Фәйрүзә Мөслимова

Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимовататар шагыйрәсе.

Тәрҗемәи хәле

Фәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татар АССРының Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Ана ягыннан әбисе Әминә Шаһиарслан мулланың кызы була. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул "Әллүки" әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.

Университетны тәмамлагач, яшь журналист «Яшь Ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеты редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта, «Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә хезмәт сала.

2016 елга кадәр «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе була.

Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы.

Вафаты

2021 елның 7 ноябренә каршы төндә Казанда, Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан вафат була. Самосырово мөселман зиратында җирләнә [1][2][3]

Басма китаплары

  • Бер тауда ун чишмә (коллектив җыентык), Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел.
  • Ярату яралары, Татарстан китап нәшрияты, 2001 ел.
  • Апрель кары, Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел.
  • Алтын йозак, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел.

Гаиләсе

Ире Камил Сәгъдәтшин (29.02.1952), «Ватаным Татарстан» газеты журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Улы Илдар Сәгъдәтшин (3.02.1978), 2015 елдан ТКН генераль директоры; килене Гүзәл, оныклары Илсинә, Сәлим.[4].

Искәрмәләр

  1. Казанда шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова вафат. Азатлык радиосы, 7.11.2021
  2. Татар җәмәгатьчелеге Фәйрүзә Мөслимованы соңгы юлга озатты. ТР язучылар берлеге, 7.11.2021
  3. Шагыйрә һәм язучы Фәйрүзә Мөслимова вафат. Tatar-inform.tatar (2021 елның 7 ноябрь). — «Бүген иртүк кайгылы хәбәр килде: иртәнге 3 тулып 10 минутта РКБда язучы һәм шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың ковидтан гомере өзелде…» Мөрәҗәгать итү датасы: 2022 елның 23 декабрь.
  4. ​​​​​​​«Хатын-кыз чибәр була!». «Сөембикә», 2021 ел, август, 52-53нче бит

Чыганаклар

  • Сабантуй газетасы, №10 (5812) 5 март, 2011 ел.

Сылтамалар

Шулай да карагыз