Швед теле
Швед теле (швед. svenska) — шведлар сөйләшкән тел. Төньяк герман телләренә карый. Финляндия һәм Швециядә рәсми тел. Сөйләшүчеләр саны 10 миллион тирәсе[1]. Швециядән һәм Финляндиядән тыш швед теле курсларында өйрәнүче якынча 40 000 актив укучы бар.
Швед теле норвег теле һәм дат теле белән үзара аңлаешлы, гәрчә үзара аңлаешлылык дәрәҗәсе күбесенчә сөйләшүченең диалектына һәм акцентына бәйле. Тонда, акцентта һәм интонациядә аермага күрә язма норвег теле һәм дат теле швед теле сөйләшүчеләре тарафыннан гадәттә яхшырак аңлашыла.
Швед теле борынгы скандинав теленнән килеп чыккан.
Искәрмәләр
- ↑ Ethnologue report for Swedish. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2009. gives the number of 8,789,835, but is based on data from 1986. Sweden has currently a population of 9.5 million (2012 census), and there are about 290,000 native speakers of Swedish in Finland Statistics Finland – Population Structure. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2009., based on data from 2007), leading to an estimate of about 9 to 10 million.
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Швед телен өйрәнү [ингл.]