ала. Монда 12 спорт төре белән шөгыльләнәләр: милли көрәш, шахмат, җиңел атлетика, футбол, өстәл теннисы, герь спорты, йөзү, волейбол, баскетбол, акробатика, бадминтон, дзюдо[14].
2023 елда «Ватан» футбол манежы универсаль спорт мәйданчы төзелә[42].
Җәмгыять
Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Актаныш районында 52 мәчет эшли. Башка дин гыйбадәтханәләре юк. Мөселманнар хәнәфи мәзһәбендә, имамнар Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте буйсынуында. Район мөселманнарын Актаныш мөхтәсибәте берләштерә. Җирлектә мөселман бәйрәмнәре — Корбан гаете һәм Ураза гаете — уздырыла, мөселманнар өчен махсус бәйрәмнәр дә үткәрелә (мәсәлән, Мөселман Сабан туе[81] [Тикшерелгән 19 март 2025]). Актаныш мөхтәсибәте айга бер үзенең газетасын нәшер итә.
Башка дин вәкилләренең рәсми берләшмәләре юк.
Җинаятьчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2017 елда Актаныш районында 235 җинаять теркәлгән, шуның 49 — авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, 128 җинаять урлашу белән бәйле. Актаныш, Актанышбаш һәм Пучы авыл җирлекләрендә аеруча күп җинаять кылынган[82]. 2017 елда Актаныш районы территориясендә 29 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда 5 кеше һәлак булган һәм 28 кеше җәрәхәтләнгән. 2016 елда исә 41 һәлакәт булып, шуларда 14 кеше һәлак булган һәм 51 кеше җәрәхәтләнгән[82].
Күренекле шәхесләр
Шулай ук карагыз: Актаныш районының танылган шәхесләре исемлеге
Хәрбиләр, дәүләт эшлеклеләре, оешма җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шәйгардан Шәймәрдәнов (Иске Байсар), дәүләт эшлеклесе.
- Баян Дәүләтов, Советлар Союзы Герое.
- Гатаулла Минаев (Николай Орлов) (Зөбәер), Советлар Союзы Герое.
- Минтимер Шәймиев, Татарстанның беренче президенты (Әнәк).
- Энгель Фәттахов (Чишмә), Татарстанның мәгариф министры (2012—2017).
- Һани Юлдашев (1902, Югары Яхшый — 1940) — фирка эшлеклесе, тәрҗемәче, КДУ фәнни китапханәсе директоры.
- Хәсән Заманов (1912, Күҗәкә — 1956), Советлар Союзы Герое.
- Галим Шәмсетдинов, ССРБ Югары шурасы депутаты, БК(б)Ф Дөбьяз район комитеты беренче сәркатибе.
- Мирхаҗиан Сәлахов (1928), 1955―1990 елларда күмәк хуҗалык җитәкчесе (Мөслим районы).
- Индус Фәтхуллин (1933, Актаныш―1993, Казан), 1968―1973 елларда ТАССР азык-төлек сәнәгате министры.
- Илшат Фәрдиев (1960), «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
- Ринат Фәрдиев (1956―2008), Зәй районы башлыгы (1999―2008).
- Гариф Хәмидуллин (1907―1978), Бөек Ватан сугышында катнашкан фирка-хуҗалык эшлеклесе (Азнакай).
Рәссамнар, сынчылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Васыйл Маликов (Иске Кормаш, 1924—1992), Татарстанның халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сынчы).
- Зилфәт Басыйров (Иске Кормаш, 1922—2001), сынчы, график.
- Әсгать Сәфәргалин (Иске Кормаш), рәссам.
- Фирдәвис Ханов (1951, Актанышбаш), Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган архитекторы.
Язучылар, шагыйрьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зәет Мәҗит улы Мәҗитов (Иске Айман, 1927—2000).
- Нур Гыйззәтуллин (Яңа Байсар авылы, 1928—2004).
- Наип Лаисов (Түбән Яхшый, 1935).
- Альберт Фәтхи (Такталачык, 1937—1992).
- Риза Ишморат (Риза Фәхретдин улы Ишморатов, Уразай, 1903—1995).
- Марат Әмирхан улы Әмирханов (Кәзкәй, 1933).
- Гамил Әфзал (Гамил Гыймазетдин улы Әфзалов, Такталачык, 1921—2003), Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;
- Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирза улы Ибраһимов, Чалманарат, 1953).
- Роза Хәлиуллина (Әҗәкүл, 1931).
- Эльмира Мөхәммәтулла кызы Шәрифуллина (Зөбәер, 1947).
- Вахит Шәйхенур улы Имамов (Иске Байсар, 1954).
- Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова (Иске Балтач, 1954―2021).
- Лена Шакирҗанова (Шагыйрьҗан) — татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
- Ленар Шәех (Такталачык, 1982, шагыйрь, журналист).
- Әлфия Ситдыйкова (Күҗәкә, 1957), шагыйрә, тәрҗемәче.
- Нур Баян (Әнәк, 1905—1945), шагыйрь.
- Ягъсуф Шәфыйков (1937, Түбән Карач―2022).
- Әхмәдулла Әхмәтгалиев (1931, Усы—2005), төбәк тарихчысы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).
- Айгөл Әхмәтгалиева (1973, Иске Сәфәр), язучы, Саҗидә Сөләйманова премиясе иясе (2011).
- Мирһади Разов (1960, Аеш), шагыйрь, журналист. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Чулпан Әхмәтова (Таңчулпан, 1966, Бишкүмәч), шагыйрә, ТР Дәүләт Шурасы матбугат үзәгендә баш белгеч.
- Лилия Гыйбадуллина (1987, Әҗмәт), язучы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2021).
Галимнәр, журналистлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мөхәммәтгали Арсланов (Түмерҗә, 1947), сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
- Габделхәй Әхәтов (Иске Айман, 1927—1986), филология фәннәре докторы, профессор.
- Рина Зарипова (1941—2008), Татарстан яшьләре гәзитенең озак еллар «Сердәш» сәхифәсен алып барган журналист, укытучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Назыйф Зиннәтуллин (Актаныш, 1936), гидромеханик, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
- Клара Зиннәтуллина (Иске Семистрау, 1935), тел галимәсе, Казан педагогика университеты профессоры, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
- Фарсель Зыятдинов (1937—2021), икътисадчы-галим, язучы, бакчачы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм фән эшлеклесе.
- Кадрия Идрисова (Чынык, 1958), филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе (2014 елдан).
- Хәлиф Курбатов (Яңа Богады, 1927—2005), тел галиме-стилист, филология фәннәре докторы (1993).
Артистлар, җырчылар, музыкантлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әлфия Авзалова (Актаныш, 1933—2017), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
- Асаф Вәлиев (Адай, 1959).
- Әминә Галиева, Татарстан Республикасының атказанган артисты.
- Илгиз Закиров (Аеш, 1954).
- Артур Исламов (Актаныш, 1988) — җырчы.
- Ләйсән Каюмова, драма актрисасы.
- Лилия Муллагалиева (Зөбәер, 1979), җырчы.
- Джон Мусин (Күҗәкә, 1945), вокал буенча педагог, җырчы, БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).
- Мөхтәр Мутин (Такталачык, 1886—1941, актер, режиссер).
- Рәис Нәгыймов (Күҗәкә, 1954).
- Әнисә Сабир (1968, Пучы).
- Кирам Сатиев (Татар Ямалы, 1955).
- Мансур Солтанов (Мәчти, 1875—1919).
- Газинур Фарукшин (Ирмәш, 1956).
- Инсаф Хәбибуллин (Ирмәш, 1967).
- Азат Хөсәенов (Әтәс, 1959).
- Инсан Хөсәенов (Иске Солтангол, 1956), «Агыйдел» ансамбленең баш балетмейстеры (1982 елдан), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).
- Азат Хөсәенов (Азат Тимершәех) (Богады, 1958), җырчы.
- Салих Хөснияров (Теләкәй, 1915—1992, опера җырчысы).
- Гүзәл Шакирова.
- Хәнәви Шәйдуллин (Табанлы Күл, 1938—2001).
- Айгөл Шәкүрова, Камал театры артисты.
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО (рус.)
- ↑ 1 2 https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Bul_MO_2023.xlsx
- ↑ 1 2 Лев Жаржевский. Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам . Интернет-газета «Реальное время» (17 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 3 Национальный архив Республики Татарстан: Путеводитель, 1999
- ↑ 1 2 Ведомости Верховного Совета СССР, 1958
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2020 года. Статистический бюллетень . Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020. Архивировано 24 гыйнвар 2021 года.
- ↑ 1 2 Нефтяная компания из Татарстана попала в рейтинг «50 быстро развивающихся компаний России 2019» . Государственный Интернет-Канал «Россия» (31 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 На Актанышском месторождении в Татарстане реконструируют дожимную насосную станцию . ФАУ «Главгосэкспертиза России» (11 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 «Стыд! Позор!»: Минниханов раскритиковал работу министерства экономики РТ . ProKazan.ru (10 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 3 Лариса Айнутдинова, Булат Хамидуллин. Актанышский район: немецкая клиника, первый президент и татаро-башкирский клан Мутиных . Интернет-газета «Реальное время» (16 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Герб Актанышского района . Геральдика.ру (12 декабрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2020. Архивировано 12 май 2021 года.
- ↑ Иванов В. Финно-угры на Южном Урале и в Приуралье // История татар с древнейших времён / в 7 томах. — Т. 1. — Казань, 2002. — С. 209.
- ↑ Татьяна Ютина. Исследования Дербёшкинского могильника в Актанышском районе Республики Татарстан // Журнал Finno-Ugrica № 10. 2007
- ↑ 1 2 3 4 Район тарихы — Актаныш муниципаль районы сайты, archived from the original on 2018-08-10, retrieved 2018-08-19
- ↑ 1 2 Актанышский район . Tatarica. Татарская энциклопедия (2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы, archived from the original on 2017-11-20, retrieved 2018-08-19
- ↑ Энҗе Габдуллина. Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: «Мин өйрәнгән, өченче мәртәбә китәм инде эштән». Интертат, 22.06.2022
- ↑ Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе . aktanysh.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года . Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.
- ↑ https://web.archive.org/web/20120203125040/http://www.perepis2002.ru/ct/doc/1_TOM_01_04.xls .
- ↑ https://web.archive.org/web/20040404104249/http://www.tatstat.ru/statnas.asp .
- ↑ https://web.archive.org/web/20040705160118/http://www.tatstat.ru/statnas.asp .
- ↑ https://web.archive.org/web/20101129055808/http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act .
- ↑ https://web.archive.org/web/20101129055829/http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act .
- ↑ https://web.archive.org/web/20101129055849/http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act .
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst92/DBInet.cgi?pl=8112027 .
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls .
- ↑ http://www.tatstat.ru/VPN2010/20101/%D0%A2%D0%BE%D0%BC1-%D0%BD%D0%BE%D0%B2.zip .
- ↑ https://web.archive.org/web/20150924113335/http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%9E%D1%86%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D0%B0%20%D1%87%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B8%20%D0%BF%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%BE%D1%8F%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D0%B3%D0%BE%20%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F%20%D0%BD%D0%B0%201%20%D1%8F%D0%BD%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%8F%202011%D0%B3.pdf .
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar .
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar .
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810010825/http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/a34a46804f041c26ae6abe22524f7e0f/%D0%9C%D0%9E%D1%87%D0%B8%D1%81%D0%BB2014.pdf .
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar .
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2018/bul_dr/mun_obr2018.rar .
- ↑ http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/64ec280049620f14a900ff3fbd401489/МОчисл2019.pdf .
- ↑ https://web.archive.org/web/20200822004543/https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/CcG8qBhP/mun_obr2020.rar .
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx .
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Bul_MO_2023.xlsx .
- ↑ Газстройсервис . ИА «РБК» (16 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 3 4 5 Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте. Узып барган 2023 ел нинди вакыйгалар белән хәтердә калачак . Актаныш муниипаль районының рәсми сайты (27 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2025. [Тикшерелгән 19 март 2025]
- ↑ 1 2 3 Актанышский район . Интернет-портал TatCenter.ru (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Актанышский хлебокомбинат . ИА «РБК» (14 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ ОАО Актанышское хлебоприёмное предприятие . Интернет-газета «Реальное время» (13 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Актанышагропромснаб . ИА «РБК» (14 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Актанышский агрегатный завод . ИА «РБК» (14 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Актаныш-хлеб . ИА «РБК» (14 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Мехотряд . ИА «РБК» (14 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Актанышский кирпич . ИА «РБК» (14 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Актанышский молочный комбинат . ИА «РБК» (13 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Актанышлес . ИА «РБК» (21 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 3 4 5 Рейтинг муниципальных образований . Министерство экономики Республики Татарстан (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020. Архивировано 1 март 2021 года.
- ↑ Минэкономики РТ: В Татарстане действует 63 промплощадки муниципального уровня. ИА INFOLine (14 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Якушева Фарида. Делай дело на день раньше, но ни на секунду позже . Газета «Республика Татарстан» (10 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Актаныш . ИА РБК (14 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ В Актанышском районе начали уборку кукурузы . Государственный Интернет-Канал «Россия» (29 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ В закрома республики поступило 5,3 миллиона тонн зерна . Интернет-газета «Реальное время» (15 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ В Татарстане завершается уборка рапса . The DairyNews (7 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Минневарис Мингалиев. Как пандемия коронавируса повлияла на сельское хозяйство района . Нократ (11 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Рейтинг районов по сельскому хозяйству 2016 год — Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-12-15, retrieved 2018-08-19
- ↑ В 34 муниципальных образования республики показатель по уровню безработицы ниже среднестатистического значения . Министрство экономики Республики Татарстан (6 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020. Архивировано 18 апрель 2021 года.
- ↑ 1 2 3 4 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан . Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан . Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020.
- ↑ Карар тексты, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2013-08-08
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Экологический гид, 2015
- ↑ Сюнь . Tatarica. Татарская энциклопедия (2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Гидронимия Актанышского района Республики Татарстан, 2011
- ↑ Михаил Захаров. Камско-Икский заказник в Татарстане внесли в реестр особо охраняемых объектов Подробнее: Татар-информ (9 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Электронное образование в Республике Татарстан, archived from the original on 2012-05-25, retrieved 2012-08-05
- ↑ Постановление Кабинета Министров № 894 от 29.10.2011 "О принятии муниципального автономного общеобразовательного учреждения «Актанышская гимназия» Актанышского муниципального района Республики Татарстан в собственность Республики Татарстан и создании на его базе государственного автономного общеобразовательного учреждения «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей»
- ↑ История района . Актанышский муниципальный район (9 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020. Архивировано 20 сентябрь 2020 года.
- ↑ Татарстан Республикасы Актаныш туган якны өйрәнү музее
- ↑ Иске Кормаш мәктәбе сынчы-рәссам Зилфәт Басыйров мирасын кайтару өчен көрәшә
- ↑ Об утверждении границ территории, предмета охраны и режима использования объекта культурного (археологического) наследия федерального значения «Чишминский курганный могильник» (Чишма-3, курганный могильник) . АО «Кодекс» (13 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Е. Казаков, 3. Рафикова. Древняя история края . Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ (2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Об утверждении Перечня жилых домов (помещений), являющихся объектами культурного наследия . АО «Кодекс» (15 сентябрь 1994). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ О поселении . Актанышский муниципальный район (29 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020. Архивировано 14 июль 2017 года.
- ↑ Якушева Фарида. Бульдозером по истории . Газета «Республика Татарстан» (31 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020.
- ↑ Актанышская ЦРБ — О больнице
- ↑ Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин — Актанышның мәртәбәле кунагы: Сөн буенда балаларның дини сабантуе
- ↑ 1 2 Доклад начальника Отдела МВД России по Актанышскому району по итогам оперативно-служебной деятельности за 2017 год (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-11, retrieved 2018-08-19
Әдәбият
- Ведомости Верховного Совета СССР [рус.] // Ведомости Верховного Совета СССР : Газета. — № 16 (911).
- Зиганшин И. И., Иванов Д. В., Томаева И. Ф. Экологический гид по зелёным уголкам Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015.
- Тимирова Л. Ф. Гидронимия Актанышского района Республики Татарстан [рус.] // Вестник Башкирского университета : Журнал. — ISSN 1998-4812.
- Национальный архив Республики Татарстан: Путеводитель. 2 издание. — Казань: Гасыр, 1999. — 615 с. — ISBN 5-93001-003-1.
- Актанышский район // Татарская энциклопедия / Гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань : Институт Татарской Энциклопедии, 2002. — Т. 1. — С. 87-88. — 672 с.
Чыганаклар
- Актаныш районы рәсми сайты 2015 елның 27 декабрь көнендә архивланган.
- Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф. Г. Гарипова. — Казан: Мәгариф, 2005. — 247 б.