Агыйдел (елга)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Агыйдел
Мост через реку Белую (Ишимбай).jpg
Тавсирлама
Озынлык 1430 км
Бассейн 142 000 км²
Су чыгымы күләме 950 м³/с (тамакта)
Су агымы
Су башы  
 • Урнашкан Ирәмәл тавы
 • Елга башының биеклеге 744 м
 • Географик координаталар 54°32′20″ с. ш. 59°02′59″ в. д.GЯO
Тамак Түбән Кама сусаклагычы
 • Тамакның урнашкан урыны 62 м
 • Географик координаталар 55°53′14″ с. ш. 53°36′14″ в. д.GЯO
Елганың авышлыгы югары агымы — 2,6 м/км
урта агым — 1 м/км
түбәнге агымы — 0,4[1] м/км
Урнашу урыны
Регионнар Башкортостан, Татарстан
ГВРдагы коды 10010200112111100016731[2]
ГКГНдагы номеры 0190485
Агыйдел (елга) (Башкортостан)
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Агыйдел[3] (баш. Ағиҙел яки Агидель[4], рус. Белая[5][4][3]) — Көньяк Урал һәм Урал алды территориясендәге елга. Башкортстан һәм Татарстан территорияләре буйлап ага[6]. Чулманның сул һәм иң зур кушылдыгы (Чулман сусаклагычына коя)[7]. Уралтау якларында, Ирәмәлтау тирәсендә башлана.

Озынлыгы — 1 430 км, елга бассейны мәйданы — 142 000 км²[8][9]. Башкортстандагы иң зур елга[4].

Агыйдел елгасы бассейны

Тарих һәм этимология

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнәр тарафыннан «Идел» атамасы (борынгы заманда «Идел», «Итил», баш. Иҙел), хәзерге мәгънәсе белән туры килмәгән, Идел елгасы Агыйдел һәм Караидел (Уфа) елгалары кушылган урында башлана дип өйрәнелгән[10]. Агыйдел елгасы хәзерге Уфа шәһәренә кадәр аккан дип саналган. Атаманың «Идел» формасы башкорт халык авыз иҗаты әсәрләрендә[ru] һәм сөйләм телендә сакланып калган[11].

XVI–XVII гасырларда рус тарихи һәм географик әдәбиятында Белая Воложка формасы теркәлгән[12]. Әлеге форма 1627 елда басылган «Книге Большому чертежу» китабында теркәлгән[13].

Агыйдел сүзе «ак» һәм борынгы төрки «идел» — су, елга сүзләреннән ясалган. Шулай итеп, Башкортстан җирлегендәге ике елга — Агыйзел — ак елга һәм Уфа (яки Караидел, баш. Ҡариҙел) — «кара елга» аккан. Елгаларның исеме аларның урнашу урынына бәйле: Агыйдел елгасы көньяктан, Караидел төньяктан ага[14][15].

Елга башы Көньяк Уралда, Ирәмәл тавының көнчыгышындагы сазлыкларда[16], 744 метр биеклектә, Учалы районының Яңа Хөсәен авылы янында Әвәләк сырты итәгендә башлана. Тирлән авылыннан түбәнрәк үзән кискен тарая, кайбер урыннарда аның битләре текә, урман белән капланган. Уң як ярдагы Нөгеш кушылдыгы белән кушылгач, тигезлек зонасына якынайган саен, үзәнлекнең киңлеге арта бара. Караидел елгасы белән кушылгач, Агыйдел елгасы киң үзәнле һәм тыныч агымлы гадәти тигезлек елгасына әверелә.

Елга киң үзән буйлап, бормаланып ага, вак ермакларга бүленә. Уң як яры сул як ярыннан биегрәк.

Иң зур кушылдыклары: уң — Нөгеш, Сем, Караидел, Бөре, Тере Танып, сул — Ашкадар, Өршәк, Дим, Кармасан, Чәрмәсән, Базы, Сөн[17].

(Тамагыннан км; елгаларның озынлыгы 100 км дан күбрәк күрсәтелгән).

Рельеф һәм туфрак

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельефы күптөрлелеге белән аерылып тора. Ул күп еллар дәвамында формалашкан. Рельеф формасы иңкү тигез җирләрдән, калкулыклы тигезлекләрдән, тау сыртларыннан гыйбарәт. Башкортстанның Урал алды калкулыклы тигезлекләре төбәк мәйданының якынча 2/3 өлешен тәшкил итә.

Башкортстан территориясендә туфракның 4 төп төре бар: кәсле-көлсу, соры урман, кара һәм тау туфраклары.

Үсемлекләр дөньясы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киң яфраклы агачлы урманнар үсә һәм алар урыны-урыны белән генә очрый. Елганың ярларында бөрлегән, урта агымындагы ике як ярында тал, тирәк һәм гөлҗимеш агачлары үсә.

Гидрологик режим

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга суының төсе аксыл-көмешсыман. Төс суда эрегән кальций составындагы карбонат токымнары булудан гыйбарәт.

Агыйделнең югары агымындагы ярлары сазлыклы. Елга үзәне Тирлән авылыннан түбәнрәк кискен тарая. Аерым җирләрдә үзән һәм яр битләре текә һәм урман белән капланган. Уң кушылдыгы — Нөгөш елгасы койган урыннан түбәнрәк, тигезлек җиренә күчү барышында елга үзәне акрынлап киңәя бара. Елга бормаланып ага һәм тармакларга бүленә. Уң як яр сул як ярга караганда калкурак.

Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Бөре янында уртача еллык су чыгымы — 858 м³/с, тамагында — 950 м³/с. Су өсте ноябрьнең икенче яртысында боз белән каплана, апрель уртасында ачыла. Еллык су агымының якынча 60 % ы язгы ташу чорына туры килә, ул якынча 75 тәүлек дәвам итә. Язгы ташу башлануның уртача вакыты 10 апрельдә, тәмамлану вакыты — 23 июль. Ташу вакытында суның болганчыклык дәрәҗәсе 900 мг/л га кадәр җитә (башка вакытларда 50 мг/л дан артмый).

Елгада балык төрләреннән — чабак, керкә, алабуга, кушбаш, чуртан, җәен, шамбы, корбан балыгы, чөгә, густера, кыртыш, судак, ташбаш яши. Бәрде, таймень, опты балыкларының саны кимегән.

Хуҗалыкта кулланылышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанның мөһим су магистрале. Республикасының Гафури районы Табын авылыннан (656 км) суднолар йөри. Уфадан суднолар даими йөзә. Агыйдел туристлык рейслары оештырылган Мәскәү — Уфа су юлының бер өлеше булып тора.

Өч су узелыннан торган каскад төзү планлаштырыла: 2003 елда беренче Йомагуҗа сусаклагычы төзелә, 2005 елда Йомагуҗа ГЭСының соңгы агрегаты эшли башлый. Бу сусаклагычны төзү нәтиҗәсендә елга бик нык саега.

Елга суы бакчага сибү өчен кулланыла, сирәк очракта эчәр су итеп тә файдаланыла. Сәнәгать производстволары («Газпром нефтехим Салават» һәм башкалар) өчен куллану чикләнгән, прдеприятияләр судан куллануның йомык циклына күчә.

2019 елда Башкортстанның Илеш районы Груздевка авылыннан Татарстанның Актаныш районы Азәкүл авылына кадәр елганың юлы үзгәртелә һәм 23 километрлы участогы тирәнәйтелә[18]. Эшләрнең максаты — әлеге су-транспорт магистрале буенча Төркиягә һәм Иранга «елга-диңгез» классы суднолары ярдәмендә ашлык экспортлау[19][20][21].

Татарстан җирлегендәге Агыйдел буйларында ком-гравий чыганаклары эшкәртелә[22].

Күперләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елга аша бик күп күперләр салынган, шуларның иң зурлары — Уфада дүрт автомобиль һәм бер тимер юл күпере.

Административ чикләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агыйдел елгасы (су баскан тамагын да кертеп) түбәндәге районнар территориясе яисә чиге буйлап ага:

Шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агыйдел ярында Белорет, Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамак, Уфа, Благовещен, Бөре, Дүртөйле, Агыйдел шәһәрләре урнашкан[23].

Облака проходят бело-белые,

Но белей, чем эти облака,

Агидель, или по-русски Белая, —

Светлая, как девушка река.

Александр Филиппов

Белая река, капли о былом, ах, река-рука, поведи крылом.

ДДТ төркеме җыры.

Елга исеме татар һәм башкорт әдәбиятында һәм мәдәниятендә еш очрый (Тала тала, Ай, былбылым, Шайморатов генерал, Гүзәл Өфем — баш калам).

Агыйделне рәссамнәр Александр Тюлькин «На родине Нестерова», «Труниловка», «Ледоход» һәм башка хезәтләрендә[24], Борис Домашников «Утро на Белой», «На реке Белой» картиналарында сурәтләгән.

Елга турында Александр Филиппов, Сәләх Кулибай шигырьләрь яза, ДДТ төркеменең «Агидель» (Белая река) җыры бар.

Инкыйлабка кадәрге открыткаларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Истәлекле урыннар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агыйделнең башы — су туризмы өчен популяр урын.

Елга шактый озын булганлыктан, аның яр буйларында бик күп истәлекле урыннар бар: Белорет һәм Кагының тимер ясау заводлары, югары агымында күп санлы мәгарәләр (шул исәптән Шүлгәнташ мәгарәсе), Стәрлетамакның элеккеге тоз пристане һәм Табын ныгытмасы.

Су реестры күрсәткечләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиянең дәүләт су реестры мәгълүматлары буенча, Кама бассейны округына керә, елганың су хуҗалыгы участогы — Агыйдел елгасы чишмәсеннән алып Арский Ташы су үлчәү постына кадәр, елгасының кечкенә бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман.

Дәүләт су реестрында объект коды — 10010200112111100016731[8].

  1. В. А. Балков. БЕЛАЯ, река // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  2. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
  3. 1 2 Матвеев А. К. Белая // Географические названия Урала : Топонимический словарь. — Екатеринбург : Издательский дом «Сократ», 2008. — С. 35. — 352 с. — 8000 экз. — ISBN 978-5-88664-299-5.
  4. 1 2 3 Ағиҙел // Словарь топонимов Республики Башкортостан / сост.: А. А. Камалов, Р. З. Шакуров, З. Г. Ураксин, М. Ф. Хисматов. — Уфа : Китап, 2002. — С. 23. — 5000 экз. — ISBN 5-295-03192-6.
  5. Бе́лая // Словарь названий гидрографических объектов России и других стран — членов СНГ / под ред. Г. И. Донидзе. — М. : Картгеоцентр — Геодезиздат, 1999. — С. 42. — ISBN 5-86066-017-0.
  6. Белая (река в Башк. АССР) // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).
  7. Кама, река // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  8. 1 2 Дәүләт су реестры. Белая. textual.ru. Русия Табигать министрлыгы (1 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2018. Архивировано 29 март 2009 года.
  9. Н.И. Алексеевский, М.М. Антонова. Белая. — статья из научно-популярной энциклопедии «Вода России». Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2017.
  10. Егоров В. М. Историческая география Золотой Орды в XIII—XIV вв.
  11. Словарь топонимов Башкирской АССР. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1980. — 200 с. — С. 18-19.
  12. Словарь топонимов Республики Башкортостан. Уфа: Китап, 2002. — 256 с. — С. 23.
  13. Матвеев А. К. Географические названия Урала: Топонимический словарь. — Екатеринбург: Сократ, 2008. — 352 с. — С. 35.
  14. Поспелов Е. М. Географические названия мира: Топонимический словарь. — М: АСТ. 2001
  15. Уфа, река // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  16. Фролова Н.Л. Белая (река, бассейн Камы). Большая российская энциклопедия. bigenc.ru (16 февраль 2024).(Тикшерелгән 21 апрель 2025)
  17. Река Белая. Всероссийская общественная организация «Русское географическое общество». www.rgo.ru (25 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2025.(Тикшерелгән 21 апрель 2025)
  18. Русло реки Белая в Башкирии углубят для экспорта зерна водным путем. ПортНьюс - Информационно-аналитическое агентство. portnews.ru (12 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2024.
  19. Башкирия изменит русло Белой для экспорта зерна в Турцию и Иран. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2019. Архивировано 18 май 2019 года.
  20. Башкирия планирует поставлять зерно через реку Белую в Иран, Турцию и Прибалтику. www.bashinform.ru (17 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2019. Архивировано 18 май 2019 года.
  21. Башкирия планирует поставлять зерно в Иран, Турцию и Прибалтику по реке Белой. Bash.News (17 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2019. Архивировано 18 май 2019 года.
  22. Агыйдел. «Tatrica» татар энциклопедиясе. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2025.
  23. Пройти реку Белую (Агидель). Всероссийская общественная организация "Русское географическое общество". www.rgo.ru (21 ноябрь 2022).(Тикшерелгән 22 апрель 2025)
  24. Художник Тюлькин Александр Эрастович — Художник Тюлькин Александр Эрастович — жизнь и творчество. Архивировано из оригинала 17 ноябрь 2016 года.
  • В. А. Балков. БЕЛАЯ, река // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Ситников Г. Г., Феденко И. И. Москва—Уфа: По плёсам пяти рек(рус.). — М.: Географгиз, 1954. — С. 155—169. — 200 с. — 15 000 экз.
  • Белая, река в Башкирии // Большая советская энциклопедия : [в 66 т.] / гл. ред. О. Ю. Шмидт. — 1-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1926—1947.
  • Белая, притоки Камы и Лугани // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.