Укытучы

Укытучы (яки педагог) (рус. Учитель) — киләсе буыннарны (киңрәк мәгънәдә — укучыларны) тәрбияләүгә һәм укытуга юнәлтелгән, киң таралган иҗтимагый һөнәрләрнең берсе.

Конфуций болай дип язган:

« Укытучының бурычы — шәкертенең уйланулары өчен яңа офыклар ачу.
Конфуций[1]
»

Тарих

Беренче укытучылар Борынгы Грециядә үк билгеле була, анда белем бирү системалары беренчеләрдән булып төзелә. 7 яшьтән балалар мәктәпкә йөри алган, анда алар грамотага, арифметикага, музыкага, җырлауга һәм рәсем ясауга өйрәнгәннәр[2]. Фәннәргә өйрәтүче мәктәпләрдән тыш, махсус шәхси гимнастика мәктәпләре — палестралар да булган.

undefined

Русиядә христианлык кабул ителгәннән соң (988 ел), гыйбадәтханәләр каршында мәктәпләр ачыла башлый, анда дин әһелләре балаларны грамотага һәм дин нигезләренә өйрәтә. Мәктәп белемен оештыруда зур өлешне Ярослав Мудрый кертә: ул идарә иткән вакытта, XI гасырда Новгородта «китап белеме» бирү өчен мәктәп төзелә[3].

XVII гасырда китаплар бастырыла һәм дини мәктәпләр күбәя, нәтиҗә буларак белем бирүнең тотрыклырак системасы формалаша. XVIII гасырда, Петр I реформалары чорында, дөньяви уку йортлары (навигация, инженерлык, артиллерия мәктәпләре) барлыкка килә, ә укытучы һөнәре дини хезмәттән аерыла[4].

Яңа заманда педагогиканың мөстәкыйль белем өлкәсе буларак формалаша башлый. Аның үсешенә Ян Амос Коменский зур өлеш кертә, ул сыйныф-дәрес системасы принципларын һәм гомуми белем бирү идеясен тәкъдим итә. «Бөек дидактика» хезмәтендә ул тәрбияне эшчәнлек итеп карарга кирәклеген ассызлыклый:

« Игелеклелек буш сүз белән түгел, ә эш белән үстерелә[5]. »

XIX гасырда Россиядә педагогик фикер үсешендә К. Д. Ушинский зур роль уйный. Ул тәрбиянең укытуга караганда өстен булуын ассызлыклый. Ул белем һәм күнекмәләр бирүгә артык бирелеп киткән очракта, начар тәрбияләнгән кеше бу белемнәрен явызлыкка юнәлтергә, җәмгыять өчен куркыныч шәхескә әверелергә мөмкин дип саный. Мисал рәвешендә Чичиковны китергән:

« Һичшиксез, акылны тәрбияләү һәм аны белемнәр белән баету зур файда китерер, әмма, кызганычка каршы, мин, ботаника һәм зоология яки Фохт белән Молешоттның тирән мәгънәле әсәрләре белән танышу Гоголь иҗат иткән Городничийны намуслы дәүләт хезмәткәре итәр дип һич тә уйламыйм. Мин Павел Иванович Чичиков органик химиянең яки политик экономиянең барлык серләренә төшенгән булса да, ул барыбер җәмгыять өчен бик зур зыян китерүче хәйләкәр булып калачагына тулысынча ышанам. Аның тышкы кыяфәте бераз үзгәрер, хәрбиләр сыман җитезлек белән кешеләргә ялагайлануын туктатыр, башка гадәтләр, башка тон үзләштерер, битлек кияр, хәтта генерал Бедрищевтан да акыллырак кешене алдар, әмма җәмгыятьнең зыянлы әгъзасы булып калыр, хәтта тагын да зыянлырак булыр[6]. »

Шулай итеп, педагогика традициясендә укытучы белем бирүче булып кына түгел, ә тәрбияче буларак та кабул ителә башлый. 1917 елдан соң Россиядә гомуми белем бирүнең дәүләт системасы төзелә. Укытучы һөнәре киң тарала, ә педагогик белем бирү системалы рәвештә эшли башлый. Бу чорда хезмәт мәктәбе, коллектив тәрбиясе һәм укытуны эшчәнлек итеп карау идеяләре кертелә.

А. В. Луначарский, С. Т. Шацкий, А. С. Макаренко һәм башка педагоглар белем бирү процессында баланың актив эшчәнлек өчен мөмкинлеге булырга кирәк дип саныйлар[7]. С. Т. Шацкий болай дип яза:

« …балалар хезмәтенең төрләре, формалары һәм аны оештыру, үз үсешендә берничә табигый үзгәреш кичереп — формаларның төрлеләнүенә һәм оештыруның камилләшүенә таба барып, — балаларның социаль, эстетик һәм акыл тормышында тиешле үзгәрешләр тудыра[8]. »

РСФСРның беренче мәгариф наркомы, академик А. В. Луначарский мондый нәтиҗәгә килә:

« Шулай итеп… бала барлык фәннәрне дә йөреп, коллекцияләр җыеп, рәсем ясап, фотографиягә төшереп, модельләр ясап, әвәләп, картоннан ябыштырып, үсемлекләрне һәм хайваннарны күзәтеп өйрәнергә тиеш… Тел, математика, тарих, география, физика һәм химия, ботаника һәм зоология — барлык укыту предметлары иҗади актив укыту методын кулланырга мөмкинлек биреп кенә калмый, ә аны таләп итә дә[9]. »

Совет мәктәбендә укытучы шулай ук тәрбияче һәм балалар коллективын оештыручы функцияләрен үз өстенә ала. Шул ук вакытта укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүгә мөнәсәбәт дәүләтнең мәгариф политикасына бәйле була һәм үзгәрүләр кичерә. XX гасырның икенче яртысында педагогик белем бирүне институциональләштерү процессы бара: педагогика институтлары һәм университетлары төзелә, укытучылар әзерләүнең дәүләт стандартлары кертелә[10].

Постсовет чорында мәгарифне гуманизацияләүгә һәм яңа белем бирү технологияләрен кертүгә игътибар көчәя. XXI гасырда укытучы һөнәре цифрлаштыру, дистанцион укыту формалары һәм мәктәпнең социаль роле үзгәрү йогынтысында үзгәрә. Укытучы бары тик белем чыганагы гына түгел, ә остаз, модератор һәм белем бирү мохитен оештыручыга әйләнә[11].

Татарстан җирлегендә укыту тарихы

Хәзерге Татарстан Республикасы җирлегендә XVIII–XIX гасырларда мөселман мохитендә төп рольне мәктәпләр һәм мәдрәсәләр уйный, анда укытуны муллалар һәм дин белгечләре алып бара. Белем бирү нигездә дини характерда була һәм гарәп грамотасын, илаһиятны, хокук нигезләрен һәм риториканы өйрәнүне үз эченә ала. Мондый системада укытучы остаз гына түгел, ә җәмгыятьнең рухи абруе (авторитеты) буларак та кабул ителә [12].

Дөньяви белем бирүне үстерү һәм татар телендә дәреслекләр төзү буенча зур эшне Каюм Насыйри башкара. Милли мәктәпне реформалауга Исмаил Гаспринский зур өлеш кертә, аның укытуның «яңа ысулы» (усул-и җәдид) турындагы идеяләре татар мохитендә дә киң таралыш таба. XX гасыр башында дини традицияләрне мәгариф практикасын заманчалаштыру белән берләштергән Ризаэтдин Фәхретдин һәм Гәлимҗан Баруди күренекле роль уйныйлар[12]

XIX гасырның икенче яртысында Россия империясенең мәгариф реформалары йогынтысында укытучылар әзерләүнең дөньяви системасы барлыкка килә. Укыту ике телдә алып барылган рус-татар мәктәпләре, шулай ук милли һәм авыл мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләүче укытучылар семинарияләре төзелә. Мөселман мәгарифен яңартуга, дөньяви фәннәрне кертүгә һәм укытуның яңа методикаларын куллануга юнәлтелгән җәдидчелек хәрәкәте зур йогынты ясый[13].

Совет чорында Казанда педагогик кадрлар әзерләү системасы актив үсеш ала: Казан педагогика институты һәм Казан дәүләт университеты мөһим роль уйный, анда педагогика, психология һәм укыту методикасы буенча фәнни мәктәпләр формалаша. Бу чорда укытучы һөнәре тулысынча дәүләт хезмәте статусын ала, ә педагогик эшчәнлек фәнни нигездә эшләнгән методикаларга һәм үзәкләштерелгән мәгариф стандартларына таяна башлый[14].

Укытучы заманча белем бирү процессында

Психолог Е. А. Климов тәкъдим иткән классификация буенча, педагогик һөнәр икенче кеше эш объекты булган һөнәрләр төркеменә керә. Әмма педагогик һөнәрне башкалардан, иң беренче чиратта, аның вәкилләренең фикерләү рәвеше, югары җаваплылык һәм бурыч хисенә ия булулары аерып тора. Шул сәбәпле, педагогик һөнәр аерым төркемгә бүленеп, үзенчәлекле урын алып тора. Аның «кеше-кеше» тибындагы башка һөнәрләрдән төп аермасы — укытучылыкның бер үк вакытта «үзгәртүче» һәм «идарә итүче» һөнәрләр классына керүендә. Педагог, үз эшчәнлегенең максаты итеп шәхес үсешен һәм үзгәрешен куеп, аның интеллектуаль, эмоциональ һәм физик үсеше процессы белән идарә итәргә, рухи дөньясын формалаштырырга тиеш[15].

undefined
undefined

Педагогик эшчәнлеккә әзерлек структурасы

  1. Формалашкан педагогик аң: Я-концепция (Мин-концепция), В-концепция (тәрбияләнүче концепциясе), Д-концепция (эшчәнлек концепциясе);
  2. Тәрбияләү һәм укытуның педагогик технологияләрен үзләштерү;
  3. Педагогик техниканы үзләштерү, коммуникатив, перцептив, прогностик, конструктив, дидактик, гностик, оештыру һәм экспрессив сәләтләр сәләтләргә ия булу[16][17].

Укытучы типлары классификациясе

  • Кыйммәтләр юнәлеше буенча (В. Н. Сорока-Росинский): теоретик укытучылар, реалист педагоглар (һәм утилитаристлар), педагог-артистлар, интуитивист укытучылар[18].
  • Интеллектуаль-ихтыяр өлкәсе үзенчәлекләре буенча: интеллектуаль тип, эмоциональ тип, ихтыяр тибы, оештыручы тибы.
  • Шәхси позиция буенча (Януш Корчак): тәрбияче-тиран, шөһрәт сөюче тәрбияче, акыллы тәрбияче[19].
  • Шәхеснең сыйфатлары буенча: оештыручы, предметчы, предметчы-оештыручы, коммуникатор, укытучы-мәгърифәтче.

Укытучының педагогик мәдәнияте

Укытучының педагогик мәдәнияте — педагогик эшчәнлекнең барлык компонентларының югары дәрәҗәдә үсүе һәм камилләшүе, шулай ук педагогның шәхси сәләтләре һәм мөмкинлекләренең тормышка ашырылуы.

В. А. Сластёнин профессиональ-педагогик мәдәниятнең түбәндәге компонентларын аера:

  • Аксиологик компонент кешелек тарафыннан тупланган һәм мәгариф үсешенең хәзерге этабындагы бөтен педагогик процессның аерылгысыз өлеше булып торган педагогик кыйммәтләр җыелмасыннан гыйбәрәт;
  • Технологик компонент укытучының педагогик эшчәнлек ысулларын һәм алымнарын үз эченә ала;
  • Шәхси-иҗади компонент педагогик мәдәниятне үзләштерү һәм аны иҗади акт рәвешендә тормышка ашыру механизмын ача[15].

Шулай ук укытучы педагогик мәдәниятенең түбәндәге компонентларын да аералар:

  • кызыксынуларның һәм ихтыяҗларның педагогика белән бәйле булуы;
  • гармонияле акыл, әхлак һәм эстетик үсеш;
  • педагогик осталык[20];
  • даими камилләшүгә омтылыш.
  • тәртип һәм аралашу мәдәнияте, педагогик такт;
  • укытучының шәхси мөстәкыйльлеге;
  • Гомуми педагогик эрудиция һәм компетентлылык;
  • игелеклелек, аралашучанлык һәм үз эшеңә бирелгәнлек[21].

Эффектив эш өчен кирәкле сыйфатлар

  1. Эмпатия, тәрбияләнүчеләрнең кызыксынуларына һәм ихтыяҗларына карата игътибарлык.
  2. Укыту процессына шәхси төсмер бирә белү.
  3. Тәрбияләнүчеләрдә уңай Мин-концепция үстерү өчен позитив этәргечләр булдырырга тырышу.
  4. Үз-үзең белән һәм балалар белән идарә итә белү.
  5. Тәрбияләнүчеләр белән формаль һәм рәсми булмаган аралашуның төрле стилләрен үзләштерү[22].
  6. Эмоциональ тотрыклылык, үз-үзеңне кулда тота белү, үз-үзеңә ышаныч, тормыш сөючәнлек.
  7. Конфликтларны көч кулланмыйча гына хәл итә белү.
  8. Башкаларның традицияләренә һәм ышануларына хөрмәт белән карау.
  9. Иҗади сәләтләр.
  10. Үз-үзеңне анализлау сәләте.

Укытучы уңышлылыгының билгеләре

Укытучының уңышлыгын күрсәтүче кайбер билгеләр[23]:

  • кешеләргә мөнәсәбәт: игелекле, башкаларга ярдәм итә, башкаларны һәм башка фикерләрне тыңлый һәм ишетә белә, көнчел түгел, башкалардан сорарга һәм өйрәнергә оялмый, барысын да аңлатырга тырыша.
  • үзенә мөнәсәбәт: үзен җитәрлек дәрәҗәдә көчле һәм ышанычлы хис итә, туган проблемалардан качмый, аларны чишәргә тырыша, үзенә йөкләмәләр һәм җаваплылык ала, үз-үзенә карата тәнкыйть күзлегеннән карый.
  • эшкә мөнәсәбәт: әшкә сәләтле һәм оештыра белә, вакыты барысына да җитә, чишелешләр һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен эзли, үз участогы өчен генә түгел, ә гомумән бөтен эш өчен җаваплылык тоя.
  • иҗат һәм сыгылмалылык: кайда һәм кайчан көрәшергә, ә кайчан чигенергә кирәклеген белә, эш темпын үзе билгели, вакытны рациональ куллана, хата ясаудан курыкмый, белемен үстерә.

Педагогик эшчәнлекнең индивидуаль стиль төрләре

А. К. Маркова һәм А. Я. Никонова педагогик эшчәнлекнең дүрт төп индивидуаль стилен аерып күрсәтә: алар эмоциональ катнашу һәм методика буенча бер-берсеннән аерылалар[24]:

  • Эмоциональ-импровизацион стиль: бу типтагы укытучылар уңай психологик климат тудыру, уку материалын ачык һәм кызыклы итеп җиткерү сәләте, артистлык, аралашучанлык һәм укыту методларын төрләндерә белүләре белән аерылып торалар. Төп җитешсезлекләре — белемне бирүдә һәм тикшерүдә методикалы эшнең җитәрлек булмавы, начар үзләштерүче укучыларга игътибарның азлыгы, таләпчәнлекнең түбән булуы, демонстративлык һәм дәрес эчтәлегенең укучыларның кәефенә һәм әзерлегенә нык бәйле булуы;
  • Эмоциональ-методик стиль: бу стиль вәкилләре методиканы яхшы белү, материалны кызыклы итеп аңлату, таләпчәнлек һәм укыту методларын төрләндерә белү белән характерланалар. Җитешсезлекләр арасында үзенә артык югары бәя бирү, демонстративлык, артык сизгерлек һәм дәрес барышының агымдагы хәлләргә һәм укучыларның халәтенә бәйле булуы билгеләнә;
  • Фикер йөртү-импровизацион стиль: әлеге стиль методиканы яхшы белүдә, таләпчәнлектә, материалны укучыларга төгәл җиткерү сәләтендә, һәр укучыга игътибарлы мөнәсәбәттә, сабырлыкта һәм объектив үзбәядә чагыла. Җитешсезлекләргә дәрестә дисциплинага игътибар җитмәү, укыту методларының чикләнгән төрлелеге һәм материалны артык җентекләп эшкәртү аркасында регламентның бозылу мөмкинлеге керә;
  • Фикер йөртү-методик стиль: бу типтагы укытучылар уку процессын планлаштыра белү, методиканы яхшы белү, дәрестәге үзгәрешләргә карата тотрыклылык һәм рефлексия белән аерылып торалар. Стилнең төп чикләүләре — укыту ысулларын сайлаганда консерватизмга омтылыш, репродуктив эшчәнлеккә юнәлеш тоту һәм дәресләрне оештыруда сыгылмалылыкка игътибарның аз булуы[25].

Балалар өстенлек биргән педагог

Шәхси сыйфатлар: игелеклелек, тормыш сөючәнлек, тотрыклылык, дустанә мөнәсәбәт, аңлый һәм ышана белү, шәхескә һәм кеше абруена хөрмәт; түземлелек (толерантлык), такт, юмор хисе, балаларга мәхәббәт.

Оештыру сыйфатлары: демократик булу, хезмәттәшлек, гаделлек, эзлеклелек, ярдәм итәргә омтылу, энтузиазм, җаваплылык.

Һөнәри сыйфатлар: үз предметын яхшы белү, кызыксындыра белү, ачык һәм кызыклы итеп аңлату сәләте, үз предметын ярату.

Тышкы кыяфәт: яхшы киенү, ягымлы тавыш, гомуми җәлеп итүчәнлек[26].

Педагогик һөнәрне үзләштерү юллары һәм формалары

Педагогик һөнәрне үзләштерүнең эчтәлеге һәм структурасы

Россиядә профессиональ педагогик белем бирү системасының характеристикасы Хәзерге вакытта Россиядә педагогик белем бирүнең күп баскычлы системасы гамәлдә, ул үзендә икә концептуаль нигезне берләштерә. Беренче нигез — дөньяви белем бирү концепциясе, аның кысаларында югары һәм урта профессиональ педагогик белем бирү учреждениеләренең күпчелеге үсә. Икенче концептуаль нигез — Көнбатышта гамәлдә булган һәм Россиядә тамыр җәйгә тырышкан күп баскычлы белем бирү. Россиядә педагоглар әзерләү урта һәм югары профессиональ уку йортларында алып барыла. Совет чорындагы кебек үк, педагогик белем бирү өлкәсендә профессиональ ориентация мәктәптә үк башлана: анда педагогик сыйныфлар эшли. Бу сыйныфлар профессиональ белем бирмәсә дә, укучыларны киләчәк һөнәрне үзләштерүгә юнәлтә. Гомуми белем бирү фәннәреннән тыш, уку планына психология-педагогика циклы фәннәре керә[27].

Педагогик көллиятләр

Хәзерге вакытта Россиядә профессиональ педагогик белем бирүнең беренче баскычы булып педагогик көллиятләр тора, алар урта профессиональ белем бирүгә юнәлтелгән. Аларда уку вакыты 2 елдан 3,5 елга кадәр җитә. Педагогик көллиятләр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм башлангыч мәктәп өчен педагоглар әзерли. Белгечлекләр төре күптөрле: алар арасында рәсем укытучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм башлангыч мәктәптә үсешендә тайпылышлар булган балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен педагоглар һ. б. бар[28].

Югары уку йортлары

Профессиональ педагогик белем бирүнең икенче баскычы — югары уку йортлары. Югары педагогик белемне махсуслаштырылган педагогик югары уку йортларында да, психологлар һәм педагоглар әзерләүче башка югары уку йортларында да алырга мөмкин. Алар арасында социаль университетлар, гомуми университетлар һ. б. бар. Югары педагогик уку йортларында алынган белгечлекләр бик күптөрле[29].

Бакалаврлар һәм магистрлар

Күп кенә югары уку йортларында белгечләрне күп баскычлы әзерләү системасы кертелә. Беренче баскыч — бакалаврлар, алар 4 ел укыйлар һәм, гомумән алганда, сайланган юнәлеш буенча педагогик белгечлек үзләштерәләр, төрле уку йортларында педагог булып эшләргә хокук алалар. Икенче баскыч — магистрлар әзерләү, ул 2 ел дәвамында алып барыла һәм максаты — күптөрле педагогик проблемаларны чишәргә һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнергә сәләтле белгеч әзерләү[30].

Аспирантура

Хәзерге вакытта педагогларны әзерләүнең өченче баскычы булып аспирантура һәм докторантура тора. Анда югары уку йортлары өчен педагоглар әзерләү бурычларын хәл итүче югары квалификацияле фәнни-педагогик кадрлар әзерләнә[31].

Күп баскычлы белем бирү системасы Болон процессы — бердәм Европа югары белем бирү киңлеген булдыру максатыннан, Болон килешүе кысаларында Европа илләренең белем бирү системаларын якынайту процессы. Россия Болон процессына 2003 елның сентябрендә Европа илләре мәгариф министрларының Берлин очрашуында кушыла. Күп баскычлы белем бирү проблемалары бик катлаулы һәм күпкырлы булып кала. Системаны кертү юллары әлегә кадәр тулысынча билгеләнмәгән. Күп кенә тикшерүчеләр һәм дәүләт институтлары үзләренең күп баскычлы белем бирү модельләрен тәкъдим итәләр, алар Көнбатышта күптән үсеш алган системаны Россия мәгарифе шартларына яраклаштыруга юнәлтелгән[32].

2026 елдан Россиядә югары белем бирү системасы реформалашу нәтиҗәсендә, бакалавриат һәм магистратура урынына төп һәм махсуслаштырылган югары белем бирү системасына күчү башлана[33].

Мәгарифтә бакалавр һәм магистр

Бакалаврга укучы студент программаны 4 ел эчендә үзләштерә һәм диплом ала, бу диплом аңа алган белгечлеге буенча барлык төр белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Магистр дипломын алырга теләүче кеше исә инде бакалавр дипломына ия булырга һәм тагын 2—3 ел укырга тиеш. Магистр дипломы бакалаврныкы кебек үк функцияләрне башкарырга, шул ук вакытта теләсә нинди белем бирү учреждениеләрендә фәнни-тикшеренү һәм җитәкчелек эше белән шөгыльләнергә хокук бирә[34].

2026 елның 1 сентябреннән Россия вузлары белем бирүнең яңа милли моделенә күчә башлаячак. Аның кысаларында традицион бакалавриат һәм магистратура дәрәҗәләре башка әзерлек формаларына (мәсәлән, «төп югары белеме» һәм «махсуслашкан югары белем») алыштырылачак[35].

Хәзерге вакытта педагогның түбәндәге профессиональ әзерлек дәрәҗәләрен аерыла:

  • профессиональ ориентация дәрәҗәсе (мәктәпнең педагогик сыйныфлары);
  • урта профессиональ белем бирү (педагогик көллиятләр);
  • югары профессиональ белем бирү (югары уку йортлары);
  • югары профессиональ белем бирү өчен фәнни-педагогик кадрлар әзерләү (аспирантура, докторантура).

2025 елның 1 сентябреннән педагоглар квалификация күтәрү һәм профессиональ кабат әзерлек курсларын тик дәүләт белем бирү учреждениеләрендә генә үтә ала[36].

Педагогның үз белемен үстерү һәм үз-үзен тәрбияләүнең роле һәм урыны

Үз-үзеңне тәрбияләү ысуллары[37]
  • үз-үзеңне күзәтү (укыту тәртибе режиссурасы);
  • үз-үзеңне анализлау;
  • үз-үзеңә боерык бирү;
  • үз-үзеңә хисап бирү;
  • үз-үзеңне хуплау;
  • үз-үзеңне гаепләү;
  • үз-үзеңне җәзага тарту;
  • рефлексия һ. б.
Үз-үзеңне тәрбияләүнең нәтиҗәлелек шартлары[38]
  • педагогик ярдәм һәм җитәкчелек;
  • тәрбияләнүчеләрнең үз-үзләрен тәрбияләү кирәклеген аңлавы һәм аның технологиясен үзләштерүгә омтылуы;
  • тәрбия һәм үз-үзеңне тәрбияләүнең үзара бәйләнеше;
  • тәрбияләнүчеләрнең актив эшчәнлеге.
undefined
Педагогның үз-үзен тәрбияләү юллары
  • шәхескә карата социаль таләпләр;
  • тышкы бәяләрне һәм йогынтыларны кабул итү, үз-үзеңне анализлау, үз-үзеңә бәя бирү;
  • үз өстеңдә эшләүне планлаштыру (перспектива — максат, бурычлар кую, программа төзү);
  • программаны тормышка ашыру;
  • психологик: кызыксыну, мотивация, уңай шәхси Мин-концепция;
  • практик әзерлек (белем, күнекмәләр, осталыклар);
  • үз-үзеңне контрольдә тоту һәм төзәтмәләр кертү (самокоррекция)[26].
Үз-үзеңне камилләштерү

Шәхеснең үз үсешен программалау процессы — ул үз шәхесеңне камилләштерү мөмкинлеге турындагы фаразлауны тормышка ашыру. Үз-үзеңне тәрбияләү программасын төзүгә, гадәттә, тормыш кагыйдәләре системасын эшләп чыгару башлангыч булып тора, алар әкренләп шәхес тәртибенең һәм эшчәнлегенең принципларына әверелә. Мәсәлән, беркайчан да һәм беркая да соңга калмаска; беркемгә дә «әйе», «юк» дип кенә җавап бирмәскә — җавапның башка формаларын эзләргә; беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмаска һ. б. Үз-үзеңне тәрбияләү программасы белән беррәттән, үз өстеңдә эшләү планын да төзергә мөмкин: зур вакыт аралыгына план-максимум һәм план-минимум (көн, атна, айга).

Үз-үзеңе тәрбияләү

Үз-үзеңне тәрбияләү чаралары арасында үз психик халәтең белән идарә итү чаралары, ягъни үз-үзеңне регуляцияләү чаралары аерым урын алып тора. Аларга игътибарны башкага юнәлтү, мускулларны йомшарту (релаксация), шулай ук үз-үзеңне ышандыру, үз-үзеңне контрольдә тоту, үз-үзеңне гипнозлау һ. б. алымнар керә. Соңгы елларда, киң танылу алу сәбәпле, махсус сүз формулалары ярдәмендә максатчан үз-үзеңне ышандыру методлары — аутотренинг еш кулланыла[15].

Заманча педагогик тенденция шартларында укытучының роле

Белем бирү системалары трансформацияләнгән шартларда укытучының роле сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Шәхескә юнәлтелгән һәм компетенцияләргә нигезләнгән укытуга күчкәндә, педагог бары тик белем чыганагы булудан туктый. Ул уку процессын оештыручы, координатор һәм остаз булып тор, укучыларның мөстәкыйль танып-белү эшчәнлеге өчен кирәкле шартларны тәэмин итә.

Белем бирүне цифрлаштыру укытучының һөнәри функцияләрен киңәйтә. Ул цифрлы белем бирү ресурсларын сайлап алуда һәм уку процессына кертүдә катнаша, катнаш һәм дистанцион укыту форматларын оештыра, шулай ук шәхси белем бирү юнәлешләрен билегли. Бу шартларда педагогның методик һәм аналитик эшчәнлегенең әһәмияте арта[39].

Инклюзив белем бирү кысаларында укытучы укучы белән белем бирү мохите арасында арадашчы ролен үти, укытуның эчтәлеген, формаларын һәм ысулларын баланың шәхси мөмкинлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып җайлаштыра. Бу психологлар, дефектологлар һәм социаль педагоглар белән хезмәттәшлек итүне күздә тота[40].

Өзлексез белем бирү концепциясе шартларында укытучының һөнәри үсеше әһәмияте арта. Педагог, һөнәри компетенцияләрен яңартып, яңа педагогик технологияләрне һәм белем бирү нәтиҗәләрен бәяләү ысулларын үзләштереп, белемен даими рәвештә үстерә.

Кануннарда укытучының хокуклары һәм вазифалары

Россия Федерациясендә укытучының хокукый статусы 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән «Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы 273-ФЗ номерлы Федераль канун белән билгеләнә[41]. 47 нче маддә нигезендә, педагогик хезмәткәрләр академик хокукларга һәм ирекләргә ия, шул исәптән гамәлгә ашырыла торган белем бирү программасы кысаларында укыту һәм тәрбияләү формаларын, ысулларын һәм чараларын сайлау хокукы, белем бирү оешмасы белән идарә итүдә катнашу, шулай ук һөнәри намус һәм дәрәҗәне яклау хокукы бар. Канун шулай ук укытучының өч елга бер тапкырдан да калмыйча квалификациясен күтәрү хокукын һәм социаль гарантияләрен күз алдында тота[42].

Канунның 48 нче маддәсе буенча, укытучыга һөнәри функцияләрне намус белән башкару, белем бирү программаларын югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыру, федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен үтәү, шулай ук укучыларның һәм аларның законлы вәкилләренең хокукларын, намусын һәм дәрәҗәсен хөрмәт итү бурычлары йөкләнә. Педагог белем бирү процессы вакытында укучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итәргә һәм һөнәри этика нормаларын сакларга бурычлы[43].

Педагогик хезмәткәрнең җаваплылыгы Россия Федерациясенең хезмәт, административ һәм башка кануннары кысаларында билгеләнә. 49 нчы маддә нигезендә, укытучы биләгән вазыйфасына туры килүен раслау һәм (яки) квалификация категориясен билгеләү максатыннан аттестация узарга тиеш[44].

Укытучы һөнәрендәге проблемалар

Төп проблемалар мәктәп роленең үзгәрүе, һөнәри таләпләрнең артуы һәм хезмәт шартлары белән бәйле.

Күп кенә илләрдә, шул исәптән Россия Федерациясендә дә, XXI гасырда педагогик һөнәрләрнең абруе төшү тенденциясе һәм моның белән бәйле хезмәт хакы шартлары турында фикер алышулар күзәтелә. Россиядә укытучыларның хезмәт хакы төп ставка (оклад), компенсация түләүләре, дәрестән тыш һәм стимуллаштыручы эшчәнлек өчен өстәмә түләүләрдән тора. Хөкүмәт, 2026 елдан башлап, хезмәт хакы структурасында оклад өлешен гомуми сумманың 70% кадәр җиткерергә һәм индексация акчаларын, беренче чиратта, хезмәт хакының төп өлешен үстерүгә юнәлтергә тәкъдим итә[45]. 2026 елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең, шул исәптән укытучыларның, хезмәт хакы 7,6 % ка арта[46].

Татарыстанда яшь укытучылар эшчәнлекләренең беренче өч елында ай саен 10 000 сум күләмендә өстәмә түләү ала[47]. 2026 елда педагогларга (укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм һөнәри белем бирү укытучыларына) 1 000 000 сумлык торак сертификатлары бирү планлаштырыла: аларны ипотека буенча беренчел кертем яки кредитны каплау өчен кулланырга мөмкин[48].

Заманча укытучы киң катлам бурычларны үти, аңа укыту гына түгел, тәрбия эше, документация алып бару, ата-аналар белән хезмәттәшлек һәм дәрестән тыш чараларда катнашу да керә. Административ таләпләрнең артуы һөнәри йөкләмәне күбәйтә.

Югары җаваплылык һәм балалар, аларның гаиләләре белән даими аралашу белән бәйле хезмәтнең психологик киеренкелеге мөһим фактор булып тора. Фәнни әдәбиятта педагогларның һөнәри дәрәҗәдә «яну» проблемасы карала[49].

Моннан тыш, мәгарифне цифрлаштыру һәм яңа белем бирү технологияләрен кертү укытучылардан даими рәвештә квалификацияләрен күтәрүне һәм эшнең яңа формаларын үзләштерүне таләп итә[50].

Искәрмәләр

  1. Коджаспирова Г. М. История образования и педагогической мысли: таблицы, схемы, опорные конспекты. — М., 2003. — С. 16.
  2. Асташенков Артем. Чему учили детей в Древней Греции. Как выглядела школа в Элладе, и чему нынешняя система образования обязана древнегреческой. mel.fm (22 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  3. Угольков И.А. Развитие просвещения на Руси в период правления Ярослава Мудрого. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  4. Беленчук Л.Н. Просвещение в эпоху Петра Первого. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  5. Коменский Я. А. Великая дидактика Я. А. Коменского. — [Санкт-Петербург]: Симашко, 1875. — XIV, 8, II, 282 с.
  6. Ушинский К. Д. [ushinsk-nravstv-.pdf Избранные педагогические сочинения]. — В 2-х т.. — М., 1953. — С. 327–332.
  7. Коновалова М. Н. А. С. Макаренко: взгляд из современности. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  8. Шацкий С. Т. Педагогические сочинения / под редакцией И. А. Каирова. — Москва: Просвещение, 1962. — (в 4 томах).
  9. Луначарский А. В. Основные принципы единой трудовой школы // Народное образование : журнал. — 1999. — № 10.
  10. Проняева Надежда. Ветерок свободы: как учили советских педагогов в послевоенные годы. vokrugsveta.ru (7 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  11. Невзорова М. С., Корепанова Е. В. Современные тенденции развития высшего педагогического образования в России. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  12. 1 2 Матушанская Ю. Г. Реформы в татарском образовании в конце XIX – начале XX века. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  13. Рус-татар училищеләре. tatarica.org (Татарская энциклопедия). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 февраль 2026.
  14. Советское образование в Казани. kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 февраль 2026.
  15. 1 2 3 Педагогика: Учебное пособие / под ред. В. А. Сластёнина. — М., 2004.
  16. Глузман Н. А., Пожидаева Т. В. Введение в педагогическую деятельность. — Симферополь, 2018.
  17. 1.1. Структура готовности учителя к педагогической деятельности. studfile.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  18. Сорока-Росинский В. Н. Педагогические сочинения / сост. А. Т. Губко. — М.: Педагогика, 1991.
  19. Корчак Я. Избранные педагогические сочинения. — М.: Педагогика, 1979. — 435 с.
  20. Букатов В. М. Педагогические таинства дидактических игр: учебно-методическое пособие. — 2-е изд., испр. и доп.. — М., 2003. — 152 с.
  21. Ершов П. М., Ершова А. П., Букатов В. М. Общение на уроке, или Режиссура поведения учителя. — 2-е изд., перераб. и дополн.. — М., 1998. — 336 с.
  22. Ершова А. П., Букатов В. М. Режиссура урока, общения и поведения учителя. — 4-е изд., перераб. и дополн.. — М., 2010. — 344 с.
  23. 12 признаков хорошего учителя. mpgu.su (официальный сайт МПГУ) (8 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  24. Маркова А. К., Никонова А. Я. Психологические особенности индивидуального стиля деятельности учителя // Вопросы психологии : журнал. — 1987. — № 5. — С. 40–48.
  25. Дворецкая Т. А. Стиль педагогической деятельности как фактор изменений в мотивационной сфере личности студентов. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  26. 1 2 Коджаспирова Г. М. Педагогика в схемах, таблицах и опорных конспектах. — М., 2008.
  27. Грудцына Л. Ю., Молчанов С. В. Система образования в Российской Федерации. CyberLeninka. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  28. Педагогическое среднее образование: как получить и кем работать. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  29. Егоршин А. П., Гуськова И. В. Высшее образование в России: достижения, проблемы, перспективы. CyberLeninka. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  30. В чем отличие степеней бакалавра, специалиста, магистра? КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  31. Нечаев В. Д. Педагогическая аспирантура в современной России: проблемы и перспективы развития. CyberLeninka. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  32. Маргарян Т. Д., Дикова О. Д. Болонский процесс в России: проблемы и перспективы. CyberLeninka. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  33. В ГД рассказали о переходе вузов на новую систему образования в 2026 году. РИА Новости (29 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  34. Бакалавриат, специалитет и магистратура: чем отличаются уровни образования в России. РАНХиГС (11 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  35. Дуганова Полина. В Госдуме напомнили, когда российские вузы откажутся от Болонской системы. rbc.ru (29 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  36. Новые требования к обучению педагогов — что изменится с 1 сентября 2025 года (рус.). РостБизнесКонсалт. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2025.
  37. Шустова Ольга Александровна. Методы самовоспитания и самообразования. u4eba.net (23 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
  38. Самохвалова А. Г. Ступени самовоспитания личности. — учеб.-метод. пособие. — Кострома: Костром. гос. ун-т, 2017. — 178 с. — ISBN 978-5-8285-0921-8.
  39. Куликова Т. И. «Цифровой» учитель: новые роли, функции и компетенции. КиберЛенинка (2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  40. Адилова А. К., Рустемова Ж. Т. Роль учителя в инклюзивном образовании и его психологическое влияние на детей. КиберЛенинка (2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  41. Необходимо задать параметр url= в шаблоне {{cite web}}. [ Федеральный закон "Об образовании в Российской Федерации" от 29.12.2012 N 273-ФЗ (последняя редакция)]. КонсультантПлюс (29 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  42. Необходимо задать параметр url= в шаблоне {{cite web}}. [ Статья 47. Правовой статус педагогических работников. Права и свободы педагогических работников, гарантии их реализации]. КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  43. Необходимо задать параметр url= в шаблоне {{cite web}}. [ Статья 48. Обязанности и ответственность педагогических работников]. КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  44. Необходимо задать параметр url= в шаблоне {{cite web}}. [ Статья 49. Аттестация педагогических работников]. КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
  45. Легконогих Вячеслав. Зарплата учителей в 2026 году: из чего складывается и будет ли повышение? postnews.ru (5 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  46. Диваева Эмма Ураловна. Повышение зарплаты учителей с 1 января 2026 года: последние новости. budgetnik.ru (10 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  47. В Татарстане расширили меры поддержки для начинающих учителей. kazan.mk.ru (11 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  48. Гордеева Надежда. Педагоги в Татарстане смогут получить сертификаты на улучшение жилищных условий. tatar-inform.ru (12 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  49. Прохорова Елена. «Кажется, что ты чем-то больна»: причины и последствия выгорания учителей. mel.fm (18 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.
  50. Лубков А. В. Педагогическое образование России: современное состояние, опыт, проблемы и перспективы. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2026.

Әдәбият

  • Джоэл Харрингтон. Праведный палач. Жизнь, смерть, честь и позор в XVI веке = Joel F. Harrington. The Faithful Executioner: Life and Death, Honor and Shame in the Turbulent Sixteenth Century. — М.: Альпина нон-фикшн, 2020. — ISBN 978-5-00139-190-6.