Белизда ислам
Тарих
Мөселманнарның зур күпчелеге ― хәзерге Белиз территориясенә XVI гасырда Африкадан китерелгән колларның токымы [2].
Белиз 1981 елның 21 сентябрендә Гватемаладан бәйсезлек алгач, илдә хәзерге заман мөселман халкы барлыкка килә [3]. Рәсми статистика буенча, 2000 елда мөселманнар – 243, 2010 елда – 577 кеше булган [4].
Белиз Конституциясе дин тоту иреген билгели. Дини билгеләр буенча дискриминация законсыз булып тора. Ил халкының зур күпчелеге (ил халкының 73 % ы) – христианнар (католиклар, протестантлар һ. б.). Азчылык диннәре — буддизм, Һинд дине, ислам һ. б.
Ислам оешмасы
Илнең башкаласы Белизда Белизның Ислам миссиясе (Islamic Mission of Belize, IMB [5]) (Белиз мөселман җәмгыяте) штаб-фатиры урнашкан. 2013 елда 200 ләп тарафдары булган Әхмәдия мөселман җәмгыяте оешкан.
Белиз мөселман җәмгыятенең башлангыч мәктәбе (Muslim Community Primary School, MCPS) 1978 елда хөкүмәт тарафыннан рәсми танылган һәм мөселман гаиләләрендә туган һәм мөселман булмаган балаларга ислам нигезләрен, шулай ук академик курслар буенча белем бирә [6].
Мәчетләр
Белизда берничә мәчет бар. Белизның Ислам миссиясендә мәчет урнашкан. Белиз шәһәрендәге Әл-Фәләһ мәчете (Al-Falah Mosque) рәсми рәвештә 2008 елның 16 маенда ачылган [7], тантанада юстиция шефы, Белизның Югары суды башлыгы (2000–2010) доктор Абдулай Конте һәм Иран Ислам Республикасының Мексикадагы илчесе доктор Гадири Әбьянех (Dr. Ghadiri Abyaneh) катнашкан.
Төзелеш бәясе ― ~ US$ 500,000. Мәчет кирпечтән төзелгән. Бинаның мәйданы 1115 кв. м. тәшкил итә, анда 300 гә кадәр дин тотучы урнаша ала. Мәчет комплексы конференц-зал, китапханә, кухня, имамнар өчен йорт, утырышлар залы һәм класс бүлмәсен үз эченә ала [8].
Искәрмәләр
- ↑ Census report. www.sib.org.bz (2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2020. Архивировано 27 гыйнвар 2016 года.
- ↑ Muslim community officially opens Belize City Mosque - Channel5Belize.com. channel5belize.com.
- ↑ A History of Muslims in Belize. Aquila Style. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2015. Архивировано 23 сентябрь 2015 года.
- ↑ Belize Demographics Country Profile | With Belize Census Data. belize.com.
- ↑ admin Islamic Mission Belize [неопр.]. FYIonBelize. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2020.(үле сылтама)
- ↑ admin Islamic Mission Belize [неопр.]. FYIonBelize. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2020.(үле сылтама)
- ↑ 7 News Belize. 7newsbelize.com.
- ↑ Muslims Open House of Prayer. 7 News Belize, 16.05.2008 [ингл.]