Ямайкада ислам

Викибирелмәләрдә элемент юк
Файл:Masjid Mahdi, Jamaica.jpg
Олд Харборда әхмәдия Мәһди мәчете. 2011 елда ачылган

Ямайкада ислам (ингл. Islam in Jamaica, гарәп. الإسلام في جامايكا‎) – азчылык дине. Кайбер чыганаклар, мөселманнарны 5 400 кеше дип исәпли [1], ил статистикасы 1 513 кеше дип күрсәтә[2] [3]. Ямайкага беренче мөселманнар Африкадан коллар сыйфатында китерелгән. Америка кыйтгасына һәм Кариб диңгезе бассейнына Африкадан (Гана, Нигерия, Мали, Бенин һ. б.) китерелгән кара тәнлеләрнең күбесенең дине ― ислам булган. Соңрак Көньяк Азиядән (күбесенчә, Һиндстаннан) килгән мөселманнар өстәлгән. Мөселманнарның күбесе ― сөнниләр, азчылыгы – әхмәдияләр.

Ямайка халкының 68,9 % ы – христианнар (64,8 % ы протестантлар, 2 % ы католиклар). 21,3 % ы – бернинди дә дин тотмаучылар, 6,5 % ы – башка диннәр (Бәһаи, мормоннар, Буддачылык, Һинд дине, Ислам, Яһүд дине һ. б.) тарафдарлары[3]. Ямайкада чиркәү дәүләттән аерылган. Ил Конституциясе дин тоту иреген гарантияли[4].

Тарих

Ямайкага китерелгән беренче мөселманнар Реконкиста  [ингл.] вакытында әсир ителгән Көнбатыш Африка маврлары булган, аларны коллар белән сәүдә итүчеләргә тапшырганнар, сәүдәгәрләр, корабларга төяп, Америка кыйтгасына, шул исәптән, Ямайкага китергән [5].

XVIII гасыр ахырында һәм XIX гасыр башында язылган эшләрендә Брайан Эдвардc  [ингл.] һәм Ричард Роберт Мэдден  [ингл.] Ямайка мөселман коллары һәм аларның хәле турында еш язалар[6]. Аларның күбесе этник төркемнәрне көч кулланып катнаштыру аркасында, ислам тәңгәллеген югалткан. Мандинка, Фула, Сусу, Ашанти һәм Хауса этник төркемнәре вәкилләре, Ямайка плантацияләрендә кол булып эшләп, ислам гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Коллык тыелган вакытка, элекке мөселманнарның күпчелеге үз диннәрен югалта, һәм азат ителгән коллар үзләренең элекке колбиләүчеләре диненә – христианлыкка күчә. Кайбер мөселман коллар Африкага әйләнеп кайткан яки Латин Америкасының башка илләренә күчеп киткән, Ямайкада калганнары яшерен рәвештә үз диннәрен тоткан[6].

1845–1917 елларда Ямайкага күчеп килгән 37 000 һиндстанлы мөһаҗирләр арасында 16 % ы мөселман булган. 1915 елда 15 яшендә Ямайкага күчеп килгән Мөхәммәт Ханның улы Наим Хан (Naim Khan) 1957 елда Спаниш-Таунда  [ингл.] Әр-Рахман мәчетен, Мөхәммәд Голауб (Muhammad Golaub, әтисе белән 7 яшендә күчеп килгән) Уэстморленд округында Хөсәен мәчетен төзегәннәр. 1960-еллардан башлап, чит илләрдән ялланып эшкә килгән мөселманнар 8 мәчеткә нигез салган.

Хәзерге вакытта Ямайка мөселман җәмгыятендә күпчелекне утрауның мөселман динен кабул иткән җирле халкы тәшкил итә.

2014 елда илдә мөселманнарның саны 1 мең итеп исәпләнгән [7].

Оешмалар

Ямайкада берничә ислам оешмасы эшләп килә, шул исәптән, 1981 елда ил башкаласы Кингстонда  [ингл.] ачылган Ямайка ислам советы (Islamic Council of Jamaica), Ислам мәгарифе һәм дәгъват үзәге (Islamic Education and Dawah Center). Әлеге үзәкнең башлангыч Ислам мәктәбе һәм Әр-Рахман мәчете каршында балалар бакчасы бар. Мәктәптә христиан гаиләләреннән дә күп укучылар белем алган.

Мәчетләр

Ямайка ислам советы мәгълүматы буенча, илдә 12 мәчет ачылган. Ил башкаласы Кингстоннан  [ингл.] читтә Мандевиллда Әл-Хак мәчете, Негрилда Әл-Ихсан мәчете, Очо-Риоста Әл-Хикмәт мәчете, Сент-Мэри округында Порт-Мария ислам үзәге, Олд Харборда Мәһди мәчете (мәчет 2011 елда илдә беренче әхмәдия мәчете буларак төзелгән)[8][9] һ.б. мәчетләр урнашкан.

Искәрмәләр

  1. WARTA SEJARAH: ISLAMISASI DI BAGIAN-BAGIAN AMERIKA TENGAH (ЯҢАЛЫКЛАР ТАРИХЫ: ҮЗӘК АМЕРИКАНЫҢ КАЙБЕР ӨЛЕШЛӘРЕНДӘ ИСЛАМЛАШТЫРУ)
  2. Religion and the 2011 census (4 ноябрь 2012).
  3. 1 2 Jamaica. State.gov (14 сентябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2009.
  4. International Religious Freedom Report 2017 Jamaica US State Department, Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor.
  5. Kettani, A. (1986). Muslim Minorities in the World Today. London: Mansell Publishing
  6. 1 2 al-Ahari, Muhammed Abdullah (1999). "The Caribbean and Latin America". in Westerlund, David. Islam Outside the Arab World. London: Routledge. pp. 445–446. ISBN 0-7007-1124-4. 
  7. Jamaica Religion Stats: NationMaster.com
  8. Faith: The Colourful Nature of Religion in Jamaica. Visit Jamaica. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2021.
  9. Mathison, Ruddy. 'Hatred for none, love for all' Islamic leader says a small minority trying to tarnish its reputation, The Gleaner (28 May 2015).

Тема буенча өстәмә