Ангилья

Ангилья (Әңгилья, ингл. Anguilla, әйтелеш: [æŋˈɡwɪlə]) — Бөекбританиянең үзидарәле диңгезарты территориясе.

Мәйданы 102 км². Халык саны — 13 037 кеше (2011)[2][3], шуларның 90% — зәнҗиләр, 4,6% — мулатлар, 3% — ак тәнлеләр. Өч чагыштырмача зур һәм егермегә якын вак утрау һәм мәрҗән рифларынан гыйбарәт.

Башкала — Валли шәһәре.

Тропик пассатлы климат, уртача еллык температурасы +28°С. Июль-октябрьдә гарасатлар була.

Утрауның кайчан һәм кем тарафыннан ачылганлыгы төгәл билгеле түгел. 1650 елдан Бөекбритания колониясе. 1980 елдан — диңгезарты территория.

Икътисад нигезе — туризм, офшор бизнесы һәм балык тоту. Аз күләмнәрдә омарлар, тоз һәм ром читкә чыгарыла. Ягулык, азык-төлек, сәнәгать мәхсулатлары һәм текстиль импортлана.

Диннәр

2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Ангилья халкының зур күпчелеге христианнар: англикан чиркәве диндарлары – 29 %, методистлар – 23,9 %, илленчеләр – 7,7 %, җиденче көн адвентистлары – 7,2 %, Көнбатыш Һиндстан чиркәве диндарлары – 7,6 %, баптистлар – 7,3 %, католиклар – 5,7 %, Йәһвә шаһитлары – 0, 7 %. Башка диннәр (растаманнар, Һинд дине, плимут кардәшләре, Ислам) – 6 %, атеистлар – 4 % [4].

Ангильяда Мөселман мәдәни үзәге (Muslim cultural centre) ачылган һәм эшли[5].

Искәрмәләр

  1. "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  2. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-11-21, retrieved 2016-02-22 
  3. Geohive (2011), archived from the original on 2013-06-17, retrieved 2016-02-22 
  4. Население Ангильи (2001 год)
  5. Persons by Religion, Census 1992 and 2001 (Table 14). Statistics Department of Anguilla. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2008. Архивировано 24 ноябрь 2007 года.

Тема буенча өстәмә