Фин теле

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Фин теле
Үзисем: suomi
Илләр: Финляндия, Швеция, Эстония, Норвегия, Россия
Рәсми халәт: Финләндия байрагы Финләндия, Flag of Karelia.svg Карелия Республикасы (Россия байрагы Россия Федерациясе)[1]
Күзәтүдә тора: Институт исконных языков Финляндии[d]
Сөйләшүчеләр саны: 7 млн
Дәрәҗә: 52
Халәт: иминлектә[d]
 Классификация
Төркем:
Язу: латин язуы һәм скандинавский Брайль[d]
Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97: фин 740
ISO 639-1: fi
ISO 639-2: fin
ISO 639-3: fin

Фин теле́ (үзатамасы suomi, suomen kieli) — фин-угор телләренең балтыйк-фин төркемчәсенә караучы тел. Финляндиянең рәсми теле (швед теле белән беррәттән). Финлядиядә яшәүче 4,7 миллион кешенең (ил халкының 92 проценты) туган теле. Европа Берлегенең рәсми телләренең берсе. Швециядә — монда финча якынча 300 000 кеше сөйләшә — рәсми рәвештә милли азчылыклар теле дип танылган. Моннан тыш, фин телендә сөйләшүче кечерәк төркемнәр Норвегия (Финмарк өлкәсе), Россия (Карелия өлкәсе) һәм Эстониядә дә бар.

Фин-угор теле буларак фин теле Европада иң күп таралган индо-герман телләреннән ныкъ аерыла. Шулай да берничә гасыр дәвамындагы аралашу нәтиҗәсендә синтаксисы һәм сүз байлыгы берникадәр тирә-яктагы индо-герман телләренә охшашланган. Фин теленең үзенчәлекләренннән агглютинатив төзелеш, күпсанлы килешләр (барысы 15), катлаулы морфонология (сузыклар гармониясе һ.б.), грамматик җенес категориясе булмауны атарга мөмкин.

Агглютинатив тел булу — фин һәм татар телләре өчен (һәм башка төрки телләр өчен дә) уртак сыйфат.

Башка телләрдә фин теленнән алынма сүзләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инглиз телендә иң күп кулланыла торган фин сүзе булып сауна тора, ул шулай ук күп башка телләргә дә кергән.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]