Грузия

Грузия (гөрҗ. საქართველო Сакартвело, шулай ук Гөрҗистан) — Алгы Азиядә (күпчелек инглизтелле чыганаклар дәүләтне Көнчыгыш Европага кертәләр), Кавказ артының көнбатыш өлешендә, Кара диңгезнең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт.

Гөрҗистан көньякта Әрмәнстан һәм Төркия, көньяк-көнчыгышта Азәрбайҗан һәм төньякта Россия белән чиктәш.

Абхазия һәм Көньяк Осетия территорияләре грузин хөкүмәте тарафыннан идарә ителми һәм Гөрҗистан хөкүмәте буенча Россия тарафыннан басып алынган Гөрҗистан өлешләре дип саналалар. Россия һәм БМО-ның башка дәүләтләре 20082009 елларда Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт сыйфатында таныдылар. Күпчелек көнбатыш дәүләтләре Россиянең гамәлләрен сүгеп, Гөрҗистанның территориаль бөтенлеген яклап чыгыш ясадылар. Гөрҗистан хакимиятләре тарафыннан идарә ителүче территория көнбатышта Абхазия, төньякта Көньяк Осетия белән чиктәш.

Абхазиядә һәм Көньяк Осетиядә үткәрелгән бөтен халкы референдумда Гөрҗистаннан мөстәкыйльлеген якланган.

Россия Федерациясе белән дипломатик мөнәсәбәтләр 2008 елда Гөрҗистан тарафыннан өзелде. Россия белән дипломатик элемтәләр Швейцария илчелеге аша үткәрелә.

Гөрҗистан 2008 елгы сугыштан соң БДБ оешмасыннан чыгып китте.

Географиясе

Гөрҗистан табигате күп төрле. Территориясе биек вә урта биеклектәге таулар, калулыклар, түбәнлеләр, яссытаулык вә платолардан гыйбарәт. Җөмһүриятнең төньягын Зур Кавказның урта өлеше биләп тора. Гөрҗистанның иң биек ноктасы — Шһара тавы (5068 м). Зур Кавказның Гөрҗистандагы көнбатыш өлешендә карст киң таралган, көнчыгышта яшь янартау корылмалар бар. 

Дәүләт төзелеше

Гөрҗистан — демократик җөмһүрият. 1995 елда кабул ителгән конституция нигезендә дәүләт вә башкарма хакимият башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Иң югары канун чыгаручы хакимият органы — парламент.

2017 елда кабул ителгән ил Конституциясе нигезендә, 2018 елгы сайлаулар Гөрҗистан президентын туры тавыш бирү юлы белән соңгы сайлаулар булып тора. 2024 елда булачак сайлауларда Сайлау Коллегиясенең 300 әгъзасы тавыш бирәчәк. Сайланган президентның вәкаләтләре чикле булачак[10].


Искәрмәләр

  1. Статья 69 Конституции Грузии, принятой в 1995 году[1], устанавливает, что несмотря на наличие должности премьер-министра главой исполнительной власти страны является президент. Однако после инаугурации нового президента, намеченной на осень 2013 года, вступят в силу основные положения новой конституции, согласно которым формирование кабинета министров станет исключительной прерогативой парламента[2]. Таким образом, изменится форма правления государства.
  2. Шул исәптә Абхазия — 8600 км², Көньяк Осетия — 3900 км², Аҗария — 3400 км²
  1. Конституция Грузии, archived from the original on 2012-08-07, retrieved 2014-03-30 
  2. Калатозишвили Г. Грузия, трансформирующаяся в парламентскую республику. Вестник Кавказа (vestikavkaza.ru) (23 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2013. Архивировано 19 гыйнвар 2013 года.
  3. The World Factbook. Country profile: Georgia. (ингл.). ҮКИ АКШ (2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2012. Архивировано 16 октябрь 2015 года.
  4. Jacques Leclerc. Géorgie (фр.). Университет Лаваля (29 sept. 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2012. Архивировано 14 октябрь 2012 года.
  5. Статком Грузии. Численность населения на начало года в 2000—2013 гг. [ингл.]
  6. 1 2 3 4 Международный Банк, World DataBank: World Development Indicators, версия от 27 ноября 2013 года
  7. Human Development Report 2013 (ингл.). United Nations Development Programme (2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2014. Архивировано 13 август 2013 года.
  8. 1 2 3 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  9. 1 2 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  10. Последние прямые президентские выборы в Грузии перешли во второй тур. BBC, 29.10.2018

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә