Кырымтатар теле
Кырымтатар теле (кырымтат. qırımtatar tili, къырымтатар тили) — кырым татарларының милли теле. Кырым Республикасының дәүләт телләренең берсе һәм Кырым Автономияле Республикасында берничә рәсми функциягә ия тел. Төрки телләренә керә. Язу кирилл һәм латин әлифбаларына нигезләнгән. Татар теле кебек үк кырымтатар теле — агглютинатив тел.
Хәзерге вакытта кырымтатар теле ЮНЕСКО тарафыннан югалуы җитди куркыныч астында булган телләр арасына кертелгән.[3]
Сөйләшүчеләр саны
Әлифба
1929 елга кадәр гарәп графикасы, соңрак латин графикасы нигезендәге язудан файдаланган (яңалиф), 1938 елда исә кирилл графикасы нигезендәге язу кулланыла. 1990-еллардан бирле 1997 елда Кырым Югары Шурaсы карары белән тәсдыйк ителгән лaтин әлфбасы да кулланыла. Ул 1930-елларда кулланылган әлифбадан аерыла, аның нигезе — Q һәм Ñ хәрефләре кушылган төрек әлифбасы. Хәзрге зaмaндa кирилл әлифбасы да, лaтин әлифбасы да қуллaнылaлaр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк ки, интeрнeтта күбесенчә лaтин әлифбасы кулланыла, китаплар китaплaр, мәҗмугалар исә күбесенчә кирилл әлифбасында бaсылa. Латин имләсен куллану турында махсус федераль кануны кабул итмәгәнлектән, Россиядә дәүләт кырымтатар теле өчен кирилл имләсе куллана.[4]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Договор между Российской Федерацией и Республикой Крым о принятии в Российскую Федерацию Республики Крым и образовании в составе Российской Федерации новых субъектов, Статья 3 [рус.]
- ↑ ethnologue. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2012. Архивировано 5 октябрь 2008 года.
- ↑ Атлас языков, находящихся под угрозой исчезновения | Организация Объединённых Наций по вопросам образования, науки и культуры. www.unesco.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2019. Архивировано 5 гыйнвар 2021 года.
- ↑ http://ru.krymr.com/content/article/26784369.html