Алтай Республикасы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Алтай Республикасы
Flag of Altai Republic.svg
Байрак
Coat of Arms of Altai Republic.svg
Герб
Башкала Таулы Алтай
Халык исәбе 220 934 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 8 февраль 1992
Вакыт зонасы Омск вакыты, Красноярск вакыты, UTC+07:00
География
Lleoliad Алтай, Западная Сибирь Edit this on Wikidata
Мәйдан 92,903 км²
Координатлар 50.92°N 86.92°E Edit this on Wikidata
RU-AL Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Олег Хорохордин


'Алта́й Республикасы́ (Таулы Алтай, алт. Алтай Республика, рус. Республика Алтай) — Россия Федерациясе белән берләшкән [2] , Алтай таулары эчендә урнашкан Россия Федерациясе субъекты, Себер федераль округына керә.

Башкаласы — Таулы Алтай шәһәре.

Тарих

1922 елда Ойрот автоном өлкәсе буларак оеша, 1948 елда Таулы Алтай өлкәсе исемен ала. 1990 елдан Таулы Алтай АССР, 1991 елдан Таулы Алтай Республикасы, 1992 елдан Алтай Республикасы.

Географик мәгълүмат

Республика Алтай таулары белән уратып алынган, бер-бер артлы тезелгән тау сыртларында урнашкан.

Алтай Республикасы алтын, мәрмәр, тау бәллүре, төрле сирәк металларга бай.

Климаты — уртача континенталь. Кыш озын һәм суык. Гыйнварьда уртача температура -15°Cтан алып, тауларда -32°Cка кадәр җитә. Июль аенда уртача температура +19 °C, +22 °C, тауларда исә +14 °C, +16 °C.

Тауларда уртача еллык температура -6 °C.

Административ-территориаль бүленеш

Алтай Республикасының районнары
Төп мәкалә: Алтай Республикасының административ-территориаль бүленеше
Район Административ үзәк
1 Кош-Агач районы Кош-Агач
2 Майма районы Майма
3 Онгуда районы Онгудай
4 Турочак районы Турочак
5 Улаганский районы Улаган
6 Усть-Кан районы Усть-Кан
7 Усть-Кокса районы Усть-Кокса
8 Чемал районы Чемал
9 Чоя районы Чоя
10 Шебалино районы Шебалино

Икътисад

Хуҗалыкның төп юнәлеше — пантлы боланчылык, аучылык.

Биредә агач эшкәртү, җиңел, күн сәнәгате үсеш ала. Төзелеш материаллары җитештерелә. Алтын табыла (Веселый руднигы һәм Майск, Талон бистәсе). Чемал ГЭСы бар. Туризм — Телецкое (Алтынкүл, алт. Алтын Кӧл) күле.

Республиканың төп магистрале — Чуйск тракты (Бийсктан алып Монголиягә кадәр бара).

Татарлар һәм алтайлылар

«Алтай таулары төрки халыкларның алтын бишеге» — дигән әһәмиятле сүзләр Казакъстанда[3] да, Төркиядә дә, Татарстанда[4] да, һ.б. өлкәләрдә дә еш ишетелә. Бу әйтем Алтай тауларының төрки халыклар тарихында һәм мәдәниятендә мөһим урын алып торуыннан гыйбарәт.

«Алтай — төрки-татар башлангычының мәдәни бишеге. Татарстан өчен бу бик әһәмиятле. Сентябрь аенда Алтайда төрки халыклар цивилизациясенә багышланган конференция узачак. Болгарда булачак музейның беренче катына – борынгы төрки цивилизация өчен анда материаллар бик күп булыр, — дип уйлыйм. Аннан туризм проектлары да күтәрелә. Шулай итеп мәдәнияттән башланган эшчәнлек экономик яктан беркетелсә, Татарстан-Алтай багланышлары яңа дәрәҗәгә күтәрелер дигән өмет бар», — Фәрит Уразаев, «Бөтендөнья татар конгрессы», июнь 2012[5].

Искәрмәләр

Сылтамалар