Сент-Китс һәм Невиста ислам

Сент-Китс һәм Невиста ислам (ингл. Islam in Saint Kitts and Nevis, гарәп. الإسلام في سانت كيتس ونيفيس‎ ) ― азчылык дине. Ил халкының (52,4 мең кеше, 2018 елга) 0,53 % ы ― мөселманнар. Pew тикшеренү үзәгенең  [ингл.] 2009 елгы хисабы буенча, мөселманнар ил халкының 0,1 % ын тәшкил иткән[1]. Сент-Китс һәм Невиста халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 150 кеше, ягъни халыкның гомуми саныннан 0,3 % ы мөселман булып санала[2].

undefined
undefined

Тарих

Беренче мөселманнар утрауга 1623 елда колонизатор инглизләр белән бергә аяк баскан. Бөекбританиянең утраудагы хакимияте шикәр камышы плантацияләрендә эшләргә Африка колларын алып килгән.

Сент-Китс һәм Невис 1983 елда Бөекбританиядән бәйсезлек игълан итә.

Сент-Китс һәм Невис халкының зур күпчелеге (87,6 % ы) ― христианнар (шул исәптән, тарафдарлары кимү тәртибендә, англикан чиркәве тарафдарлары, протестантлар, методистлар, илленчеләр, католиклар һ.б. христианнар), 8,7 % ы – дингә ышанмаучылар, 1,8 % ы – Һинд дине, 0,53 % ы – Ислам, 1,9 % ы – башка диннәр тарафдарлары[3].

Ислам оешмалары

Утрауларда ике ислам үзәге һәм берничә Ислам оешмасы урнашкан[4].

Җирле уку йортларында, мәсәлән, Виндзор университетының медицина факультетында  [ингл.], мөселман студентлар оешмалары эшли[5][6]. Алар Гаити халкына хәйриячелек ярдәме оештырган.

Мәчетләр

Утрауларда ислам үзәкләре бер үк вакытта мәчетләр булып та хезмәт итә.

Искәрмәләр

  1. A Report on the Size and Distribution of the World’s Muslim Population. pewforum.org 36. Pew Forum (октябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2016. Архивировано 8 февраль 2018 года.
  2. AGAMA DI ST KITTS DAN NEVIS (Сент-Китс һәм Невиста дин). www.religion-facts.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2021.
  3. Religions in St Kitts And Nevis | PEW-GRF. www.globalreligiousfutures.org.
  4. Islamic Organizations in saint kitts nevis. www.islamicfinder.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2016.
  5. Support Us In Building A House of Allah. windsormsa.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2013. Архивировано 30 декабрь 2013 года.
  6. Windsor University donates to Haitian earthquake relief. SKNVibes (9 март 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2011.

Тема буенча өстәмә