Чишмә елгасы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Чишмә
В параметре «Национальное название» нарушен синтаксис: его верное заполнение: «код языка/название/код второго языка/название». Пожалуйста, исправьте данную ошибку!
Тавсирлама
Озынлык 259 км
Су агымы
Су башы[?] Лениногорски шәһәреннән 28 км көньяктарак
Тамак Кама елгасы, Куйбышев сусаклагычы
 • Географик координаталар
ГВРдагы коды 11010000212112100003525[1]
ГКГНдагы номеры 0190373

Чишмә (лат. тат. Çişmə, рус. Шешма) елгасы, Каманың сул кушылдыгы. Самар өлкәсендә башлана (Лениногорск шәһәреннән 28 км көньяктарак), Татарстанның Түбән Кама районының Иске Чишмә авылы янында Куйбышев сусаклагычына коя. Озынлыгы 259 км (Татарстан чикләрендә 227 км), бассейнының мәйданы 6040 км². Төп кушылдыклары: Урман Чишмәсе, Куак, Чөкәнеш, Кичү, Талкыш. Елга тамагында еллык су агышы катламы уртача 112 мм. Су агашы көйләнгән. Җир асты сулары белән туена. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 600—700 мг/л. Урта һәм түбән агымында су баса торган болыннар. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.