Мальта

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Мальта
Flag of Malta.svg
Байрак
Coat of arms of Malta.svg
Илтамга
Шигарь Truly Mediterranean Edit this on Wikidata
Башкала Валлетта
Халык саны 465 292 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 21 сентябрь 1964 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел мальта теле, инглиз теле
География
Мәйдан 316.0 км²
Координатлар 35.9°N 14.5°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Георг Вильям Велла
Хөкүмәт башлыгы Роберт Абела
Crefydd/Enwad Һинд дине, Христианлык Edit this on Wikidata
Икътисад
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.38 (2014)[2]
КПҮИ 0.918 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 81.79756 ел (2015, 2016)[4]
Пинсә яше 62 яшь
Джини коэффициенты 31 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 199 (янгын сакчылары)[6]
  • Электр аергычы төре BS 1363[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
    Телефон коды +356
    ISO 3166-1 коды MT
    ХОК коды MLT
    Интернет домены .mt

    Ма́льта – финикия телендәге malat (һаван) сүзеннән килеп чыккан.

    Европа берлеге әгъзасы.

    Тарихы

    Төп мәкалә: Мальта тарихы

    Европадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.

    Карл V император Мальтаны иоаннитларның Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.

    1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.

    Сәяси төзелеш

    Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.

    Дин

    Ил халкының (~425 мең кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Илдә яшәүче Бөекбритания пенсионерлары — протестантлар. Шулай ук Иегова шаһитләре, мормоннар, баптистлар, евангелистлар, Яһүд динен тотучылар, буддистлар, бахаистлар җәмгыятьләре бар. 2014 елда рәсми саннарда 10 мең мөселман исәпләнә[9]. 2020 елга мөселманнар саны 55 мең. Бер мәчет (Паола мәчете), бер мәктәп-мәдрәсә, берничә намаз уку бүлмәләре бар. Катар илчесе Мальта хөкүмәтенә илнең төньягында икенче мәчет төзү инициативасы белән чыккан.

    Искәрмәләр

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
    6. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
    7. 7,0 7,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. http://chartsbin.com/view/edr.
    9. Il-komunità Musulmana b'xewqa għal żewġ Moskej ġodda u skola akbar (Мөселман җәмгыяте ике мәчет һәм яңа мәктәп булдырырга тели). tvm.com.mt, 29.12.2014(млт.)