Төркия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Төркия
Flag of Turkey.svg
Байрак
Emblem of Turkey.svg
Илтамга
Шигарь Yurtta sulh, cihanda sulh Edit this on Wikidata
Башкала Әнкара
Халык саны 85 279 553 (1 гыйнвар 2023, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 29 октябрь 1923 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Рәсми тел төрек теле
География
Мәйдан 783,562 км²
Координатлар 39°N 36°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Төркия президенты
Дәүләт башлыгы Рәҗәп Таййип Әрдоган
Башлык исеме Төркия президенты
Хөкүмәт башлыгы Рәҗәп Таййип Әрдоган
Икътисад
Акча берәмлеге Төркия лирасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 9% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.07 (2014)[2]
КПҮИ 0.838 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 75.755 ел (2016)[4]
Пинсә яше 60 яшь
Джини коэффициенты 41.9 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 110 (янгын сакчылары)[6]
  • Электр аергычы төре Schuko,[7] Europlug[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт
    Телефон коды +90
    ISO 3166-1 коды TR
    ХОК коды TUR
    Интернет домены .tr

    Төркия (төр. Türkiye), рәсми атамасы Төркия Җөмһүрияте (төр. Türkiye Cumhuriyeti) — Европа һәм Азиядә урнашкан дәүләт. 1920-еллар башында, Госман империясе таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Төркиянең күпчелек территориясе Кече Азия ярымутравына туры килә, Европада исә кечкенә өлеш урнаша.

    Көнчыгышта Төркия Гөрҗистан, Әрмәнстан, Нахчыван автономияле республикасы (Азәрбайҗан) һәм Иран; көньякта — Гыйрак һәм Сүрия; көнбатышта Греция һәм Болгария дәүләтләре белән чиктәш. Төркия дүрт диңгез тарафыннан юыла: Кара диңгез, Урта диңгез, Эгей диңгезе һәм Мәрмәр диңгезе.

    Төркия — борынгы һәм тарихи мәдәниятле демократик, унитар, конституцион җөмһүрият. Ул Европа шурасы, НАТО, OECD, ОБСЕ кебек оешмаларның әгъзасы.

    Этимология

    Төркия исемен (Türkiye) төрек телендә ике өлешкә бүлеп була: Türk, ягъни "төрек", борынгы төрки телдә "көчле" дигәнне аңлата, һәм -iye, гарәб суффиксы."Төркия" исеме иске француз Turquie сүзеннән ,ә бу сүз ,үз чиратында,урта гасырлардагы латин Turchia формасыннан барлыкка килә.

    Тарих

    Төп мәкалә: Төркия тарихы
    Мәшһүр Троя диварлары
    Сөләймания мәчете — Госман империясеннән калган иң мәшһүр архитектур һәйкәлләрнең берсе.
    • Никея басып алына.
    • Конья солтанаты барлыкка килә, әкрен генә ул үз җирләрен киңәйтә.
    • Конья солтанаты монголлар, Хулагуидлар хакимлеге астына эләгә. 1307 елда кече кенәзлекләргә тарала. Аларның арасында булган Госман бәйлеге (ягъни округы) Госман империясенең нигезе булачак.
    • Альфонсо X Төркия (Turquia) башкаласы Экбатан турында хәбәр итә[9].
    • Хулагуидлар, соңгы сәлҗук солтанын тәхеттән куып, бу дәүләтне юк итәләр.
    • Эртугрул улы һәм варисы, «солтан» титулын кабул итә һәм Конья солтаннарының идарәсен танымый. Аның исеме белән төрекләр госманлылар дип атала башладылар. Кече Азиядә аларның хәкимияте азая бара.
    Цельсий китапханәсе бинасы
    • янычарларга таяна.
    • 1362 елда, Европадагы җирләрне басып алып, төрекләр башкаланы Әдирнә шәһәренә күчерәләр.
    • Баязит I һәм венгер патшасы Сигизмунд I гаскәрләре арасында сугыш (Никополь сугышы). Бу сугышта җиңү Госман империясенең Балкан ярымутравында хакимлеген ныгыта.
    • Әмир Тимурга сугышны оттырып, Баязит I әсирлеккә эләгә һәм вафат була (бәлки, үз-үзенә кул сала). Ләкин 30 елдан соң аның варислары таралган илне яңадан берләштереп көнбатышка хәрәкәтне дәвам итәләр.

    Госман империясе

    Иң көчле вакытында Госман империясе

    Үзәк Европа өстендә контроль тоту өчен көрәште [10].

    242 ел дәвамлыгында Госман империясе Россия белән сугышты, шул сугыш аны нык көченнән чыгарды. 20 гасыр башына Госман империясенең кайбер өлешләрендә сепаратистик фикерләр көчәйде. Империя үз территорияләрен югалта башлады.

    Алманиянең ярдәмен алу өмете белән Госман империясе Беренче дөнья сугышында катнаша. Шушы ук чорга нык бәхәсле булган әрмәннәр геноциды туры килә [11][12]. Нәтиҗәдә, Госман империясе сугышта җиңелә һәм дәүләт буларак яшәүдән туктый.

    Төркия Җөмһүрияте

    Беренче дөнья сугышында җиңүчеләр имзалаган килешү буенча империя берничә өлешкә бүленергә тиеш була. Греция гаскәрләре Төркия территорияләренә керә. Әлбәттә, бу хәлләр, ягъни Истанбул, Измир һәм башка территорияләрнең басып алынуы төрекләрне тыныч калдыра алмый. Мостафа Кемаль Ататөрек җитәкчелеге астында булган милли хәрәкәт көчләре бәйсезлек өчен көрәш башлый. 1922 елның 18 сентябрендә дәүләт тулысынча оккупантлардан азат ителә. 1923 елның 24 июлендә исә Төркиянең чикләрен һәм суверенитетын дөнья җәмәгатьчелеге таный. 1923 елның 29 октябрендә башкаласы Әнкарада булган яңа Төркия Җөмһүрияте игълан ителә [13]. Аның беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөрек була.

    Ататөрек Төркияне иске империя калдыкларыннан читләштерү өчен күп реформалар үткәрә башлый [13]. 1925 елның декабрендә Төркия Хиҗри тәкъвимнән Милади тәкъвименә күчә. 1934 елда аңа Ататөрек (төрекләр атасы) исемен бирәләр. 1938 елда Мостафа Кемаль Ататөрек вафат була.

    Икенче дөнья сугышы вакытында Төркия нейтралитет саклый, ә 1945 елда исә БМОга керә. 1952 елның 18 февралендә Төркия НАТОда әгъзалык итә башлый.

    1974 елның 20 июлендә Төркия гаскәрләре Кипрга керә. Тугыз елдан соң Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте игълан ителә. Әлеге илнең суверенлыгын фәкать Төркия таный [14].

    Кенан Эврен җитәкчелеге астында хәрби инкыйлаб үтә. Абдуллаһ Гөл 2009 елда Татарстанга эшче сәфәр белән килгән иде [15].

    Дәүләт төзелеше

    Төркия — парламентлы демократик җөмһүрият. 1923 елдан башлап, Төркиядә секуляризация, ягъни дәүләтне диннән аеру, процессы барган иде[16]. Төркия конституциясе илне үзәкләштерелгән унитар дәүләт булып билгели. Дәүләтнең төп идеологик доктринасы — ататүркчелек.

    Төркиядә канун чыгару хокукы берпалаталы парламентка — Төркия Бөек Милли Мәҗлескә бирелгән. Ул дүрт елга (2007 елга кадәр 5 елга) сайланган 550 депутаттан тора. Фиркәләр өчен минималь бусага — 10 %.

    Файл:Cropped rte.JPG
    Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Әрдоган

    Дәүләт башлыгы — Төркия Җөмһүрияте президенты. Аның вәкаләтләре күбрәк церемониаль характерын йөртә. Кануннар үтәлеше артыннан премьер-министр җитәкләгән хөкүмәт карый, ләкин президентның да күп вакәләтләре бар. Абдуллаһ Гөл, Рәҗәп Эрдоган үти. Хәзер президентны халык биш елга сайлый.

    Төркиянең югары мәхкәмәсе — Төркия Конституцион мәхкәмәсе. Ул 11 даими һәм 4 алыштырган әгъзадан тора.

    2007 елның 21 октябрендә Төркиядә Конституциягә үзгәртүләр кертү буенча референдум узган иде. Төзәтүләр буенча президент халык тарафыннан сайланырга тиеш (элек аны парламент сайлаган иде), Милли Мәҗлескә сайлаулар исә һәр 4 ел үтәргә тиеш.

    Хәзерге вакытта Милли Мәҗлестә иң күп урынны Ак партия ала.

    референдум (tr) нәтиҗәләре буенча, Төркия парламент җөмһүриятеннән президент җөмһүриятенә әверелә, ил президенты бер үк вакытта дәүләт башлыгы да, хөкүмәт башлыгы да булып тора. Премьер-министр вазифасы бетерелә.

    сайлаулары (tr) белән бервакытта үткәрелә. Сайлау нәтиҗәләре буенча, илнең президенты итеп, янәдән Рәҗәп Таййип Әрдоган сайлана.

    2018 елда Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесенә 600 депутат сайлана.

    • «Халык Берлеге» альянсы — 344 депутат (Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе — 295 урын; Милли хәрәкәт фиркасе — 49 урын)
    • «Милләт Берлеге» альянсы — 189 депутат (Җөмһүрият халык фиркасе — 146 урын; Яхшы фирка — 43 урын)
    • Көрдләр — 67 депутат (Халык демократик фиркасе — 67 урын)[17]

    2023 елның 14 маена Төркиядә парламент сайлаулары белән бергә президент сайлаулары планлаштырылган.[18]

    Дәүләт гимны

    Istiklâl marşı

    (беренче куплет)

    Korkma, sönmez bu şafaklarda yüzen al sancak;

    Sönmeden yurdumun üstünde tüten en son ocak, tüten en son ocak.

    O benim milletimin yıldızıdır, parlayacak;

    O benimdir, o benim milletimindir ancak.

    Çatma, kurban olayım çehreni ey nazlı hilâl!

    Kahraman ırkıma bir gül! Ne bu şiddet bu celâl?

    Ne bu şiddet bu celâl?

    Sana olmaz dökülen kanlarımız sonra helâl,

    Hakkıdır, Hakk'a tapan, milletimin istiklâl!

    Истикълал маршы

    Курыкма, сүнмәс бу шәфәкъ нурларында ал байрак,

    Исән-имин илем өстендә янган иң соңгы учак, янган соңгы учак,

    Ул минем милләтемнең йолдызыдыр – балкыячак,

    Минем милләтемнең, милләтемнең анчак.

    Чытма йөзеңне, зинһар өчен, әй, назлы һилал,

    Каһарман халкыма гөл сыман бу шиддәт һәм бу җәләл, бу шиддәт һәм бу җәләл.

    Юкса, синең өчен түккән каныбыз булмас хәләл;

    Хактыр Хакка табынган милләтемә истикълал!

    Гимнның тарихы
    

    Istiklâl Marşı” Төркия Җөмһүриятенең рәсми гимны буларак 1921 елның 12 мартында кабул ителде. Бәйгегә җибәрелгән 724 шигырь арасыннан МиллиМәҗлес Мәһмәт Акиф Эрсой (Mehmet Akif Ersoy) әсәрен сайлап алды. Аңа24 композитор тарафыннан көй тәкъдим ителде. Илдә бәйсезлек өчен көрәш барган шартларда гимн кабул итү өчен махсус шураны 1924 елда гына төзи алдылар, ул Али Рифат Чагатай (Ali Rifat Çağatay) музыкасына өстенлек бирде. Сигез елдан соң көй нык үзгәртелде һәм шуннан бирле ул ил Президенты симфоник оркестры дирижёры Зәки Үнгөр (Zeki Üngör) аранжировкасында башкарыла.

    Административ бүленеш

    Төркия 82 илгә (элек виләят сүзе кулланган) бүленә. Һәр ил үз чиратында илчеләргә (районнарга, төр. ilçe) бүленә. Барлыгы Төркиядә 923 район тирәсе исәпләнә.

    Файл:BlankMapTurkeyProvinces.png
    Районнар харитасы

    Шулай ук ил рәсми булмаган 7 регинга бүленә:

    • Эгей регионы
    • Кара диңгез регионы
    • Үзәк Анатулы регионы
    • Көнчыгыш Анатулы регионы
    • Мармара регионы
    • Урта диңгез регионы
    • Көньяк-көнчыгыш Анатулы регионы

    Виләят өстендә сәяси идарәне хөкүмәт билгеләнгән vali үти.

    Географик мәгълүмат

    Төркия көнчыгыш ярымшарында урнашкан. Мәйданы 779452 км² тәшкил итә. Төркиянең күпчелек өлеше (97 %) Азиядә урнашкан, 3 %-ты исә Европада ята. Төркиянең географик үзенчәнлеге — ике кыйтганы берләштерү, монда борынгы заманнардан иң мөһим юллар үтә.

    Көнбатыштан көнчыгышка Төркия 1’600 км-га, көньяктан төньякка исә 600 км-га сузылган. Өч тарафтан дәүләт өч Дарданелла бугазлары белән аерыла.

    Икътисад

    Төркия икътисадында 28 %ын сәнәгать, 15 %ын авыл хуҗалыгы, 6 %ын төзелеш, 51 %ын хезмәт күрсәтү (күпчелектә туризм) өлкәләре тәшкил итә.

    Уңай яклар: авыл хуҗалыгы тармагы илне тулысынча азык белән тәэмин итә. 1990 елларда икътисадның тиз үсүе күзәтелде. Туризм. Белгечләр күп булуы. АБ белән киң хезмәттәшлек.

    Тискәре яклар: гел югары булган инфляция (2004 елда 54,4 %). Таянычлы булмаган иҗтимагый финанс секторы. Дәүләт бюрократиясе. Тигез булмаган хосусыйлаштору.

    Халык

    Төп мәкалә: Төркия халкы
    Дәрвишләр биюе — милли бию

    Төркиянең күпчелек халкын төрекләр тәшкил итә. Барлыгы илдә 12 җанисәп үткәрелде. 1927 елдан Төркия халкы саны 4,4 тапкыр үсте. 2005 елда халык саны 70 миллионны тәшкил итә, тиз үсүче халык саны илнең иң мөһим проблемаларның берсе.

    Төркия буенча халык таралышы тигез түгел — халык тыгызлыгы Мәрмәр, Эгей һәм Кара диңгезләре ярында иң зур. Шәһәрләр арасында исә иң зур халык тыгызлыгы Истанбулда, иң кечкенә исә Хаккәри районында.

    Тел

    Төркиянең дәүләт теле — госман теленнән нык аерылды. Төркия Җөмһүриятен 1923 елда нигезләгәннән соң, телнең аурупалаштыру процессы урын алды.

    Дин

    Төркия халкының 99 % ы — мөселманнар, күбесенчә сөнниләр. Күп төрек гореф-гадәтләре шәригать кануннарына нигезләнгән.

    Төркиядә дин дәүләттән закон нигезендә аерылган һәм дин тоту иреге илнең һәр кешесенә гарантияләнгән.Төркия — дөньяда ислам дине дәүләттән аерылган икенче ил (Азәрбайҗаннан кала). Бу хәл 1928 елда була һәм Мостафа Кемаль Ататөрек реформалары аркасында Конституциягә илдә дөньявилык принцибы кертелә.

    Төркиядә төрле христиан чиркәүләренең 321 җәмгыяте теркәлгән. Христиан җәмгыятьләре Константинополь Православие патриархатының 90 мәхәлләсен (75 — Истанбулда, 8 — Гекчеада, 6 — Хатай илендә, 1 — Бозҗаада утравында), 55 әрмән-григориан җәмгыятенең (45 — Истанбулда, 7 — Хатай шәһәрендә, 1 — әр — Мардин, Диярбакыр, Кайсери шәһәрләрендә), ассириялеләр-несторианнар, православие динендәге болгарлар, гарәпләр һәм әрмән-католикларның 60 җәмгыяте, 52 төрле протестантлык җәмгыятен үз эченә ала. 2012 елда Төркиядә 1 204 Йәхвә шаһиты булган. Төркиядә 36 яһүд синагогасы теркәлгән.

    Мәдәният

    Төп мәкалә: Төркия мәдәнияте
    Долмабакча – Истанбулның иң зур музейларның берсе.