Бөекбритания

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөекбритания
Flag of the United Kingdom (3-5).svg
Байрак
Royal Coat of Arms of the United Kingdom (Tudor crown).svg
Илтамга
Башкала Лондон
Халык саны 67 326 569 (2021, база данных Всемирного банка) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 12 апрель 1927 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC±00:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 242,495.406794 км²
Координатлар 54.6°N 2°W Edit this on Wikidata
Cod SYG K02000001 Edit this on Wikidata
GB-UKM Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Бөекбританиянең парламенты
Дәүләт башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Башлык исеме Бөекбритания премьер-министрлары исемлеге
Хөкүмәт башлыгы Риши Сунак
Икътисад
Акча берәмлеге Стерлиң фунты
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.83 (2014)[2]
КПҮИ 0.929 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 80.9561 ел (2015, 2016)[4]
Джини коэффициенты 32.8 (2012)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-9-9
  • 112
  • Электр аергычы төре BS 1363[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
    Телефон коды +44
    ISO 3166-1 коды GB
    ХОК коды GBR
    Интернет домены .uk, .gb[6][7]


    Бөекбрита́ния (Ирландия утрауларында урнаша. Башкаласы — Лондон шәһәре.

    1800 елда Бөекбритания Корольлеге һәм Ирландия Корольлеге берләшкәннәр, Бөекбритания һәм Ирландия Берләшкән Корольлеген барлыкка китергәннәр, ул аннан 1922 елда Ирландия ирекле дәүләте белән Бөекбританиянең Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия дип атала башлаган.[8]

    Бөекбритания — Европаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза. Атом-төш коралына ия. XIX гасырдаXX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналган Британ империясе варисы. НАТОга керә.

    Бөекбританиянең дәүләт төзелеше — парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештән[9] тора: Англия, Төньяк Ирландия, Шотландия һәм Велс. Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар[10]. Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.

    Географик мәгълүмат

    Британ утраулары космостан

    Бөекбритания Ирландия утравының төньяк өлешендә урнашкан. Шулай ук Бөекбритания территорияләренә кече утраулар һәм архипелаглар, Норманд утраулары керә. Бөекбритания Атлантик океан тарафыннан юыла.

    Бөекбритания кыйтгадан тар гына бугаз белән аерыла. Илдәге табигый шартлар Көнбатыш Европадан аерылмый диярлек, чөнки Бөекбритания кыйтгадан чагыштырмача күптән түгел аерылган. Илнең рельефы бертөрле түгел. Төньяк-көнбатышы таулы. Таулары борынгы, нык җимерелгән. Алар чагыштырмача файдаланырлык, әмма яшәү өчен тигезлекле көньяк-көнчыгыш өлеше уңайлырак.

    Бөекбритания мәйданы — 244 820 км², коры җир мәйданы 240 590 км², ә эчке сулар 3 230 км² тәшкил итә. Евротоннель буенча тоташкан. Төньяк Ирландиянең Ирландия дәүләте белән 360 км озынлыгы булган чикләре бар.

    Бен-Невис тавы

    Гринвич обсерваториясе баш меридиан (нуль меридиан) булып билгеләнә.

    Илнең иң биек ноктасы — Бен-Невис тавы (ингл. Ben Nevis; 1343 м). Бөекбритания кайчандыр киң яфраклы урманнар белән капланган булган. Хәзер алар юк дәрәҗәсендә, кайбер урыннарда гына бүк һәм имәнлекләр сакланып калган. Эре хайваннардан аю, кабан дуңгызы, болан кебек хайваннар күптән кырып бетерелгән.

    Климат

    Океанга якын булганлыктан, җәй салкынча (+12—16 °С), ә кыш йомшак, гыйнварның уртача температурасы +4—5 °С. Кар ява, ләкин тиз эреп бетә, бары төньякта, тауларда гына 1—1,5 ай ята. Диңгез климаты үләннәрнең үсүе өчен бик уңайлы, көньяк-көнчыгышында алар ел буена үсеп утыра. Бөекбританияне еш кына «яшел болыннар иле» дип йөртәләр.

    Англиядә һава үзгәрүчән, бигрәк тә көз көннәрендә, болытлы һәм яңгырлы. Океаннан еш кына дымлы җил исә. Кышын да, җәен дә куе томан төшә. Кайвакыт томан берничә көн буена таралмый тора.

    Күзәтү вакыты эчендә теркәлгән экстремаль температуралар:

    Файдалы казылмалар

    Элек Британия җирләре тулысы белән диярлек урман белән капланган булган. Бүгенге көндә аларның күпчелеге юкка чыгарылган.

    Бөекбритания файдалы казылмаларга — ташкүмергә, тимер рудасы, кургаш һәм цинкка шактый бай. Утрауларны юа торган Төньяк диңгездә нефть һәм табигый газның бик зур чыганаклары бар.

    Тарих

    Төп мәкалә: Бөекбритания тарихы
    Стоунхендж якынча безнең эрага кадәр 2500 елда төзелә

    Хәзерге Британия җирләрендә беренче кешеләр якынча 30 000 ел элек пәйда булганнар, дип санала [11].

    Тарихка кадәрге чорда биредә кельт мәдәнияте өстенлек иткән. Безнең эраның Клавдий утрауны алырга әмер биргәч, римлылар аны 40 ел дәвамында яулаганнаргерман, англосаксон кабиләләре һөҗүм итеп урнаша. Җирле халык булган бриттлар киләчәктә Англия Патшалыгын игълан итә. Якынча шул ук вакытта Британиянең төньяк-көнбатыш өлешендә гэллар пиктлар белән бергә Шотланд Патшалыгын оештыра.

    Нормандлар һөҗүме

    Бөекбритания байрагының барлыкка килүе (Англия, Шотландия һәм Ирландия байраклары)

    нормандлар феодализмны һәм норманд-француз мәдәниятен алып килә. Норманд зыялылары барлык җирле халыкларга йогынты ясый, ләкин, нәтиҗәдә, алар белән ассимиляцияләнә[13].

    Соңрак Англия патшалары Велсне яулап алуны тәмамлый алалар, ләкин уңышсыз гына Шотландияне кушырга омтылалар. Шуннан соң Шотландия. Англия белән даими низагларга карамастан, үз бәйсезлеген яклау юлында тора. Үз чиратында инглиз патшалары, Йөзьеллык сугыш булып кереп кала.

    Урта гасырлар

    Бөекбританияне оештырган Уния турында килешү

    Реформация белән бәйле дини ызгышлар булып уза, аларның нәтиҗәсендә һәрбер илдә шәхси униягә керә. Хәзерге Төньяк Ирландия җирләрендәге католик гэль зыялыларының конфискацияләнә һәм Англия белән Шотландия протестантларына таратыла. Яков I үз резиденциясен Эдинбургтан Лондонга күчерә. Шуңа карамастан, һәр илдә бәйсез сәяси институтлар саклана бирә.

    XVII гасыр урталарында бар өч патшалык та күп кенә хәрби низагка керергә мәҗбүр була, аларның нәтиҗәсендә вакытлыча монархия юкка чыгарыла һәм кыска вакытка унитар Англия җөмһүрияте игълан ителә[14]. Монархия кире торгызылса да, ул беркайчан да абсолют монархия формасына кайтмаячак. Бөекбритания Конституциясе конституцион монархия һәм парламент системасы асылын формалаштыра.

    Шул ук чорда диңгез флотына һәм географик ачышларга күзәтелгән кызыксыну диңгез артында булган яңа җирләрне басып алуга һәм үзләштерүгә китерә. Аларның зур өлеше Төньяк Америкада урнашачак.

    Бөекбритания Патшалыгы

    Трафальгар сугышы рәсеме
    Георг V беренче бөтендөнья сугышы вакытында