Чиләбе өлкәсе

Чиләбе өлкәсе́ (рус. Челябинская область) – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Урал федераль округына керә. ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия өлкәсенә керә.

Өлкә үзәге – Чиләбе шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Россия субъекты
Төньяк Свердловск өлкәсе
Көнчыгыш Курган өлкәсе
Көньяк-көнчыгыш Казакъстан
Көньяк Ырымбур өлкәсе
Көнбатыш Башкортстан

Чиләбе өлкәсе Көньяк Уралда урнаша; өлкәнең иң биек ноктасы – Нургуш тавы (1406 м). Көнбатыш Себер түбәнлеге өлкәнең көнчыгыш өлешен биләп тора.

Гидрография

Мияс, Уй, Җаек, Әй, Караидел, Өял, Гөмбәй елгалары; Чиләбе өлкәсе территориясендә 3748 күл бар.

Файдалы казылмалар

Тимер рудасы (Магнитогорски, Бакал, Златоуст, һ.б. чыганаклары), бакыр һәм никел рудалары, көрән ташкүмер (Чиләбе бассейны), минирәл һәм төзү чималы чыганаклары.

Климат

Климат – континенталь; июльнең уртача температурасы – +16…+18 °C; гыйнварның уртача температурасы – -15…-17 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме – 300-600 мм (таулы өлешендә).

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы

Туфраклар – күбесенчә кара туфраклар, шулай ук соры урман, соры тау-урман, болын-кара туфрак туфраклар да бар.

Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар. Өлкәнең төньякны усак-каен һәм урманнары, үзәкне – урманлы далалар, көньякны – төрле үләнле һәм кыяклы далалар биләп торлар.

Тарих

Хәзерге Чиләбе өлкәсенең территориясе Россия империясе составына XVIII гасырында керәләр.

17341736 елларда хәрби экспедиция монда берничә крепостена нигез сала: Югары Җаек крепосте, Чибәркүл крепосте, Чиләбе крепосте, Мияс крепосте.

1737 елда Исәт провинциясе оештырыла, аның үзәге Чиләбе була; 1744 елда ул Оренбург губернасы составына кертелә.

1919 елда Чиләбе губернасы оештырыла, 1923 елда ул Урал өлкәсе составына кертелә.

1934 елның гыйнварында Урал өлкәсенең кечерәю нәтиҗәсендә Чиләбе өлкәсе барлыкка килә. 1934 елның гыйнвар-ноябрьдә өлкә составында Аргаяш башкорт милли округы бар булган.

1943 елда Чиләбе өлкәсе составыннан Курган өлкәсе чыгарыла.

1957 елда «Маяк» химкомбинатында техноген авариясе булган. (Кыштым техноген катастрофасы)

Халык

Милли состав

Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 2 443 646 87,2% 2 372 164 79,7% 2 653 190 80,7% 2 782 402 81,1% 2 929 507 81,0% 2 965 885 82,3% 2 829 899 81,4%
татарлар 119 527² 4,3% 190 227¹² 6,6% 216 807² 6,6% 219 743² 6,4% 224 605² 6,2% 205 087 5,7% 180 913 5,2%
башкортлар 70 358 2,5% 88 480 3,0% 117 537 3,6% 133 682 3,9% 161 169 4,5% 166 372 4,6% 162 513 4,7%
украиннар 82 846 3,0% 134 335 4,5% 115 390 3,5% 111 910 3,3% 109 615 3,0% 76 994 2,1% 50 081 1,4%
казакълар 28 731 1,0% 22 813 0,8% 27 559 0,8% 28 224 0,8% 33 230 0,9% 36 219 1,0% 35 297 1,0%
башкалар 56 745 2,0% 168 606 5,7% 96 281 4,7% 154 968 4,5% 159 626 4,4% 152 782 4,2% 217 514 6,3%
барлык 2 801 853 100,0% 2 976 625 100,0% 3 288 801 100,0% 3 430 929 100,0% 3 617 752 100,0% 3 603 339 100,0% 3 476 217 100,0%

Искәрмәләр:
¹ Кырым татарлары белән

² Нагайбәкләр белән

Торак пунктлар

Чиләбе өлкәсенең эре торак пунктлары

Административ-территориаль бүленеше

Икътисад

Металлургия

Кара металлургияне Россияде иң зур металлургия комбинатлары (Магнитогорски металлургия комбинаты, Чиләбе металлургия комбинаты), передел заводлары (Златоуст), корыч торбалар һәм ферросплавлар җитештергән предприятиеләре (Чиләбе) вәкиле булалар.

Бакыр (Карабаш, Кыштым), цинк (Чиләбе), никел (Югары Уфалей) җитештерү.

Машиналар төзү

Тракторлар (Чиләбе), йөк автомобильләре (Мияс), трамвай вагоннары (Усть-Катав), ракета-космик техниканы (Мияс) җитештерү.

Атом сәнәгате

Чиләбе өлкәсендә өч «атомград» (атом сәнәгате комплексына бәйләнешле булган шәһәрләр) бар: Снежинск (элекке Чиләбе-70), Озёрск (эл. Чиләбе-65) һәм Трёхгорный (эл. Златоуст-36).

Көньяк Урал АЭС-ы төзелү планлаштырыла.

Транспорт

Чиләбе өлкәсе аша Транссебер магистрале бара; Чиләбе шәһәрендә Көньяк Урал тимер юлның идарәсе урнаша.

Чиләбе – Транссебер магистралендә төен станциясе. Моннан пуезлар төньякка һәм төньяк-көнбатышка (Екатеринбург, Түбән Тагил, Түбән Варта, Төмән, Яңа Уренгой, Киров, Петербург), көнчыгышка (Новосибирск, Новокузнецк, Красноярск, Иркутск, Тында, Чита, Тум, Владивосток), көньякка (Нурсолтан, Караганда, Ташкент, Оренбург) һәм көнбатышка (Уфа, Мәскәү, Самар, Пенза, Сембер, Брест, Акмәсҗит, Адлер, Кисловодск, Анапа, Әстерхан, Баку, Воронеж, Брест) баралар.

1994 елдан Чиләбедә халыкара аэропорт эшли.

1992 елда Чиләбе метрополитенының төзелеше башланган. 2011 елның октябрендә беренче («Комсомольская площадь») метро станциясе төзелә.[3]

Өлкәдә туганнар

  • Василий Зайцев (19151991) – совет снайперы, ССРБ Герое.
  • Игорь Курчатов (19031960) – совет физигы, совет атом бомбасының «атасы».
  • Борис Шапошников (18821945) – ССРБ Маршалы.
  • Александр Алемасов (1902-1972) - сәясәтче, ТАССРда массакүләм репрессия үткәрүче.

Татарлар, башкортлар

Кызыклы фактлар

Чиләбе өлкәсендә казак татарлар һәм керәшен татарлары яши торган Париж, Берлин, Варна, Лейпциг, Фершампенуаз, Чесма исемле авыллар урнашалар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2012-10-23 
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-06-19, retrieved 2012-06-19 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-05-06, retrieved 2012-10-24 

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр