Туйма елгасы

Туйма елгасы - Каманың уң кушылдыгы. Удмурт Республикасыннан башлап, тамагы Алабуга шәһәре янында. Озынлыгы 124 км (Татарстан чикләрендә 84 км), бассейны 1446 км². Төп кушылдыклары Буҗай, Юраш, Каринка елгалары. Максималь су чыгымы 533 м³/с (1979). Елга тамагындагы еллык су агышы катламы елына уртача 146 мм. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 400—600 мг/л. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.