Чечня

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Русия Федерациясе субъекты
Чечня Җөмһүрияте
Нохчийн Республика
Flag of the Chechen Republic.svg Coat of arms of Chechnya.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Чечня Җөмһүрияте

Башкала

Грозный

Мәйдан

75-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

15 647 км²
0,8

Халык саны

38-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

1 370 268[1] (2015)

17 675 кеше/км²

ТРП

72-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

69,7 млрд. сум (2010)

53,6 мең сум

Бүҗет керемнәре

- Барлыгы

455 млрд руб.[2]

Федераль бүлге

Төньяк Кавказ федераль округы

Икътисади район

Төньяк Кавказ

Рәсми тел(ләр)

рус теле, чечен теле

Җөмһүрият башлыгы

Рамзан Кадыйров
Ил көе Чечня гимны[d]
РФ субъекты коды 20
ISO 3166-2 коды RU-CE

ГАТОБК коды

96

Чече́н Респу́бликасы (Чечня, шулай ук Чичнә; Көньяк федераль округка керә. Көнбатышта Ингушетия һәм Төньяк Осетия белән, көнчыгышта Дагстан белән, төньякта Ставрополь төбәге белән һәм көньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Башкаласы — Грозный.

Чичән-Ингуш АССР (һәм автоном өлкәсе) эчендә булды.

Географик мәгълүмат

Чечня Зур Кавказ тауларының (Чечнядә иң биек ноктасы — Тебулосмта тавы, 4493 м) төньяк битләүләрендә һәм аңа тоташкан Чичән тигезлеге һәм Терек-Кума түбәнлегендә урнашкан. Нефть, газ, төзелеш материаллари чыганаклары бар.

Икълиме континенталь. Гыйнварның уртача температурасы Терек-Кума түбәнлегендә -3°, тауларда -12° га кадәр, июльдә 21°…25°.

Уртача еллык явым 300—1000 мм. Эре елгалар — Сунжа.

Туфраклар тигезлекләрдә, нигезлдә, болын, кәтәнә вә аксым кәстәнә, калкулыкларда карбонатлы кара, елга үзәнләрендә аллювиаль, тауларда тау-урман һәм тау-болын. Терек-Кума түбәнлегендә алабута үсемлекләре, Чичән тигезлегендә дала һәи урманлы дала үсемлекләре үсә.

2200 метрга кадәр булган биеклктәге тауларда киң яфраклв урманнар, аннан югарырак субальп вә альп болыннары бар. Чечнядә үрдәк, кыргавылы бар. Тауларда көрән аю, дуңгыз, бүре, урман мәчесе, кеш яши.

Халык

Җөмһүриятнең халык саны 1 200 000 кеше (2009). Халык тыгызлыгы — 85 кеше/км² (2009), шәһәр халкы өлеше — 35,0 % (2009).

Милләтләр буенча Чичәнстан халкы:

Халык 2009 елда саны,
мең кеше
Чеченнар 1 130,0 (95,0 %)
Руслар 25,5 (2,0 %)
Аварлар 10,0 (0,5 %)
Кумыклар 9,0 (0,5 %)
Ногайлар 5,0
Ингушлар 2,5
Төрекләр 2,0
Татарлар 1,0
Башкалар 15,0
саны меңнән артык булган халыклар күрсәтелгән

Торак пунктлар

Грозный 280 263[3]
Урус-Мартан 54 248[3]
Шали 50 412[3]
Гудермес 50 009[3]
Аргун 33 207[3]
Курчалой 23 971[3]
Ачхой-Мартан 22 187[3]
Цоци-Юрт 19 231[3]
Бачи-Юрт 17 548[3]
Гойты 17 371[3]


Автуры 16 328[3]
Катыр-Юрт 13 558[3]
Гелдагана 12 866[3]
Гехи 13 051[3]
Майртуп 12 558[3]
Самашки 11 898[3]
Шелковская 11 924[3]
Аллерой 11 812[3]
Алхан-Кала 11 526[3]
Серноводская 11 492[3]


Икътисад

Сәнәгатьнең төп тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машиналар төзү, азык-төлек, агач эшкәртү, җиңел сәнәгать; төзелеш материаллары эшләп чыгарыла. Һөнәрмәндчелек үсеш алган. Авыл хуҗалыгында бодай, дөге, көнбагыш, шикәр чөгендере җитештерелә. Бакчачылык, йөземчелек вә яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Терлекчелектә МЭТ, сарык асрала.

Мәдәният

  • Вайнах — Чечен Республикасының Ә.-Х. Кадыйров ордены кавалеры дәүләт бию ансамбле.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр