Шаһиарслан Агумов

Шаһиарслан Агумов (≈1860-1918) – XIX-XX гасырлардагы Иске Балтач авылы мулласы[1]. Авыл халкы аның мәгърифәтчелек хезмәте өчен хөрмәтләп "Акмулла" дип атаган.

Нәселе

Шаһиарслан мулла нәселендә күп кешеләр язучылык һөнәренә ия. Кайберләре аны тормышка да ашыра алмаган, үзләренең кечкенә иҗади мирасын тар гына даирәдә саклаган. Фәкать, бу нәселдәге өч таныклы әгзанең исеме күпләргә билгеле.

1930 елда хатыны Бибимөкәрәмә репрессиягә дучар ителә.[2] 1936 һәм 1937 елларда ике улы да атып үтерелә.[2]

Чыганаклар

  1. Тәкый Зәкиев Михнәтле балачак // "Мәйдан" журналы. - Яр Чаллы, 2018, №8
  2. 1 2 Списки жертв. lists.memo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2021.
  3. Рөстәм Зәкиев Әтием ядкаре // "Мәйдан" журналы. - Яр Чаллы, 2016, №6

Төркемнәр