Карачай-балкар теле

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Карачай-балкар теле
Үзисем: къарачай-малкъар тил, тау тил
Илләр: Россия
Төбәкләр: Карачай-Чиркәсия, Кабарда-Балкария
Рәсми халәт: Карачай-Чиркәсия, Кабарда-Балкария
Сөйләшүчеләр саны: ~400 000
Халәт: куркыныч астында[d][1]
 Классификация
Төркем:
Язу: кирилл язуы и латин язуы
Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97: као 280
ISO 639-1:
ISO 639-2: krc
ISO 639-3: krc

Карачай-балкар теле (къарачай-малкъар тил, таўлу тил) — карачайлар һәм балкарларның теле. Төрки телләргә керә. Карачай-Чиркәсия һәм Кабарда-Балкариядә, Урта Азиядә, Төркиядә, Якын Көнчыгыш илләрендә таралган. Гомум сөйләшүчеләр саны якынча 400 мең кеше.

Гарәп әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латин әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елда карачай-балкар теле өчен латин әлифбасы кабул ителә:

A a B в C c Ç ç D d E e F f G g
Ƣ ƣ I i J j K k Q q L l M m N n
Ꞩ ꞩ O o Ө ө P p R r S s Ş ş T t
Ь ь U u V v Y y X x Z z Ƶ ƶ

1926 елда әлифбага Ꞑꞑ, H h, W w хәрефләре өстәлә.

Кирилл әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карачай-балкар теле өчен кирилл әлифбасы 1924 елда төзелә, әмма ул кабул ителми:

Аа Ää Ее Оо Öö Ыы Ии Уу Ӱӱ Кк Ққ Гг Ӷӷ Хх Х̆х̆ Нн Ңң Пп Лл Тт Дд Жж Сс Зз Чч Шш Бб Рр Фф Мм Вв Цц Юю Яя ь й

Рәсми рәвештә кириллица 1936 елда генә кабул ителә һәм рус әлифбасы хәрефләреннән һәм Гъ гъ, Къ къ, Нг нг диграфлардан торган. 19611964 елларда икенче әлифба гамәлдә торган: диграфлар юкка чыгарылалар, Ғ ғ, Ө ө, Җ җ, Қ қ, Ң ң, Ў ў, Ү ү, Һ һ хәрефләре өстәләләр. Соңрак карачай-балкар әлифбасы үзгәртеп корыла һәм шундый вариант әлеге вакытта кулланыла:

А а Б б В в Г г Гъ гъ Д д Дж дж Е е
Ё ё Ж ж З з И и Й й К к Къ къ Л л
М м Н н Нг нг О о П п Р р С с Т т
У у Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ ъ
Ы ы ь Э э Ю ю Я я

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]