Бурят теле

Бурят теле (үзатамасы — буряад хэлэн) — бурят халкының туган теле. Бурятиядә рәсми тел булып санала.

Язу

А а Б б В в Г г Д д Е е Ё ё Ж ж
З з И и Й й К к Л л М м Н н О о
Ө ө П п Р р С с Т т У у Ү ү Ф ф
Х х Һ һ Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы
Ь ь Э э Ю ю Я я

Саннар

Татар телендә Классик монгол телендә Халха телендә Бурят телендә
1 Бер Nige Neg Negen
2 Ике Qoyar Xoyor Xoyor
3 Өч Ghurba(n) Gurav Gurban
4 Дүрт Dörbe(n) Döröv Dürben
5 Биш Tabu Tav Taban
6 Алты Jirghugha(n) Zurgaa Zurgaan
7 Җиде Dolugha(n) Doloo Doloon
8 Сигез Naima(n) Naim Naiman
9 Тугыз Yisü Yos Yühen
10 Ун Arba(n) Arav Arban

Таралышы

Бурят теле Россиянең Себер өлешендә, Монголиядә, Кытайда таралган.

Социолингвистик мәгълүмат

Бурят теле көнкүреш сөйләмнең барлык сфераларында аралашу функцияләрен башкара. Әдәби бурят телендә нәфис (оригиналь һәм тәрҗемә), җәмгыяви-сәяси, укыту-фәнни әдәбияты бастырыла, республикакүләм («Буряад үнэн») һәм район газеталары нәшер ителә, опера, драма театрлары, радио, телевидение эшли.

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә