Мари Ил
Русия Федерациясе субъекты | |||||
Мари Ил Республикасы Марий Эл Республик Мары Эл Республик Республика Марий Эл | |||||
| |||||
Башкала |
Йошкар-Ола | ||||
72 нче | |||||
- Барлыгы |
23 375 км² | ||||
- Барлыгы |
688 686 (2014) 29.46 кеше/км² | ||||
ТРП |
71 нче | ||||
- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә |
82,4 млрд. сум (2010) 96,1 мең сум | ||||
Идел буе | |||||
Идел буе | |||||
таулы мари һәм болын мари), рус[1] | |||||
Башлык |
Александр Евстифеев (в.б) | ||||
Хөкүмәт рәисе |
Александр Евстифеев | ||||
Дәүләт Җыелышы рәисе |
Юрий Минаков | ||||
Ил көе | Мари Ил һимны[d] | ||||
РФ субъекты коды | 12, ЮХИДИ коды — 12 | ||||
ISO 3166-2 коды | RU-ME | ||||
88 |
Мари И́л Республикасы́ (чирм. Марий Эл Республик, таулы чирм. Мары Эл Республик), рус. Республика Марий Эл), Мари Ил (чирм. Марий Эл) — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт), Россия Федерациясенеӊ субъекты. Идел буе федераль округынә керә.
Башкаласы — Йошкар-Ола шәһәре.
География
Чиктәшлек
Як | Россия субъекты |
---|---|
Төньяк Көнчыгыш |
Киров өлкәсе |
Көньяк | Чуашия |
Көньяк-көнчыгыш | Татарстан |
Көнбатыш | Түбән Новгород өлкәсе |
Мари Ил Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгышында, Иделнең урта агымында урнаша.
Сулъякның көнбатыш өлешне Мари түбәнлеге биләп тора. Республиканың көнбатышында Вятские увалы калкулыгында башланып китүче елгалар (Рутка) кушыла.
Республиканың көнчыгышын Вятские Увалы калкулыгы биләп тора. Монда Немда, Уржумка, Илләт елгалар ага.
Республиканың 14 районнардан Иделнең уң ягында Таулы Мари районы гына урнаша — ул Идел буе калкулыгының төньяк өлешен били. Монда Иделгә Сыры, Сөндер, Юнга елгалары кушыла.
Файдалы казылмалар
Торф, балчык, төзелеш ташы, известьташ, пыяла комы, силикат комы.
Климат
Климат — уртача континенталь, озын салкын кыш һәм җылы җәй белән. Җәйнең уртача температурасы — +18…+20 °C, июльнең уртасында һава +24…+28 °C ка кадәр җылына. Кышның уртача температурасы — −18…−19 °C. Иң салкын ай — гыйнвар.
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы
Мари Ил тайга астындагы зонада урнаша. Туфраклар күбесенчә кәсле-көлсү, сазлы, соры урман. Катнаш урманнары (нарат, ак чыршы, чыршы, каен) территориянең 50 % тан артык өлешен биләп торалар.
Аерым саклау астында табигать территоряләре
- «Олы Какшан» тыюлыгы (мәйдан — 21 405 км²)
- «Марий Чодра» милли паркы (мәйдан — 36 600 км²)
- 8 заказник
- 38 регион әһәмиятле табигать памятнигы
- Мари ДТУның ботаника бакчасы
Тарих
Шулай ук карагыз: Казан губернасы, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Марилар (чирмешләр) беренче тапкыр X гасырда хәзәр каһаны Иосифның Кордова халифының сановнигына Хасдай ибн Шафрутка хатында телгә алына. Мариларның борынгы буыннары V–VII гасырларда готлар белән, аннан соң хәзәрләр һәм Идел буе Болгары белән бәйләнештә булганнар.
IX гасырда марилар славян кешеләре белән бәйләнешкә керә. Акрынлап, көнбатыш марилары христианлыкны кабул иткәннәр һәм славянлашканнар; христианлыкны кабул итү белән риза булмаганнар көнчыгышка киткәннәр. XIII–XVI гасырларда марилар Алтын Урда һәм Казан ханлыгы составында булганнар.
1551 елда таулы марилар, ә 1552 елда болынлы марилар җирләрен Россия патшалыгы контролена күчерелә; болынлы марилар Мәскәүгә ясак түләргә башаганнар. 30 еллык чирмеш сугышлары периоды башлана, ул Козьмодемьянск (1583), Царёвококшайск, Яраң, Царёвосанчурск (1584) шәһәр-ныгытмаларның төзелүе белән тәмамлана.
Пугачёв восстаниесен яклыйлар.
XIX гасырда хәзерге Мари Ил җирләре Казан, Вятка һәм Түбән Новгород губернасы эчендә булганнар.
1920 елда Мари автономияле өлкәсе оештырыла. 1936 елның 5 декабрендә ул Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла. 1990 елның 22 октябреннән — Мари Совет Социалистик Республикасы, 1992 елның 9 декабреннән — Мари Ил Республикасы.
Халык
Милли состав
Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрдә, Йошкар-Оланың әйләнә-тирәсендә республиканың көнбатышында руслар күпчелекне тәшкил итәләр. Авыл җирендә марилар күпчелекне тәшкил итәләр, Таулы Мари районында төп халкы — таулы марилар. Звенигово районында берничә чуаш авылы бар.
Халык | 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
марилар | 247,979 | 51.4% | 273,332 | 47.2% | 279,450 | 43.1% | 299,179 | 43.7% | 306,627 | 43.5% | 324,349 | 43.3% | 312,178 | 42.9% | 290,863 | 43.9% |
руслар | 210,016 | 43.6% | 266,951 | 46.1% | 309,514 | 47.8% | 320,825 | 46.9% | 334,561 | 47.5% | 355,973 | 47.5% | 345,513 | 47.5% | 313,947 | 47.4% |
татарлар | 20,219 | 4.2% | 27,149 | 4.7% | 38,821 | 6.0% | 40,279 | 5.9% | 40,917 | 5.8% | 43,850 | 5.9% | 43,377 | 6.0% | 38,357 | 5.8% |
чуашлар | 2,184 | 0.5% | 5,504 | 0.9% | 9,065 | 1.4% | 9,032 | 1.3% | 8,087 | 1.1% | 8,993 | 1.2% | 7,418 | 1.0% | 6,025 | 0.9% |
башкалар | 1,703 | 0.4% | 6,674 | 1.2% | 10,830 | 1.7% | 15,433 | 2.3% | 14,015 | 2.0% | 16,167 | 2.2% | 19,943 | 2.7% | 13,138 | 2.0% |
барлык | 482,101 | 100.0% | 579,610 | 100.0% | 647,680 | 100.0% | 684,748 | 100.0% | 704,207 | 100.0% | 749,332 | 100.0% | 728,429 | 100.0% | 696,459 | 100.0% |
Мари Ил татарлары
Шулай ук карагыз: Мари Ил татарлары
Татарлар күпләп Йошкар-Олада, Волжскта, Звенигово, Мари-Төрек, Медведево, Морки районнарда тора. Бәрәңге районында татарлар район халкының яртысын тәшкил итә (1989 ел). Республиканың 36 торак пунктында татарлар күпчелекне тәшкил итә, 19 мәктәптә татар теле укытыла.
Торак пунктлар
Урын | Шәһәр | Болын марича исеме | Тау марича исеме | Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Йошкар-Ола | Йошкар-Ола | Йошкар-Ола | 248 688 | ||||||
2 | Волжск | Юлсер-Ола | Юлсер-Ола | 55 671 | ||||||
3 | Козьмодемьянск | Чыкма | Цикмӓ | 21 262 | ||||||
4 | Медведево | Маскасола | Маскасола | 16 840 | ||||||
5 | Звенигово | Провой | Провой | 11 945 | ||||||
6 | Советский | У Роҥго | У Роҥго | 10 667 | ||||||
7 | Морки | Морко | Морко | 9 920 | ||||||
8 | Сернур | Шернур | Шернур | 8 683 | ||||||
9 | Семёновка | Семонсола | Семонсола | 7 518 | ||||||
10 | Красногорский | Лушмара | Лушмара | 6 698 | ||||||
11 | Яңа Торъял | У Торъял | У Торйал | 6 633 | ||||||
12 | Оршанка | Ӧрша | Ӧрша | 6 590 | ||||||
13 | Бәрәңге | Поранча | Поранча | 5 984 | ||||||
14 | Куженер | Кужэҥер | Кужэҥер | 5 384 | ||||||
15 | Мари-Төрек | Марий Тӱрек | Марий Тӱрек | 5 163 | ||||||
16 | Краснооктябрьский | - | - | 4 559 | ||||||
17 | Приволжский | - | - | 4 133 | ||||||
18 | Килемары | Кӹлемар | Кӹлемар | 4 073 | ||||||
19 | Юрино | - | - | 3 465 | ||||||
20 | Руэм | ? | ? | 3 319 | ||||||
[2] |
Идарә-җир төзелеше
№ | Муниципаль берәмлек |
ОКАТО коды |
Халык саны, кеше (1.1.2011)[3] |
Территория, км² |
Административ үзәге |
---|---|---|---|---|---|
I | Йошкар-Ола | 88 401 000 | 259 162 | 101,8 | |
II | Волжск | 88 405 000 | 55 671 | 30,6 | |
III | Козьмодемьянск | 88 415 000 | 21 262 | 13,0 | |
1 | Волжск районы | 88 204 000 | 23 899 | 942,7 | Волжск ш.[4] |
2 | Таулы Мари районы | 88 208 000 | 25 671 | 1716,2 | Козьмодемьянск ш.[4] |
3 | Звенигово районы | 88 212 000 | 44 876 | 2748,8 | Звенигово ш. |
4 | Килемары районы | 88 216 000 | 13 525 | 3254,7 | Килемары штп. |
5 | Куженер районы | 88 220 000 | 14 515 | 852,8 | Куженер штп. |
6 | Мари-Төрек районы | 88 224 000 | 23 005 | 1513,9 | Мари-Төрек штп. |
7 | Медведево районы | 88 228 000 | 67 824 | 2765,8 | Медведево штп. |
8 | Морке районы | 88 232 000 | 32 290 | 2270,1 | Морке штп. |
9 | Яңа Торъял районы | 88 236 000 | 17 054 | 925,1 | Яңа Торъял штп. |
10 | Оршанка районы | 88 240 000 | 15 125 | 896,5 | Оршанка штп. |
11 | Бәрәңге районы | 88 244 000 | 16 242 | 791,7 | Бәрәңге штп. |
12 | Сернур районы | 88 248 000 | 25 598 | 1032,1 | Сернур штп. |
13 | Советский районы | 88 252 000 | 31 054 | 1421,0 | Советский штп. |
14 | Юрино районы | 88 256 000 | 8 726 | 2154,0 | Юрино штп. |
Икътисад
Инфраструктура
Һава транспорты
Республикада бер федерация әһәмиятле аэропорт бар.
Елга транспорты
Республика территориясендә биш елга порты бар. Көймәләр йөрешле елгалар Идел, Ветлуга һәм Сыры.
Тимер юллары
Яшел Үзән — Яраң һәм Яшел Үзән — Волжск юллары.
Сәнәгать
Сәнәгатьнең төп тармаклары — металл эшкәртү, машиналар төзү, агач эшкәртү, агач, целлюлоза-кәгазь, җиңел, азык-төлек сәнәгате. Төп сәнәгый үзәкләре — Йошкар-Ола, Волжск.
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгының төп тармаклары — терлекчелек (ит һәм ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарыкчылык, кошчылык, кәҗәчелек). Бөртеклеләрне (арпа, солы, арыш, бодай), азык культураларны, озын җитенне, колмакны, бәрәңгене, яшелчәләрне үстерәләр.
Символика
Шулай ук карагыз: Мари Ил гербы
Байрак
Мари Ил байрагы (2011—...)
Герб
Мари Ил гербы (2011—...)
Гимн
марича | татарча |
Марий Элын кугыжаныш чапмурыжо | Мари Илнең дәүләт гимны |
Марий Эл тый улат Авай гай кажнылан. Сакла чот кугешнен |
Мари Ил — ана күк, Һәркем тәкъдирендә. Намусын саклар ул — |
Шулай ук карагыз
- Казан губернасы
- Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы
- Мари автономияле өлкәсе
- Мари язмасы көне
Искәрмәләр
- ↑ Закон Республики Марий Эл от 26 октября 1995 года № 290-III (ред. от 10.03.2011) «О языках в Республике Марий Эл»., archived from the original on 2013-12-11, retrieved 2014-03-23
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-24, retrieved 2012-05-08
- ↑ Паспорт муниципального образования. Республика Марий Эл 2017 елның 9 июнь көнендә архивланган.. Федеральная служба государственной статистики.
- ↑ 4,0 4,1 Район составына керми.