Әрмәнстан


Әрмәнстан Җөмһүрияте (әрм. Հայաստանի Հանրապետություն әйтелеше:|[hɑjɑstɑˈni hɑnɾɑpɛtuˈtʰjun], айастани́ анрапетутю́н) – Кавказ артының көньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Азәрбайҗан, көньякта Иран, көнбатышта Төркия, төньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк.

Әрмәнстанның хәзерге территориясе 1826-1828 елгы рус-фарсы сугышыннан соң тулысынча Россия империясе составына керә. 1918 елның 28 маенда монда бәйсез Әрмәнстан Җөмһүрияте игълан ителә. 1920 елның 29 ноябрендә Әрмәнстанда совет хакимияте урнаштырыла һәм Әрмәнстан ССР игълан ителә. 1922 ел-1936 елларда Әрмәнстан ССР ССРБга ЗСФСР составында керә, ә 1936 елның 5 декабреннәнсоюздаш җөмһүрият. 1991 елның 23 сентябрендә Әрмәнстанда 21 сентябрьдә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча җөмһүриятнең Югары Шурасы «Әрмәнстанның дәүләт бәйсезлеге турында Декларацияне» кабул итә. 1992 елның 22 мартында Әрмәнстан Җөмһүрияте БМОга кабул ителә.

География

Чиктәшлек

Як Ил
Төньяк Гөрҗистан
Көнчыгыш Азәрбайҗан
Көньяк Иран
Көньяк-көнбатыш Азәрбайҗан
Көнбатыш Төркия

Әрмәнстан Әрмән таулыкларының көнчыгыш ягында урынлашкан һәм Кече Кавказ таулары белән читләнгән.

Су ресурслары

Әрмәнстан территориясы буйлап 9480 елга ага, алардан 379 елганың озынлыгы 10 км артык. Әрмәнстанның төп елгасы — Аракс.

Әрмәнстанда 100дән артык күл бар, аларның иң зрусы — Севан. Әрмәнстанның су ресурслары байтак булса да, илдә су дефициты сизелә. Шуңа күрә Әрмәнстанда 74 сусаклагыч төзелгән. Эчәргә яраклы суның 96 проценты җир астыннан алына.

Файдалы каҙылмалар

Әрмәнстанда бакыр, ташлы тоз, мәрмәр, төрле мәке породалары, асыл ташлар ятмалары бар. Сәнәгатькә кирәкле кара һәм төсле металлар ятмалары бар. Аларның исәбендә 3 бакыр, 6-молибден, 5-полиметаллик(цинк, кургаш),4-алтын, 2-тимер, һәм уран ятмалары.

Халык

Демография

2012 елның 1 февраленә Әрмәнстан Республикасының халык исәбе буенса Әрмәнстанда — 3 274 300 кеше яши. Шул исәптән:

  • Ауылда — 1178000 кеше
  • Калада — 2097000 кеше (ул сандан 1127000 — Ирәванда)[15]

Торак пунктлар

Милли составы

Әрмәнстанның милли составы буенса ул республика бермилләтле дип әйтергә була. Ул илнең халкыннан 96% әрмәннәр. Шулай булсада, Әрмәнстанда езидлар, ассириялылар, көрдләр, грек халыклары яши һәм рус, украин диаспоралары бар.[17]

Дин

Әрмәнстан Республикасында христианлык тарихы нык бай, мәсәлән Әрмән Дәүләте христиан динен дәүләт дине буларак игълан иткән илдәр арасыннан иң беренчесе. Әмма бүген Әрмәнстан Республикасының Конституциясы буенча Әрмәнстанда дәүләт дине юк, әмма Әрмән Апостол Чиркәвенең иҗтимагый әһәмиәтлелеге танылган[18], ул диндә бүген ӘР 94,4 % халкы тора. Калганнары: езидларның милли дине (40000 кеше яки 1,3%), яһүдилек (500—1000 кеше ), ислам (Ирәванда һәм Абовян районында 1000 кешедән артык)[19].Рәсми мәгълүматлар буенча, Әрмәнстан халкының (2 957 мең кеше) 0,10  % ы (3 800 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[20].

Административ-территориаль бүленеше

Әрмәнстан Республикасы — унитар республика, аның составы өлкәләрдән (әрм. марз), өлкәләр аймактардан тора. Аймак берничә торак пункттан тора яки (Ирәвандагы кебек) округка бүленә. Өлкәләрдә Дәүләт идарәсы алып барыла, аймаклар муниципаль хакимиятенә буйсына. Әрмәнстанның башкаласы — Ирәван муниципаль хакимиятенә буйсына.

Марз губернаторларына Әрмәнстан Хөкүмәтеннән һәм Президент раславыннан соң хакимият бирелә һәм шулай ук азатлана. Әрмәнстан Республикасы территориясы 10 өлкәгә бүленә.

Өлкә Оригиналь
исеме
Мәйданы, км² Халык Административ үзәге
Арагацот өлкәсе Արագածոտնի 2 755 141 800 Аштарак
Арарат өлкәсе Արարատի 2 003 279 200 Арташат
Армавир өлкәсе Արմավիրի 1 241 284 500 Армавир
Вайоцдзор өлкәсе Վայոց Ձորի 2 406 55 800 Ехегнадзор
Гехаркуник өлкәсе Գեղարքունիքի 3 655 241 600 Гавар
Котайк өлкәсе Կոտայքի 2 100 280 900 Раздан
Лори өлкәсе Լոռու 3 791 281 600 Ванадзор
Сюник өлкәсе Սյունիքի 4 505 152 800 Капан
Тавуш өлкәсе Տավուշի 3 120 134 400 Иджеван
Ширак өлкәсе Շիրակի 2 679 281 500 Гөмре
Кала Оригиналь
исеме
Мәйдан, км² Халык
Ирәван Երևան 227 1 119 000

Әрмәнстан иктисады

Валюта

Әрмәнстанның валютасы — драм (әрм. դրամ). 1993 елның 22 ноябреннән йөри башлый. Шул вакытка кадәр республикада совет тәңкәләре белән кулланганнар. 1 драм 100 луманан (әрм. լումա) тора. Әрмәнстан валютасының символы Դ — әрмән алфавитының "да" хәрефен аңлата.

Сәнәгать

Әрмәнстанның замандаш сәнәгәте Советлар Берлеге вакыттарында төзелгән. Ул вакытта Әрмәнстан СССР-ның төбәкләренә станоклар, текстиль, һәм башка продукция җиткергән, ул продукция мәсәлән электроэнергиягә алмаштырылган.

Авыл хуҗалыгы

Малчылык

ӘР ауыл хуҗалыгында малчылыкгың байтак урыны бәләкәй мал тоту — сарык һәм кәҗә асрау белән бәйле. Бу тармак ареалы таулы урыннарга таралган. Зур малны тауда тотуы кыенрак, әмма шул малчылык төре бәләкәй малы менән бергә, кыенлыкларга карамый районда таралган.

Игенчелек

Әрмәнстанда игенчелек алып баруы авыр, чөнки таулы илдә тигез урыннары әз. Алай булсада Әрмәнстаның күп төбәкләрендә игенчелек кайсы бер техник культуралары, йөзем үстерүе генә мөмкин. Бодай игенчелеге Арарат төбәгендә генә нык үзләштерелгән.[21]

Искәрмәләр

  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
  4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
  6. 1 2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
  7. 1 2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  8. http://chartsbin.com/view/edr.
  9. Референдумда Әрмәнстанның парламент республикасы булуы хупланды
  10. Атлас мира. Государства и территории мира. Справочные сведения. — Роскартография, 2010. — С. 14. — ISBN 978-5-85120-295
  11. Никол Пашинян сообщил, что подал в отставку с поста премьер-министра Армении. armenpress.am,16.10.2018
  12. Հայաստանի Հանրապետության Ազգային վիճակագրության ծառայություն: Հայաստանի Հանրապետության մշտական բնակչության թվաքանակը 2014 թվականի հուլիսի 1-ի դրությամբ — ստուգվում: 1.8.2014
  13. 1 2 3 4 International Monetary Fund, 2011
  14. Human Development Report 2013 (ингл.). United Nations Development Programme (2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2013. Архивировано 13 август 2013 года.
  15. Еркрамас сайты Мәглүмәтенән, archived from the original on 2012-06-15, retrieved 2013-06-24 
  16. 2012 ел
  17. Әрмән сәфәрлек бюроһы сайтынан алынды, archived from the original on 2018-09-05, retrieved 2013-06-24 
  18. Әрмәнстан Конституцияһының 8.1 һанлы статьяһы, archived from the original on 2012-11-06, retrieved 2013-06-24 
  19. Әрмәнстан диннәре
  20. Muslim Population By Country 2020 [ингл.]
  21. Туристическая Армения сайтынан алынды, archived from the original on 2012-03-15, retrieved 2013-06-24 

Тема буенча өстәмә