Ангара

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Ангара
Тавсирлама
Озынлык 1779 км
Бассейн 1 039 000 км²
Су агымы
Су башы Байкал
 • Географик координаталар 51°52′00″ с. ш. 104°49′10″ в. д.GЯO
Тамак Енисей
 • Тамакның урнашкан урыны 76 м
 • Географик координаталар 58°06′00″ с. ш. 93°00′00″ в. д.GЯO
ГВРдагы коды 16010100112116200000012[1]
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Ангара́ (рус. Ангара, бүр. Ангар мүрэн) — Русиянең Иркутск өлкәсе һәм Красноярск краендагы елга. Енисейнең иң күп сулы кушылдыгы.

Озынлыгы — 1779 км. Бассейнының — 1,040 мең км². Байкал күленнән агып чыга.

Төп кушылдыклар: уңнан — Илим, Оса, сулдан — Иркут, Белая, Ока, Тасеева. Кар һәм яңгырлардан су ала.

Кушылу җирендә уртача су чыгымы 5100 м³/сек. Түбән агымында октябрь-ноябрьда, Братск сусаклагычында ноябрь-декабрьда боз белән каплана. Майның беренче яртысыннан боз эри башлый.

Ангараның югары агымында сускалагычлар каскады төзелгән, Иркутск, Братск, Усть-Илим ГЭСлары эшлиләр, Богучаны ГЭСы төзелә.

Көймәләр йөрешле елга. Ангарада торучы шәһәрләр: Иркутск, Ангарск, Усолье-Сибирское, Свирск, Братск, Усть-Илимск һәм Кодинск.

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 16. Ангаро-Енисейский район. Вып. 2. Ангара / под ред. Т. С. Кирилловой, Н. Н. Корчажниковой. — Л.: Гидрометеоиздат, 1965. — 224 с.