Лилия Муллагалиева


Лилия Әбугали кызы Муллагалиева (рус. Лилия Абугалиевна Муллагалиева; 29 сентябрь 1979, Зөбәер, Актаныш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия эстрада җырчысы, телеалыпбаручы һәм продюсер. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2007). Күпсанлы республика һәм төбкара музыкаль конкурслар җиңүчесе.

Тормыш юлы

Лилия Муллагалиева 1979 елның 29 сентябрендә Татарстан АССРның Актаныш районы Зөбәер авылында биш балалы гаиләдә иң кечкенә бала булып туган[1]. Әтисе Әбугали Муллагали улы (1938) — «Татарстан» күмәк хуҗалыгының баш бухгалтеры булып эшләгән, гармунда уйнаган. Әнисе Земфира Солтан кызы (1948) — Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә үскән, элемтә бүлеге башлыгы булып эшләгән[1]. Абыйсы Илфак, апалары Эльфира, Lәйсән һәм Әлфия[1].

Лилия кечкенәдән җыр һәм музыка белән кызыксына. Мәктәп елларында ук төрле мәдәни чараларда һәм район дәрәҗәсендәге конкурсларда катнаша. 1996 елда, унынчы сыйныфта укыганда, «Сандугач керде күңелгә» җыр фестивалендә катнашып, Гран-при яулый[1]. Бу җиңү аңа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә (2015 елдан — институт) имтиханнарсыз укырга керергә мөмкинлек бирә[1].

Академиянең вокал бүлегендә РСФСР атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Рәхилә Мифтахова сыйныфында укый башлый[1]. Соңрак ялгыз җырлау факультетында РФ халык артисты Венера Ганиева сыйныфында белем ала[1]. Уку елларында ук, икенче курстан башлап, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә эшләп килүче Казан шәһәр филармониясенә җырчы булып эшкә урнаша[1].

Иҗаты

Студент елларында ук Лилия Муллагалиева республика һәм төбкара дәрәҗәдәге музыкаль конкурсларда актив катнаша һәм югары урыннар яулый: «Ягымлы яз» (1997) фестивалендә беренче урын, «Урмай моңы» (1998) һәм «Чаллы былбылы» (1998) конкурсларында Гран-при, «Дуслык җыры» (1999) конкурсында икенче урын, «Татар җыры — 1999» фестивалендә икенче урынга лаек була[1].

1994 елда нигез салынган «Асаф» җыр театрында хезмәт куя. Татарстан Республикасының халык артисты Асаф Вәлиев белән дуэт башкара («Заһир белән Галия», «Сары чәчәкләр», «Гитара», «Бәхет өчен күп кирәкми» һ.б. җырлар).

1999 елдан башлап җырчы үзенең соло аудиоальбомнарын чыгара. Аның репертуарында татар халык җырлары, классик музыка әсәрләре һәм хәзерге заман эстрада җырлары урын алган. Утыздан артык җырның сүзләрен һәм көен җырчы үзе язган.

Концерт программалары белән Россиянең күп кенә төбәкләрендә (Мәскәү, Түбән Новгород, Ярославль, Пенза, Нижневартовск, Төмән, Екатеринбург һ.б.), шулай ук чит илләрдә (Төркия, Алмания, Австралия, Финляндия) чыгыш ясый. Хәйрия концертларында катнаша. 2009 елдан башлап үзенең концертларында Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Рәсим Низамов белән хезмәттәшлек итә.

Телевидение өлкәсендәге эшчәнлеге

2014 елның гыйнварыннан алып Лилия Муллагалиева «Татарстан — Яңа Гасыр» (ТНВ) телеканалында күп балалы гаиләләр һәм парлар язмышына багышланган «Мәхәббәтле язмыш» тапшыруын алып баручы булып эшли[1].

2021 елдан башлап ул «Әниемнең җылы кочагы» («В теплых объятиях мамы») исемле атналык тапшыруның авторы һәм продюсеры булып тора[2]. ТНВ һәм ТНВ-Планета каналларында эфирга чыгучы бу проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә[2]. Проект кысаларында җырчы «Минем гаиләм» автоном коммерцияле булмаган оешмасын нигезли[2]. Программа танылган шәхесләрнең гаилә кыйммәтләренә һәм балачак хатирәләренә багышлана.

Фильмография

  • 2008 — «Яланаяклы кыз» (ТНВ телеканалы, режиссер Нурания Җамали) — төп роль.

Сәламәтлек торышы (2025—2026)

2025 елның сентябрендә Лилия Муллагалиевага калкансыман биз онкологиясе (яман шеш) диагнозы куела[3]. 2025 елның 7 октябрендә ул Санкт-Петербург хастаханәсендә 5 сәгатьлек катлаулы операция кичерә[4][5]. Хирурглар аның калкансыман бизен тулысынча һәм зарарланган лимфа төйнәлләрен алалар[5]. Җырчы операциядән соң тавышын саклап калуга ирешә. 2026 елның башыннан ул иҗади эшчәнлеген һәм концертларын тулысынча тергезә, сәхнә эшчәнлеген дәвам итә.

Гаилә хәле

Тормыш иптәше — Илсур Гыймадиев (Арча районында туган), эшкуар[6]. Гаиләдә өч улы — Данил (2003), Ильяс, Илһам һәм кызы Ильвина үсә[6]. Гаилә Казанның Киров районы территориясенә керүче Куземетьево бистәсендә үз йортлары белән яши.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • 1996 — «Сандугач керде күңелгә» җыр фестивале — Гран-при;
  • 1997 — «Ягымлы яз» фестивале — I урын;
  • 1998 — «Урмай моңы» конкурсы — Гран-при;
  • 1998 — «Чаллы былбылы» конкурсы — Гран-при;
  • 1999 — «Дуслык җыры» төбкара конкурсы — II урын;
  • 1999 — «Татар җыры — 1999» фестивале — II урын;
  • 2007 — Татарстан Республикасының атказанган артисты;
  • 2026 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан Республикасы)[7].

Әдәбият

  • Шафиков Я. Будут плыть пароходы // Шафиков Я. Актаныш — начало пути. — Казань: Слово, 2010. — С. 169—173. — ISBN 978-5-98356-105-2. [рус.]

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Фәнзилә Мостафина. Лилиянең мәхәббәтле язмышы. «Сөембикә» журналы (3 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
  2. 1 2 3 Лилия Муллагалиева: Передача «Әниемнең җылы кочагы» через 15–20 лет будет очень нужной (рус.). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (15 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
  3. Лилия Муллагалиева: «Теге өч хәрефле авыру мине дә эләктереп алды». «Сөембикә» журналы (3 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
  4. Борющаяся с раком Лилия Муллагалиева о сегодняшней операции (рус.). ТНВ (7 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
  5. 1 2 «Операция длилась пять часов»: Лилия Муллагалиева рассказала о своем состоянии из реанимации (рус.). KazanFirst (8 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
  6. 1 2 Лилия Муллагалиева: «Я первой изъявила желание завести еще одного ребенка» (рус.). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (22 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
  7. О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (14 август 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.