Чулман

Чулман (шулай ук Кама, рус. Кама, баш. Кама, коми Кам, коми-перм. Кама, удм. Кам) — Россиянең Европа өлешендәге елга, Идел елгасының сулъяк кушылдыгы, Татарстан республикасының (Иделдән кала) икенче зур елгасы.

Озынлыгы 1805 чакрым[2][3][4] (Куйбышев сусаклагычы төзелешенә кадәр 2030 чакрым була[5][6]). Елга бассейнында 75 меңгә якын елга бар, шуларның 95 % тирәсе — озынлыгы 10 чакрымнан кимрәк булган елгалар[7]. Бассейн мәйданы 507 000 км² артык[4][2][3], су чыгымы күләме — 3800 м³/с[6].

Елга авышлыгы 1952 өчен — 0,11 м/км[8].

Этимологиясе

Елга атамасы борынгы фин-угор чыгышлы булырга мөмкин[9]. Шулай да, А.С. Кривощекова-Гантман билгеләвенчә, угор гипотезасы җирле төбәкнең борынгы тарихы (неолит чоры) белән туры килми, ул вакытта топоним гадәттә «үтә күренмәле, чиста, якты» (хант. кам — рус. прозрачный, чистый) билгеләре буенча түгел, ә бәлки «су, агым, елга» билгеләре буенча барлыкка килгән. Шулай ук автор атаманың удмурт чыгышлы булуын да нигезсез дип таба (Фасмер сүзлегендә — удм. кам «елга, олы елга»[10]) һәм аны икенчел дип саный. Удмуртлар еш кына Каманы Кам-шур (рус. Кам-река, Кама-река)[11] дип атыйлар.

Борынгы гипотезаларның берсе буенча, Кама елгасы исеменнән коми (коми-морт — «Кама кешеләре») этнонимы килеп чыккан[12]. Бу шулай ук Кама гидронимының килеп чыгышын борынгы Пермь диалектларында эзләргә кирәклегенә ишарәли[11].

Кама атамасы Финляндиядә һәм Россиянең төньяк төбәкләрендә таралган Кемь, Хем, Кеми, Кюми кебек сүзләр белән нигездәш тә була ала[11].

Пермь Камасыннан тыш, Уралның һәм Себернең төрле урыннарында (шулай ук Карелиядә) шундый ук исемдәге кечкенә елгалар бар. Моннан тыш, күп урыннарда охшаш тартык авазлы (К һәм М) гидронимнар очрый, бу исә «елга» мәгънәсендә ерак уртак бер тамыр булуына ишарәли. Бу тамыр Пермь Камасы исеменең нигезе була алса да, аны бу ярларга нинди халык алып килгәнлеге әлегә төгәл билгеле түгел[13]. Фаразланган Евразия географик терминына Конда, Омь, Вагиль бассейннарында Кама гидронимының тәңгәллеге уңаеннан Кривощекова-Гантман, мондый тикшеренүләрдә Урал Камасының исемен Хабаровск краена кадәр барып җиткән Кама буе кешеләре алып килү мөмкинлеген кире кагарга кирәк, дип билгели. Мәсәлән, ханты һәм манси телләренә ят булган «Кама» атамасы урынына Вагиль һәм Конда кушылдыклары түбәндәгечә яңгырар иде: Камюган, Камеган (хант. юган, еган — елга), яисә Камья (манс.  — елга)[11].

Фәндә хәзергә кадәр Кама гидронимының килеп чыгышы турында бердәм фикер юк[11].

Географиясе

undefined

Чулман Югары Чулман калкулыгының үзәк өлешендә, 335 м биеклектә, элеккеге Карпушата авылы (хәзерге Удмуртия Республикасының Кез районы, Кулига авылы составына керә) янындагы дүрт чишмәдән башлана. Башлыча Биек Идел аръягы калкулыклары арасындагы киң, урыны белән тарая торган үзән буйлап ага. Югары агымнарда (башыннан алып Пильво елгасы тамагына кадәр) су юлы тотрыксыз һәм бормалы, тугайда җәелгән[4].

Вишера елгасы койганнан соң, Чулман күпсулы елгага әверелә; ярлары үзгәрә: сулъяк яры түбән һәм күбесенчә болын характерында, уңъяк яры буеннан буена калку һәм урыны белән текә. Бу участокта утраулар күп, сайлыклар очрый. Агыйдел елгасы койган җирдән түбәнрәк Чулманның уңъяк яры биегәя, сулъяк яры киресенчә түбәнәя. Түбән агымнарда Чулман киң (15 чакрымга кадәр) үзәнлектә ага, су юлының киңлеге — 450–1200 м; тармакларга бүленә. Нократ тамагыннан түбәнрәк елга Куйбышев сусаклагычының Кама култыгына коя[4].

Чулман һәм Вычегда бассейннарын XIX гасырда үтәли Төньяк Екатерина каналы тоташтырган була, ул үтәли үзәндә урнашкан һәм чикләрендә Төньяк Кельтма белән Көньяк Кельтма елгалары ага. Кельтма депрессиясендә, бозлану вакытында, Вычегданың боз белән бөялүе сәбәпле, палеоүзәнлек аша Вычегдадан Чулманга су агымы төшә (Кельтма спиллвее). Суның төньяктан көньякка соңгы агымы монда 100 мең еллар элек була[14][15].

undefined

Бәхәсле мәсьәләнең берсе — Чулман Иделгә коямы, яисә киресенчәме[18][19]? Бозлык чорына кадәр һәм шул чорда Идел түгел, ә бәлки Вишера һәм Агыйдел белән кушылганнан соң, Чулман Каспий диңгезенә коя торгандыр, шул ук вакытта Югары Кама Кельтма уйсулыгы аша Төньяк Боз океанына агып төшкән булгандыр[20].

Урта гасырлардагы гарәп географик традициясе буенча, Чулманның түбән агымы — Агыйделнең койган урыныннан алып Иделгә кушылганга кадәр — чишмә башы Агыйделнең югары өлешендә башланган Итил дип аталган «бөек елганың» бер өлеше булган. XIII гасырлар тирәсендә болгарлар һәм гарәпләр Каманы Агыйдел белән кушылган урынга кадәр өске өлешен Ак Чулман (яки Чулыман) дип атаганнар, ә аннан түбәнрәк өлешен Кара Итил дип йөрткәннәр[17].

Елга буендагы торак пунктлар һәм кичүләр

Чулман буенда урнашкан шәһәрләр:

Чулман аша 22 кичү, шул исәптән 11 күпер салынган.

Кушылдыклары

Чулман бассейнында 75 меңгә якын елга бар, аларның 95 % ын озынлыгы 10 чакрымнан да артмаган вак елгалар тәшкил итә. Сулъяктан төп кушылдыклары — Көньяк Кельтма, Колва белән Вишера, Сылва белән Чусовая, Уфа белән Агыйдел, Ык, Зәй, Чишмә, Минзәлә; уңъяктан — Коса, Обва, Нократ, Иж, Тойма, Мишә. Каманың барлык уң кушылдыклары (Коса, Уролка, Кондас, Иньва, Лсьва, Обва) һәм сул кушылдыкларының бер өлеше (Весляна, Лунья, Леман, Көньяк Кельтма) — төньяктан ага торган тигезлек елгалары. Тау, салкын һәм тиз агымлы елгалар Урал тауларыннан башлана һәм Чулманга сулъяктан коя (Вишера, Яйва, Косьва, Чусовая һәм аларның кушылдыклары).

Тәртип буенча елга тамагыннан, җәяләр эчендә 100 чакрымнан узып киткән елгаларның озынлыклары бирелә:

Гидрология

Туклану күбесенчә кар, шулай ук җир асты сулары һәм яңгыр аша; язгы ташу вакытында (март–июнь айларында) еллык агымның 62,6% тан артыгы уза, җәй һәм көз көннәрендә — 28,3 %, кышын — 9,1 %. Биеклекнең тирбәнеш колачы-югары агымнарда 8 м һәм түбән агымнарда 7 м га кадәр җитә. Кама ГЭСы янында уртача су чыгымы — 1630 м³/с, Воткинск ГЭСы янында — якынча 1750 м³/с, Тамакта — якынча 4100 м³/с, иң зур су чыгымы — якынча 27 500 м³/с. Каманың еллык агымы нормасы — 117 км³, Чулман Россиядә Алдан һәм Ангарадан кала өченче агымлы елга булып тора. Суның туңуы бозның мул барлыкка килүе һәм боз кузгалуның 10-20 тәүлек дәвам итүе белән сыйфатлана. Югары агымнарда ноябрь башыннан һәм түбән агымнарда ноябрь ахырыннан апрельгә кадәр боз тора. Язгы боз китү 2-3 тәүлектән 10-15 тәүлеккә кадәр дәвам итә[4].

Идел-Кама сусаклагычлары каскады төзелгәннән соң, Каманың озынлыгы шактый кими һәм елга Куйбышев сусаклагычының Кама култыгына коя башлый. Элек Кама түбәнлекләренә караган барлык су җыю мәйданы Куйбышев сусаклагычына күчә, һәм Кама бассейнының су җыю урыны 521 700 км² дан 507 мең км² га кадәр кими[6].

Хуҗалыкта кулланышы

Елгада өч сусаклагыч һәм ГЭС төзелгән: Уромка елгасы тамагыннан (Кама тамагыннан 996 чакрым) Кама сусаклагычы (Кама ГЭСы) башлана, аннан турыдан-туры түбәнрәк — Воткинск сусаклагычы (Воткинск ГЭСы), аннан соң — Түбән Кама сусаклагычы (Түбән Кама ГЭСы).

Спорт

Чулманда җилкәнле спорт буенча Пермь краенда иң зур ярышлар — «Кама Кубогы» регатасы үткәрелә.

Суднолар йөреше

Чулман суднолар йөри торган иң зур артерия булып тора. Сусаклагычлар төзү суднолар өчен йөрү шартларын яхшырта. Чулман Керчевский бистәсенә (966 км) кадәр (монда иң зур тупланма рейд урнашкан), ә биек су буйлап тагын 600 чакрымга суднолар йөрешле. Түбән Камада суднолар йөри торган тирәнлекләрдә һәрвакыт тирәнәйтү эшләре алып барыла.

Төп портлар һәм пристаньлар: Соликамск, Березники, Лёвшино, Пермь, Краснокамск, Чайковский, Сарапул, Камбарка, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай. Пермьнан Мәскәүгә, Түбән Новгородка, Әстерханга, Уфага регуляр пассажир рейслары эшли. Чулман буйлап круизлар оештырыла, чөнки елганың табигый матурлыгы бик күп туристларны җәлеп итә.

Табигать

Елгада чөгә балыгы, мәрсин, корбан, кәлчәк, сазан, табан балык, опты, густера, бәртәс, кушбаш, җилембалык, сыла, алабуга, шыртлака, чуртан, налим, җәен һәм башка балыклар бар. Югары агымнарда (урыны белән кушылдыкларда) таймень һәм бәрде очрый. Төрле төсле форель җибәрелә. Су үсемлекләре бигрәк тә күпсанлы култыкларда һәм затоннарда яхшы үсеш алган.

Хәзерге вакытта Кама сәнәгать агынты сулары белән нык пычрана.

Галерея

Искәрмәләр

Шәрехләр
  1. А. М. Белавин XIII гасырны тасвирлап, болгарлар һәм гарәпләр Каманың Агыйдел белән кушылганчыгы түбән агымын «Кара Итил» дип (Ак Итил картада күрсәтелмәгән), ә югары өлешен — Чулман, яки Чулыман дип атаганнар[17].
Чыганаклар
  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
  2. 1 2 Кама // научно-популярная энциклопедия «Вода России». Дата обращения: 17 ноября 2016.
  3. 1 2 Дәүләт су реестры. Кама (рус.). textual.ru. Русия Табигать министрлыгы (1 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026. Архивировано 29 март 2009 года.
  4. 1 2 3 4 5 Исландия — Канцеляризмы. — М., 2008. — С. 578. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 12). — ISBN 978-5-85270-343-9.
  5. Судоходные реки России (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 сентябрь 2015. Архивировано 8 июнь 2017 года.
  6. 1 2 3 Микова К. Д. Кама, река, левобережный приток р. Волги (рус.). Энциклопедия «Пермский край». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2019. Архивировано 12 август 2012 года.
  7. Зайцева И. С. Кама (река) (рус.). bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 март 2026.
  8. Соколов А. А. Реки, их хозяйственное значение и использование. Центральная и южная части Европейской территории СССР // Гидрография СССР [рус.]. — Л.: Гидрометеоиздат, 1952. 22 гыйнвар 2021 елда.архивланган
  9. Матвеев А. К. Географические названия Урала : Топонимический словарь. — Екатеринбург : Издательский дом «Сократ», 2008. — С. 117—118. — 352 с. — ISBN 978-5-88664-299-5.
  10. Кама // Этимологический словарь русского языка = Russisches etymologisches Wörterbuch : в 4 т. / авт.-сост. М. Фасмер ; пер. с нем. и доп. чл.‑кор. АН СССР О. Н. Трубачёва. — Изд. 2-е, стер. — М. : Прогресс, 1986. — Т. II : Е — Муж. — С. 172.
  11. 1 2 3 4 5 Кривощёкова-Гантман А. С. Географические названия Верхнего Прикамья: С кратким топонимическим словарём [рус.]. — Пермь: Пермское книжное издательство, 1983. — С. 94—98.
  12. Напольских В. В. К начальным этапам этнической истории коми (рус.). Архивировано из оригинала 28 март 2015 года.
  13. Полякова Е. Н. Старинные названия на карте Перми. ПГНИУ, 2013. — С. 22—39. (рус.). lingvofolkperm.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2018. Архивировано из оригинала 4 ноябрь 2018 года.
  14. Воды рек, стекающих сейчас в Северный Ледовитый океан, когда-то текли в бассейн Каспийского моря. На востоке республики Коми работает экспедиция Института географии РАН Институт географии РАН (рус.). igras.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2021. Архивировано 28 сентябрь 2020 года., 02/09/2020
  15. В таёжных лесах Коми работает экспедиция палеогеографов (рус.). scientificrussia.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2021. Архивировано 17 май 2021 года., 2 сентября 2020 г.
  16. Карта царства Булгарского. www.etomesto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2021. Архивировано 28 гыйнвар 2021 года.
  17. 1 2 Белавин А. М. Западное Приуралье в составе Булгарского государства // История татар Западного Приуралья. Том I. Кочевники Великой степи в Приуралье. Татарские средневековые государства / Коллективная монография. Архивировано 11 февраль 2021 года.. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2016. — С. 73. — 464 с. — ISBN 978-5-94981-225-9
  18. Волга. Энциклопедия (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2019. Архивировано 13 октябрь 2018 года.
  19. Комлев А. М., Черных Е. А. Реки Пермской области. — Пермь, 1983. — С. 7—43.
  20. Назаров Н. Н., Копытов С. В. Реконструкция этапов развития Кельтминской ложбины по геоморфологическим данным (Предуралье) // География и природные ресурсы : журнал. — № 3. — С. 154. Архивировано из первоисточника 21 гыйнвар 2021.
  21. Куйбышев сусаклагычы Чулман озынлыгына керми

Әдәбият

  • Кама, река // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Ситников Г. Г., Феденко И. И. Москва—Уфа: По плёсам пяти рек [рус.]. — М.: Географгиз, 1954. — 200 с. — 15 000 экз.
  • Рыжавский Г. Я. По Каме и её притокам [рус.]. — М.: Физкультура и спорт, 1986. — 241 с. — (По родным просторам). — 45 000 экз.
  • Торопов С. А. По голубым дорогам Прикамья: Туристские маршруты [рус.]. — Пермь: Пермский край, 2009. — 288 с.
  • Определитель рыб бассейна средней Камы [рус.]. — Пермь, 2004.
  • Кама (река в Европ. части СССР) // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).
  • Кама // Словарь современных географических названий / Рус. геогр. о-во. Моск. центр; Под общ. ред. акад. В. М. Котлякова. Институт географии РАН. — Екатеринбург: У-Фактория, 2006.