Швеция

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Швеция
Flag of Sweden.svg
Байрак
Great coat of arms of Sweden.svg
Илтамга
Башкала Стокһолм
Халык саны 10 409 248 (30 июнь 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 700-е годы Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел шевит теле
География
Мәйдан 447,425.16 км²
Координатлар 61°N 15°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Карл XVI Густав
Башлык исеме Швециянең баш министры
Хөкүмәт башлыгы Ульф Кристерссон
Икътисад
Акча берәмлеге Шевитсә кронасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 8.4% (2020)
Туу күрсәткече 1.89 (2014)[1]
КПҮИ 0.947 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 82.20488 ел (2015, 2016)[3]
Джини коэффициенты 29.3 (2019)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • Электр аергычы төре Europlug,[5] Schuko[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
    Телефон коды +46
    ISO 3166-1 коды SE
    ХОК коды SWE
    Интернет домены .se


    Шве́ция (швед. Sverige  [ˈsvæ̌rjɛ]), рәсми атамасы — Швеция Корольлеге (швед. Konungariket Sverige  [ˈkôːnɵŋaˌriːkɛt ˈsvæ̌rjɛ]) — Европаның төнъягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.

    Европа берлегенә керә.

    Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.[11]

    География

    Төньяк Европаның Атлантика буе өлешендә, уртача поясының төньягында урнашкан. Төньяк һәм көнбатыш өлешләре таулы (Скандинавия таулары, иң биек ноктасы 2123 м). Швеция төньягында Норланд яссытаулыгы (биеклеге 200–800 м), көньякта Смоланд калкулыгы бар. Калган өлеше түбәнлек һәм күлләрдән гыйбарәт.

    Файдалы казылмалардан кургашын, тутыя, уран мәгъдәннәре, алтын, көмеш, марганис, вольфрам чыганаклары бар. Климаты уртача, Гольфстрим җылы агымының тәэсире зур. Төньякда климат суык. Гыйнварның уртача температурасы көньякта 0—5°, төньякта -6°...-14°, июльнеке тиешенчә +15...+17° һәм +10...+11°. Еллык явым тауларда 1500–2000 мм, тигезлекләрдә 700–800 мм.

    Елгалар кыска һәм бусагалы. Швеция территориясенең 9%ын күлләр алып тора. Эре күлләр: Вәнерн, Вәттерн, Елмарен, Мәларен. Территориясенең 57%ы урман, нигездә, ылыслы, катнаш урманнар, төньякта тундра үсемлекләре үсә.

    Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, соры урман, тау көлсу, тау тундра һәм сазлык.

    Тарих

    Төп мәкалә: Швеция тарихы

    Скандинавия ярымутравы территориясендәге бозлар эрегәннән соң, аңа Европадан халыклар әкренләп күчеп килә башлаган.

    Швед империясе, 1560-1815

    Административ бүленеш

    ISO-код Илтамга Лән (Län) Үзәк Мәйдан (км2) Халык саны (2013)
    AB Stockholms läns vapen.svg Стокһолм ләне Стокһолм 6,519.3 2,163,042
    AC Västerbottens läns vapen.svg Вәстерботтен ләне Умео 55,186.2 261,112
    BD Norrbottens läns vapen.svg Норботтен ләне Лулео 98,244.8 249,436
    C Upplands vapen.svg Уппсала ләне Уппсала 8,207.2 345,481
    D Södermanlands vapen.svg Сөдерманланд ләне Нүчөпиң 6,102.3 277,569
    E Östergötland vapen .svg Өстергөтланд ләне Линчөпиң 10,602.0 437,848
    F Jönköpings vapen.svg Йөнчөпиң ләне Йөнчөпиң 10,495.1 341,235
    G Kronobergs läns vapen.svg Кроноберг ләне Вәкшө 8,466.0 187,156
    H Kalmars läns vapen.svg Калмар ләне Калмар 11,217.8 233,874
    I Gotlands vapen.svg Готланд ләне Висбү 3,151.4 57,161
    K Blekinges vapen.svg Блекинге ләне Карлскрона 2,946.4 152,757
    M Skånes läns vapen.svg Сконе ләне Малмө 11,034.5 1,274,069
    N Hallands vapen.svg Һалланд ләне Һалмастд 5,460.7 306,840
    O Västra Götalands läns vapen.svg Вәстра-Гөталанд ләне Гөтеборг 23,948.8 1,615,084
    S Värmlands vapen.svg Вәрмланд ләне Карлстад 17,591.0 273,815
    T Örebros läns vapen.svg Өребро ләне Өребро 8,545.6 285,395
    U Västmanlands vapen.svg Вәстманланд ләне Вәстерос 5,145.8 259,054
    W Dalarnas vapen.svg Даларна ләне Фалун 28,188.8 277,349
    X Gävleborgs län vapen.svg Гәвлеборг ләне Гәвле 18,198.9 277,970
    Y Västernorrlands läns vapen.svg Вәстернорланда ләне Һәрнөсанд 21,683.8 242,156
    Z Jämtlands läns vapen.svg Ямтланд ләне Өстерсунд 49,341.2 126,461

    Дәүләт корылышы

    Швеция — конституцион монархия. Гамәлдәге конституция 1975 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — патша. Канун чыгаручы хакимиятне риксдаг (бер пулатлы парламент), башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

    Дәүләт гимны (рәсми өлеше)

    Du gamla, du fria, framförd av kören Harmonica (1:40).

    Швед телендәге текст Татар теленә тәрҗемә

    Du Gamla Du Fria
    Du gamla, du fria, du fjällhöga nord
    Du tysta, du glädjerika sköna!
    Jag hälsar dig, vänaste land uppå jord,
    Din sol, din himmel, dina ängder gröna,
    Din sol, din himmel, dina ängder gröna.

    Du tronar på minnen från fornstora dar,
    då ärat ditt namn flög över jorden.
    Jag vet att du är och du blir vad du var.
    Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden,
    Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden.

    Борынгы азат илем
    Котып түрендә – борынгы үрләрең,
    Тыныч иркенлектә җиһан гүзәле!
    Сәлам, Ватаным, урман-күлләреңә,
    Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә,
    Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә.

    Хәтер түрендә – ил булып үскәнең,
    Даның танытып, Җир гизеп үткәнең.
    Изге теләгем: кодрәтле бул, илем!
    Котып түрендә – яшәвем, үлемем,
    Котып түрендә – яшәвем, үлемем.

    Гимнның тарихы

    “Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) гимнының текстын халык авыз иҗаты белгече һәм балладалар иҗат итүче Рихард Дүбек (Richard Dybeck, 1811-1877) язган. Ә инде булачак гимнның көен бу әдип XIX гасыр уртасында Вестманланд (Västmanland) провинциясендә киң таралган халык җыры буларак язып алган булган. гимнның әле хәзер дә заманча яңгыравы аның шул гасыр башында гына барлыкка килүен фаразларга мөмкинлек бирә. 1880-1890 елларда бу җыр бөтен илдә дә һәм торган саен ешрак җырлана. Тора-бара аны Швециянең милли гимны итеп саный башлыйлар. Дәүләт башлыгы булган король катнашындагы чараларда “Du gamla, du fria” белән бергә ”Kungssången” (“Король җыры”) дип исемләнгән гимн да башкарыла. Ул шулай ук гимнның беренче юлы булган “Ur svenska hjärtans djup en gång” (“Швед йөрәгенең иң-иң түреннән”) исеме белән дә билгеле.

    Дүрт куплетлы Швеция дәүләт гимнының беренче ике куплеты рәсми чараларда башкарыла. Икенче куплеты югарырак тональлектә җырлана.

    Katarina kyrka & Stockholms moské.JPG

    Дин

    Швеция Конституциясендә ватандашларга дин тоту иреге беркетелгән. 2000 елга кадәр лютеранлык дәүләт дине хокукына ия булган. 2016 елда ил халкының 67,2 % ы — христианнар, 27 % ы — дини булмаган кешеләр, 4,6 % ы — мөселманнар, 0,1 % ы — яһүд дине, 0,2 % ы — һинд дине тарафдарлары булган. Башка тикшеренүләр буенча, 85 % ка кадәр шведлар атеистлар булып тора — бу дөньяда атеизмның иң югары дәрәҗәсе[12] .

    Искәрмәләр

    1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    2. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
    3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    4. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
    5. 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. http://chartsbin.com/view/edr.
    7. 2009 елдан
    8. меянкиели, саам, чегән һәм идиш телләре — рәсми азчылыклар телләре
    9. Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce (2013). Дата обращения: 9 май 2013. Архивировано 9 май 2013 года.
    10. Human Development Report 2013. United Nations (2013). Дата обращения: 14 март 2013. Архивировано из оригинала 6 октябрь 2014 года.
    11. Финляндиядә ничек яшиләр? (Швециядә) / Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ. Казан / – № 15 (11181), 2 август, 2008
    12. Atheism: Contemporary Rates and Patterns 2015 елның 5 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)

    Сылтамалар