Ангильяда ислам
Тарих
XVIII гасырда Британия колонизаторлары утраудагы шикәр камышы плантацияләрендә эшләтү өчен Африкадан коллар китерә башлый, алар арасында кара тәнле мөселманнар да була. Шул вакыттан утрауның халкы, нигездә, африкалыларга әверелә, хәзерге вакытта да африкалыларның нәселләре халыкның күпчелеген тәшкил итә.
2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Бөекбританиянең үзидарәле диңгезарты территориясе булган Ангилья халкының зур күпчелеге христианнар: англикан чиркәве диндарлары – 29 %, методистлар – 23,9 %, илленчеләр – 7,7 %, җиденче көн адвентистлары – 7,2 %, Көнбатыш Һиндстан чиркәве диндарлары – 7,6 %, баптистлар – 7,3 %, католиклар – 5,7 %, Йәһвә шаһитлары – 0, 7 %. Башка диннәр (растаманнар, Һинд дине, плимут кардәшләре, Ислам) – 6 %, атеистлар – 4 % [3].
Ангильяда Мөселман мәдәни үзәге (Muslim cultural centre) ачылган һәм эшли[4].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Demography & Culture tables. gov.ai [ингл.]
- ↑ Muslimpopulation.pdf. Wayback Machine
- ↑ Население Ангильи (2001 год)
- ↑ Persons by Religion, Census 1992 and 2001 (Table 14). Statistics Department of Anguilla. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2008. Архивировано 24 ноябрь 2007 года.